Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дуслык һәм иминлек хакына...

Узган якшәмбе көнне Болгар шәһәрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә төзелгән Ак мәчетне ачу тантанасы булды.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Бу тантана Идел Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү бәйрәме кысаларында үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Рәисе Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, башка рәсми затлар катнашты. Монда шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән дә дин әһелләре җыелган иде. Мактаулы кунакларны Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.
Инде егерменче тапкыр үткәрелә торган "Изге Болгар җыены" традицион бәйрәмгә алдан ук җыела башладылар. Республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел анда 55 мең кеше катнашкан. Һәр кешенең бу җиргә 1123 ел элек Идел болгарлары Ислам динен дәүләт дине буларак кабул иткән көнне киләсе килде. Ак мәчет комплексын ачу тантанасы бәйрәмнең иң зур вакыйгасына әверелде. Күккә ашкан ак манаралы бу гүзәл бина тарихи урында, борынгы шәһәрнең көньяк капкасы янында урнашкан. Проектны ясаганда, архитекторлар анда тарихны да (мондый мәчетләр борынгы Болгарда да булган һәм Чыңгыз хан явы вакытында җимерелгәннәр), рухи байлыкны да, матурлыкны да күздә тотарга тырышканнар. Аларның бу нияте барып чыккан. Комплекс намаз укый торган мәйданны урап алган, биеклеге 45 метрдан арткан ике манаралы мәчеттән, 10 метр диаметрлы үзәк гөмбәздән, мөфти резиденциясеннән һәм мәдрәсәдән тора. Мәйданны фонтан һәм 88 колоннадан торган арка бизи. Комплексны бизәү өчен 1200 тонна ак мәрмәр киткән. Киләчәктә комплексны җиләк-җимеш бакчасы, чәчәк түтәлләре һәм күл белән җанландыру планлаштырыла.
Кунакларны сәламләп, республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов болай диде:
- Без барыбыз да һәр мөселман өчен кадерле булган урын - Болгарны яңартуга шаһит булдык. Бүген мәчетне ачабыз, моңа кадәр башка объектлар да ачылган иде. Әле төзелә торганнары да җитәрлек. Шуңа күрә безне хәзер мөселман дөньясында яхшы беләләр. Мин боларның барысы да изгелек, татулык һәм иминлек хакына эшләнүенә ышанам!
Ул төзелешкә ярдәм иткән инвесторларга - "Металлоинвест" холдингы башлыгы Алишер Усмановка, "Украина үсеше" хәйрия фондын оештыручы Ринат Әхмәтовка, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновка, Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу һәм башкаларга зур рәхмәтен белдерде.
Ак мәчет беренче чиратта ниятләрнең изгелеген, диннең, мәдәниятның яңарышын гәүдәләндерә, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Комплекс гыйбадәт кылу өчен генә түгел, дин әһелләрен хәзерләү, шәкертләрне һәм имамнарны укыту өчен дә хезмәт итәчәк.
Президент һәм Дәүләт Киңәшчесе төзүчеләргә һәм бу объект төзелешендә иң актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Ә Россия мөселманнарының дини лидеры Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин: "Болгар үсә һәм яңара барган кебек, бүген Татарстан һәм Россия дә үсә бара...", дип билгеләп үтте. Ул республика җитәкчелегенә һәм безнең район башлыгына символик бүләкләр тапшырды.
Бу көнне башка бүләкләр да шактый булды. Мәсәлән, «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов муниципалитетка ике чүп-чар җыючы КамАЗ ачкычларын тапшырды. Бу машиналар территорияне җыештыру буенча күп төрле эшләр башкара: себерә, җыя, юа алалар.
Тантаналы өлештән соң мактаулы кунаклар мәчетнең эчке ягын карадылар. Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм дин әһелләре яңа мәчеттә беренче намазны укыдылар. Аннары республика Президенты мөфти резиденциясендә мөселман дин башлыкларын кабул итте.
Тантана борынгы Җәмигъ мәчетендә, аннары Кече манара һәм сәхәбәләр каберлеге янында намаз белән дәвам итте.
Кунаклар шулай ук Болгарның башка ядкарьләрен - Идел болгарлары Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесен, Көнчыгыш мавзолейны, Икмәк музеен карадылар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined