Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөртегенә кадәр җыеп бетерергә

Өченче көн Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып - җыю эшләре белән танышу өчен безнең районга килде.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Бу көнне Президент дүрт районда булды - безнеке соңгысы иде. Безгә ул Әлки районыннан, "Хузангай"хуҗалыгында эшләрнең барышы белән танышканнан соң, килде. Монда озатып йөрүчеләргә Спас район башлыгы Камил Нугаев та кушылды.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Президент һәм район башлыгы Иж- Борискино, Гусиха, Антоновка, Гөлеш, Ким, Никольски, Красный Вал, Бугровка, Ширбәт, Тукай, Куралово авыллары кергән "Болгар Арыш" җәмгыяте басулары өстеннән очтылар һәм барысын да җентекләп карадылар.
Аннары "Кызыл Шәрык Агро" басуларының берсендә республика Президенты хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм район җирлеге башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан алар Спас игенчеләре әзерләгән күргәзмә белән таныштылар. Биредә быелгы бөртекле культура уңышының көлтәләре дә, көнбагыш үрнәкләре дә, Танкеевка теплицасында үстерелгән помидор да, төрле сорт оннар һәм күп төрле икмәк ризыклары тезеп куелган иде. Кунаклар бу тәм - томнарны кабып карамый булдыра алмадылар.
Аннары игенчеләр белән эшлекле сөйләшү булды.
- Сезгә яңгырлар алданрак кирәк иде, - диде республика Президенты. - Ел бик киеренке килде. Уңайсыз һава шартлары уңышка тискәре йогынты ясады. Без берничә район басуларын карадык. Уңышны җыеп алу эшләре начар оештырылмаган, ләкин кимчелекләр дә аз түгел.
Республика һәм район басуларындагы хәлнең торышы белән Марат Әхмәтов таныштырып үтте. Ул безнең райондагы эшләрнең торышына да зур игътибар бирде. Һава шартларының нинди булуына карамастан, яхшырак күрсәткечләргә ирешеп булыр иде, диде ул. Ә моның өчен басуларда минераль ашламалар куллануга зуррак игътибар бирергә кирәк иде. Моны раслап, конкрет мисаллар да китереп үтте.
Мәсәлән, күрше районнарда, аерым алганда, аммиак суы кулланылган урыннарда, шул ук һава шартларында хәзерге вакытта гектардан 30 центнер һәм аннан да күбрәк уңыш алалар. Министр шулай ук кредит мәсьәләләренә, авылда эшләү өчен кадрлар әзерләүгә һәм күп кенә башка өлкәләргә тукталды.
- Быел сезнең мәктәпне бетерүчеләрнең берсе дә, - диде ул, - авыл хуҗалыгы һәм ветеринария югары уку йортларына гариза бирмәгән. Бу хакта җитди уйланырлык җирлек бар.
Киңәшмәгә йомгак ясап, республика Президенты дәүләт ярдәменнән күбрәк файдаланырга һәм барлык юнәлешләрдә дә эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте, киләчәктә эшләрнең тагын да күп булачагына басым ясады. Ә бүгенге көннең иң төп бурычы - үстерелгән уңышны бөртегенә кадәр җыеп алу һәм саклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле очрашу