Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борынгы җиребездә зур үзгәрешләр бара

Узган атнада безнең районга чираттагы эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев килде.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Гадәттәгечә, визит тарих-архитектура музей-тыюлык территориясендәге төзелеш объектларын караудан башланды. Кышкы салкыннарга карамыйча, эшләр бер минутка да туктап тормый. Дәүләт Киңәшчесен ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, "Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту Республика Фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова, район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрделәр.
Минтимер Шәймиев музей-тыюлыкка соңгы тапкыр моннан ике ай элек килгән иде. Бу вакыт эчендә күп нәрсәләр эшләнгән. Мәсәлән, елга порты күренеше сизелерлек үзгәргән. Борынгы дәүләтнең өч башкаласын - Суар, Биләр һәм Болгарны символлаштырган өч башня инде конкрет төс алган. Бинаны тышкы һәм эчке яктан бизәү, башняларның түбәсен ябу өчен материаллар турында һәм башка мәсьәләләр тагын бер кат ачыкланды.
Идел Болгарында Исламны кабул итүгә багышланган истәлек билгесе - иң әһәмиятле объектларның берсе. Аның эченә Болгар белән тыгыз бәйләнештә торган Каспий тирәсендәге иң мөһим сәүдә юлларын һәм шәһәрләрен билгеләгән масштаблы рельеф картасын кую күздә тотыла. Аскы катта ислам тарихына багышланган тематик картиналар галереясы урнашачак. Экспозициянең иң үзәгендә Багдад хәлифәтеннән Болгар иленә бөек илчелекнең килүен сурәтләгән мозаикадан ясалган панно куелачак.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар борынгы валдан читтәрәк төзелә торган мәчет-мәдрәсә - Ак мәчетне карадылар. Челтәрле ак таш бу бинаны урап алган яшеллек арасында аеруча күзгә ташланып торачак.
Бу объектта да бизәү эшләре бара. Хәтта киңәшмәдә катнашучылар төзүчеләр белән аерым мәсьәләләр буенча фикер алышканда да, пычкы һәм шомарту коралларының тавышы бер минутка да тынып тормады.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар Балалар сәнгать мәктәбенә бардылар. Анда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту Фондына акча җыюда актив катнашкан безнең район халкына рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Борынгы шәһәрне яңарту эшенә өлеш керткән кешеләргә Минтимер Шәрип улы чын күңелдән рәхмәт белдерде.
- Бу изге эшкә гади кешеләрнең өлеш кертүе бигрәк тә әһәмиятле, - дип билгеләп үтте ул. Синең күпме акча - 10 сум яки 100 сум кертүең мөһим түгел. Иң мөһиме, бу эштән беркем дә читтә калмый һәм Спас районы бу акциядә иң актив катнашучыларның берсе...
Дәүләт киңәшчесе Свияжск һәм Болгар кебек тарихи-мәдәни үзәкләрне яңартуның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Дин чыккан бу изге урынга килгәч, кешеләр дә үзгәрә - рухи яктан чистарып, яктырып китәләр.
Очрашу ахырында объектларның төзелеше, һәйкәлләрне реставрацияләү һәм археологик казу эшләре буенча якындагы планнар белән таныштырдылар. Перспективада борынгы шәһәр урынында җир катламы аша борынгы биналарның урынын төгәл билгели ала торган заманча җайланмаларны куллану күздә тотыла. Бу эзләнү эшләрен максатчан алып барырга мөмкинлек бирәчәк һәм нәтиҗәдә археологларның, тарихчыларның эшен җиңеләйтәчәк. Болгар безнең алда һәм бөтен дөнья алдында бөтен бөеклеге белән күренергә тиеш. Бик күп кешеләрнең тырышлыгы бүген шушы изге эшкә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит