Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда заманча юллар төзелә

Тукай авылы чатыннан Болгарга бара торган юлда ремонт эшләре тәмамланып килә. Аны "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте коллективы башкара.

Борынгы Болгарда яңарту эшләре башлану белән, бирегә килүче туристлар саны бермә-бер артты һәм нәтиҗәдә автотрассада машиналар хәрәкәте тагын да көчәйде. Ремонт эшләре 2011 елда дәүләт заказы белән башланып китте һәм һәр елны этаплап дәвам итте. Хәзер бу участоктагы юллар иң югары сыйфатлы - өченче категориягә карый.
Барыннан да элек юлның киңлеге хәзер 8 метр булды, ян-яклары да киңәйде. Болар барысы да транспорт хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итә. Бөтен җиргә су ага торган яңа торбалар, автопавильоннар урнаштырылган, төп трассадан читкә чыга торган юллар җайлы итеп эшләнгән. Моннан тыш, юл билгеләре, сигнал баганалары куелган һәм алыштырылган, Ясачка һәм Наясолка елгалары аша салынган күперләр капиталь ремонтланган. Быел шулай ук Бизнә елгасы аша салынган күперне ремонтлый башлаганнар.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, үткән ел ахырында шәһәргә керә торган җирдә машиналар үтә торган урынны уңайлы итеп эшләделәр, ә быел җәй көне "боҗра"дан алып, Ленин урамына кадәрге участок бөтенләй үзгәртелде.
Юлның "кием" каркасы тагын да куәтлерәк, киңрәк, тигезрәк итеп эшләнде, ә асфальт-бетон сала торган аслыкны прораб Артур Васильев һәм мастер Максим Охота җитәкчелегендәге юл эшчеләре бригадасы ясады. Алар үз эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар һәм август башында Николай Земсков бригадасы асфальт-бетонның аскы катламын салырга кереште. Хәзерге вакытта бу эшләр тәмамланган. Юлчылар вак таштан торган асфальт-бетон катнашмасының өске катламын салачаклар, бу инде юл полотносын тагын да тигез һәм нык итәчәк.
Юл эшләрендә куәтле һәм заманча техника эшли. Мәсәлән, Михаил Башкиров «НАММ-280» катогы белән идарә итә, ә Константин Баширов мастика салучы "Фогель" автоукладчигында эшли. Алар да, юл төзүдә эшләгән башкалар да үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар.
Шунысы да бар, шәһәргә керә торган урындагы боҗрадан шәһәргә кадәр 100 юл билгесе, 80нән артык сигнал баганалары, барьерлар, заманча өч автопавильон куелачак, юлдан төшеп башка якка китү, тизлек полосалары эшләнәчәк.
Яңа һәм тигез юллардан йөрү бөтен кешегә дә уңайлы һәм куркынычсыз булачак.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев