Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхетле булыгыз, сабыйлар!

Быелның август аенда Гөлнара белән Александр Прокофьевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды: аларның игезәк балалары туды.

Миша, туган вакытта ук егетлек күрсәтеп, Дианага беренче булып дөньяга килергә мөмкинлек бирә. Өйдә калган апалары Алинә нәниләрдән өч яшькә олырак.
Күп балалы яшь гаилә әлегә авария хәлендәге йортта яши, шуңа күрә аның урынына аларга бер бүлмәле фатир биргәннәр.Сүз дә юк, зур гаилә өчен бу да кечкенә, ләкин әлегә башка мөмкинлекләре юк. Кыш көне күченеп тормаганнар, әлегә искесендә яшиләр. Алар үзләренең кечкенә генә бүлмәләрендә дә җиһазларны уңайлы итеп урнаштырганнар һәм барысына да урын җитә.
Балалар күбесенчә әниләре Гөлнара белән. Ире Александр көндезләрен эштә (ул - район газ хезмәте мастеры), шуңа күрә нәниләрен эштән кайткач кына карарга булыша. Дөрес, әбиләре дә балаларны карарга нык ярдәм итәләр. Бер әбиләре, Лидия Васильевна, якын гына яши. Ә икенче әбиләре- Фидалия Харис кызына истәлекле август аенда кече кызы Венера да онык бүләк иткән икән! Алия игезәкләр белән бер көнне туган.
Тормышта мондый хәлләр сирәк була торгандыр. Балалар һәм оныклар күбрәк булган саен, тормыш ямьлерәк була, диләр. Сабыйлар бәхетле булсыннар һәм сәламәт үссеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев