Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бездә менә дигән тәрбиячеләр бар...”

Узган җомгада районның мәктәпкәчә балалар учреждениесе тәрбиячеләре арасында һөнәри осталык конкурсының финалы булды.

Гадәттәгечә, конкурсантлар башта үзләренең эш тәҗрибәсе, уңышлары һәм планнары турында материал хәзерләделәр. Аннары икенче турга үтүчеләр ачык дәресләр бирделәр. Дәресләр үз группаларында түгел, башка группа балалары белән үткәрелгәнлектән, икеләтә кыен булды. Шулай да күпләр бу биремне җиренә җиткереп үтәделәр һәм нәниләр белән бик тиз уртак тел таба алдылар.
Балларның санына карасаң, Полянка балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Ефименко бу эшне аеруча уңышлы башкарган. Конкурсның ике этабында да ул шактый өстенлек белән алда барды. Татьяна Геннадьевна залдагы тамашачыларның (финал санаторий мәктәп-интернатта үтте) өметен аклап, үзенең визит карточкасында эшенең төп принципларын ачып салды, мавыктыргыч итеп үзенең һөнәре, яраткан шөгыльләре, буш вакытында ниләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Чынлап та, бу эштә сабырлык, тырышлык кына җитми, ә нәниләрне чын күңелдән яратырга кирәк. Башка конкурсантлар - шәһәрнең "Солнышко" һәм "Теремок" бакчасында эшләүче Инна Зеленовская белән Анастасия Гусева, Никольск һәм Екатериновка балалар бакчасыннан Гүзәлия Әхмәтвәлиева белән Алия Шәрәфетдинова да үз эшенең осталары. Алар барысы да бу һөнәрне юкка гына сайламауларын дәлилләп кенә калмыйча, конкурсның финалына да чыга алдылар. Чын тәрбияче, дип әйтеп үтте чыгыш ясаучыларның берсе, бу кешеләр өчен һөнәр генәтүгел, ә тормышның мәгънәсе дә, ул үзенең күп вакытын шушында үткәрә, үз балаларын карарга да вакыты аз кала. Хәтта өйгә кайткач та алдагы көн планнары белән яши. Чынлап та, балалар бакчасы үзе бер хикмәтле дөнья. Нәниләр өчен ул икенче туган йортка әйләнә, алар үзләренең тәрбиячеләренә күңелләрен, йөрәкләрен ачып салалар...
Балалар бакчасы тәрбиячеләренә дә хәзер зур җаваплылык йөкләнә. Үз эшен чын күңелдән яраткан кеше генә балалар белән уңышлы эшли ала. Бала күңеле бик сизгер була бит, ул да йомшак күңелле, сабыр, тыныч холыклы, ачык йөзле тәрбиячегә тартыла.
Хәзер нәниләр белән үткәрелә торган дәресләргә булган таләпләр дә артты. Аларны балалар бакчасында ук мөстәкыйль фикерләргә, сөйләм осталыгын арттырырга өйрәтәләр.
Конкурста катнашучы тәрбиячеләр менә шушы кыска гына вакыт эчендә боларның барысын да күрсәтергә тиеш иде.
Төрле формалар, алымнар кулланып хәзерләнгән визит карточкалары финалга чыккан һәр кешене аңларга ярдәм итте. Тәрбиячеләргә бу эштә хезмәттәшләре, ата-аналар һәм балалар ярдәм итте һәм нәтиҗәдә бу чара күңелле бер бәйрәмгә әверелде.
Тәрбиячеләрнең үз куллары белән ясаган әйберләр конкурсы бәйрәмгә аерым бер үзенчәлек өстәде. Мәсәлән, Инна Зеленовская (ул балалар бакчасының музыка җитәкчесе) жюри игътибарына төрле төстәге шалтыравыклар, барабаннар, кыңгыраулар тәкъдим итте, икенче төрле әйткәндә, шау-шулы оркестр оештыру өчен кирәк булган "уен кораллары" күрсәтте. Татьяна Ефименко бәйләгән пингвин балаларга төрле төсләрне аерырга өйрәтә, кулларның вак моторикасын үстерә, сәламәт яшәү рәвешен күзалларга ярдәм итә. Анастасия Гусева шулай ук бәйләү энәләре ярдәмендә менә дигән дидактик ярдәмлек ясаган, ул балаларны төрле җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне бер-берсеннән аерырга өйрәтә, ә Гүзәлия Әхмәтвәлиева сәйлән белән бизәлгән түбәтәй ясаган. Бу әйберләрнең барысы да дәресләрдә кулланыла һәм теге яки бу теманы үзләштерүдә ярдәм итә.
Конкурска ноктаны үзешчән сәнгать конкурсы куйды. Монда тәрбиячеләр үзләренең сәләтләрен тулысынча күрсәтергә тырыштылар. Татьяна Ефименконың кечкенә ярдәмчесе белән башкаруындагы җыр, Анастасия Гусеваның чыгышы, Гүзәлия Әхмәтвәлиева, Инна Зеленовская, Алия Шәрәфетдинова татар һәм чегән биюләрен зур осталык белән башкардылар һәм күңелдә яхшы хатирәләр калдырды.
Конкурста Татьяна Ефименко җиңүче дип табылды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина котлады һәм диплом белән бергә 5000 сумга сертификат тапшырды.
Башка конкурсантларга да актив катнашулары өчен бүләкләр тапшырылды. Аларның барысын да мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җылы котлады. "Бездә мондый тәрбиячеләр булганда, - дип билгеләп үтте ул, - ата-аналар балалары өчен тыныч була ала..." Чынлап та, бу бик дөрес сүзләр.
Рәсемдә: сулдан уңга финалда катнашучылар Анастасия Гусева, Алия Шәрәфетдинова, Гузалия Әхмәтвәлиева, Инна Зеленовская.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс тәрбияче