Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәм һәм дус эшлиләр

Гордеев урамында төзелә торган 20А йорттагы һәр фатирда күптән түгел газ казаннарын урнаштырып, аларны эшләтә башладылар. Моны узган ел махсус укып кайткан һәм бу эшләргә махсус рөхсәт алган "СанТехмонтаж" җәмгыяте төзүчеләре башкарды. Хәзер, фатирлар җылытыла башлагач, эчке эшләрне башлап җибәрделәр.

Бу кышны коллективның мәшәкатьләре шактый булды, көннәр салкын тору сәбәпле, күпфатирлы йортларда су катты. Чакырулар буенча аларга көн саен иртәдән алып кичкә кадәр йөрергә туры килгән. Халыкны су белән өзлексез тәэмин итүдә өзеклекләр чыгармаска тырышканнар.
Салкыннан күпфатирлы йорт подъездларындагы батареялар да сафтан чыккан, шуңа күрә җылыту системаларында проблемалар килеп чыкты. Буэшне дә алар тиешенчә башкарып чыгалар. Ә алар карамагында, әйтергә генә җиңел, 62 күпфатирлы йорт бар. Кыенлыклар килеп чыкса да, сантехниклар үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар.
"СанТехмонтаж" җәмгыяте коллективы күбесенчә яшьләрдән тора. Шуңа карамастан, аларның һәрберсен үз эшенең осталары дип әйтергә була. Соңгы вакытта бу оешма бригадасы поликлиника бинасын ремонтлау белән мәшгуль булды, алар җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын монтажлау белән шөгыльләнделәр.
Ә Гордеев урамындагы йортта бу коллектив эшчеләре барлык тышкы коммуникация системаларын, эчтәге суүткәргеч һәм канализацияне ясадылар.
Эчке эшләрне төгәл-ләгәннән соң "СанТехмонтаж" бригадасы раковиналар, унитазлар һәм ванналарны кую һәм тоташтыру эшенә керешәчәк. Бу объектта да эшләр бик күп әле, төзүчеләр аны зур җаваплылык тоеп, яхшылап башкарырлар дип ышанасы килә.
Рәсемдә: сулдан уңга "СанТехмонтаж" оешмасы инженеры Сергей Марюхов, Алексей Мишенькин, слесарьлар Игорь Смирнов, Андрей Колотков.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев