Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җаваплылыкны тирән аңлап

"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте эшчеләре Никольск авылындагы Школьный урамына асфальтның беренче катын җәйделәр.

Асфальт юл урамга үзенчә ямь өстәде. Халык та бик шат, хәзер теләсә нинди һава шартларында урамнан машина белән иркенләп үтәргә була. Җыелган суны агызыр өчен 11 торба куеп калдырылган, төп полотнодан йортларга керү мөмкинлеге дә тудырылган.
Әлеге участокта Алексеевскидан Илнар Сәмигуллин бригадасы эшләде. Александр Кулагин үзенең ярдәмчесе Юрий Шамаев белән автогрейдерда юл өслеген рәтләсә, Андрей Шамаев каток ярдәмендә асфальтны тигезләде. Заводтан асфальт-бетон катнашмасын яшь шофер Сергей Федоров (әтисе дә шушы оешмада эшли) ташып торды. Эшкә юллар төзү мастеры Фуат Әюпов җитәкчелек итте.
"Алексеевскдорстрой" акчасы исәбенә мәктәп территориясенең дә бер өлешенә асфальт түшәлде. Танкеевка мәктәбенә дә асфальт сузылган. Шунысын да әйтергә кирәк, бу авылга хәзер олы юлдан алып асфальт җәелгән. Хәзер транспорт белән идарә итүчеләрнең күңеле тыныч. Моның өчен алар Евгений Черников, Сергей Стрелов, юл төзү мастеры Александр Ефимовка бик рәхмәтле. Биредә дә төп юлдан борылып чыгу урыннары калдырылган, юл читләренә җыелган су торбадан агып китәчәк. Кыскасы, технология таләпләре төгәл үтәлгән.
Машина йөртүчеләр Владимир Кульмячев, Владимир Агафонов һәм башкаларның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Коллектив әгъзалары мастер Җәмил Фазылов җитәкчелегендә тагын бер мөһим участокта - Өчкүлдән Балымерга кадәр юлда байтак эшләр башкарды. Биредә юл өслеген тагын да нык һәм чыдамлырак итү өчен махсус геосетка җәелгән, вак таш түшәлгән.
Сезон тәмамланганчы юлчыларга байтак күләмдә эш башкарырга туры киләчәк. Аерым алганда, Гусихага керү юлын яхшыртасы бар. Моның өчен вак таш ташыйлар.
Рәсемнәрдә: (сулдан уңга) Фуат Әюпов, Юрий Шамаев, Андрей Шамаев һәм Александр Кулагин; Сергей Федоров; Евгений Черников һәм Сергей Стрелов.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алексеевскдорстрой”