Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алтын туегыз белән!..

Аграмак авылыннан Владимир белән Анна Шитовкиннарның гаилә корып яши башлауларына илле ел тулды. Ярты гасыр буе кулга-кул тотышып, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче бу тату гаиләне күпләргә үрнәк итеп китерергә була.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Пар канатлар булып тормыш юлын бергә үткән Шитовкиннар язмышында уртаклыклар байтак. Икесе дә кырык беренче елның язында, сугыш башланырга санаулы көннәр калгач дөньяга аваз салган. Шуңа күрә әти-әниләренең шатлыгы озакка сузылмаган, сугыш илебездәге һәр гаиләгә әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт, күтәрә алмаслык нуҗа алып килә. Владимирның ике абыйсы - Михаил белән Александр беренче көннәрдән үк фронтка китеп һәлак булалар. Сугыштан Николай да инвалид булып кайта һәм озак та тормый үлә.
Владимир Дмитриевич белән Анна Алексеевна авылда озак еллар буе эшләп хөрмәт казанган кешеләр. Гаилә башлыгының хезмәт стажы, мәсәлән, кырык елдан артып китә. Ул башта үзенең туган авылы Горкида тракторчы булып эшләгән, аннары машина йөрткән, эретеп ябыштыручы булган. Анна Алексеевна хезмәт юлын Антоновкада башлаган, фермада маллар караган, соңыннан почтага урнашып, авыл кешеләренә газета-журналлар тараткан.
Язмыш аларны алтмышынчы еллар азагында Аграмак авылында очраштырган. Гаилә корганнан соң шушы төбәктә төпләнеп калганнар. Җиң сызганып совхоз производствосында да эшләгәннәр, үз хуҗалыкларында да барысына өлгергәннәр. Башка авылдашлары кебек абзар тутырып терлек-туар, кош-корт асраганнар, бакчада төрле яшелчә үстергәннәр. Сугыш чоры балалары бернинди кыенлыклардан да курыкмаган, барысын да үз көчләре һәм тырышлыклары белән башкарып чыккан.
Озакламый Шитовкиннар гаиләсенә, барча туганнары һәм якыннарына шатлык өстәп балалары - Надежда, Виктор һәм Александр туган. Әти-әниләре аларны укыту, кеше итү өчен күп тырышкан. Кече яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләп үстергән, олыларны ихтирам итәргә, башкаларга карата ярдәмчел булырга өйрәткән, һәр эштә дә үрнәк күрсәтергә тырышкан. Шитовкиннарның балалары әти-әниләренең ышанычын аклаган. Әйтик, Надежда белән Александр Тәтештәге педагогия училищесын тәмамлаган, Виктор исә Казандагы педагогия институтында белем алган. Соңрак Надежда да югары белемле булган. Хәзер ул Антоновка мәктәбендә балаларга башлангыч сыйныфта аң-белем бирә, озак еллар класс җитәкчесе булган. Гомуми педагогик стажы утыз елдан артып китә.
Виктор Михайлович та гомеренең күп елларын үсеп килүче яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган, ул география фәненнән укыткан. Хәзер санаторий-мәктәп интернатта тәрбияче булып эшли. Александр исә Тольятти шәһәрендә автомобильләр эшләп чыгаручы заводта хезмәт куя, гел алдынгылар сафында.
Шитовкиннар әти- әниләренә биш онык бүләк иткән. Аларның кайберләре мәктәптә, кайберләре техникум һәм институтларда белем ала. Барысы да яраткан әби-бабасын укуда ирешкән уңышлары белән куандырып яши. Әлбәттә инде, илле ел буе иңне-иңгә куеп яшәүләренә бик шатланалар. Чыннан да, бөтен кешегә дә мондый зур юбилейны билгеләп үтү насыйп булмый. Владимир Дмитриевич белән Анна Алексеевна әле дә булса илле ел бергә тату гомер кичерүләренә ышанып бетә алмыйлар. Кай арада шулкадәр вакыт үтеп киткән, дип гаҗәпләнәләр. Дөрес, тормышта савыт-сабаның да шылтырамый торган көннәре булмагандыр. Ни генә булса да, алар бер-берләренә тугры калып, бергә яккан гомер учагының утын сүндерми саклап кала алганнар. Мондый кешеләрне бәхетле дип атарга тулы нигез бар.
Шитовкиннарны юбилейлары белән якыннары һәм туганнары, авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова да җылы котлады.
- Киләчәктә тагын да зуррак юбилейларны каршыларга насыйп булсын иде, - диде ул. - Владимир Дмитриевич белән Анна Алексеевна Шитовкиннарга исәнлек, ак бәхетләр, алдагы гомерләрдә дә бер-берләренә ныклы ышаныч һәм таяныч булып яшәүләрен телибез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев