Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алтын медаль яулады

Тренер Владимир Борюшкинның шәкерте, икенче мәктәпнең унынчы класс укучысы Никита Борюшкин республика җыелма командасы составында Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә 18 яшькә кадәрле егетләр арасында Идел буе федераль округының дзюдо беренчелегенә үткәрелгән барлык ярышларында җиңеп чыкты һәм команда беренчелегендә алтын медаль алырга ярдәм итте.

Олег Пахомов.
"НЖ".
90 килограммнан артык авырлык үлчәвендә шәхси зачетта да ул уңышлы чыгыш ясады. Көндәшләрен вакытыннан алда җиңеп, финалда гына Ижевскидан килгән көрәшчегә оттырды. Алтын һәм көмеш медальләр яулап, Никита Волгоград шәһәрендә 12-17 февральдә үтәчәк Россия чемпионатында Идел буе округыннан чыгыш ясау хокукы алды.
Алты ел дзюдо һәм самбо белән шөгыльләнү дәверендә ул инде берничә тапкыр республика чемпионы, шәхси һәм команда зачетларында Идел буе федераль округы призеры исеме алырга, спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәргә өлгерде һәм үзенең уңышлары белән илнең яшьләр җыелма командасы тренерларының игътибарын җәлеп итте. Иң мөһиме - ул физик һәм рухи яктан сизелерлек ныгыган, үз-үзенә ышанычы бермә-бер арткан һәм бу сыйфатлары аңа киләчәк тормышында да ярдәм итәргә тиеш.
- Соңгы елларда Никитаның осталыгы артты, - диде тренеры. - Аның техник алымнары яхшырды, психологик яктан ныгыды, көрәшне алып бару тактикасы да сизелерлек камилләште. Бүгенге көндә ул үзенең яшь һәм авырлык үлчәвендә республиканың иң яхшы дзюдочысы дип икеләнмичә әйтергә була. Хәзер инде Никита турында республикадан читтә дә белә башладылар.
Ә көрәш секциясенә килгәндә, ул яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Спортның бу тамашалы, бер үк вакытта физик ныклык, зур игътибар таләп итә торган төре белән мавыгып киткәннән соң, Никита даими рәвештә үзенең осталыгын камилләштергән, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, тәҗрибәсен арттырган. Аңа Ижевск, Самара, Ульяновск, Казан һәм башка шәһәрләрдә үткән бәйгеләрдә катнашырга туры килгән.
Тренерның һәр спортчы белән аерым эшләве дә уңай йогынты ясый. Владимир Федорович спортчының техникасын камилләштерүгә зур игътибар бирә. Ул спортчыларны һәрвакыт көндәшеннән өстенрәк булырга, көрәшнең беренче мизгелләреннән үк үзеңне ничек күрсәтергә кирәклеген өйрәтә. Никитаның көрәш алымнарын төрләндерүенә дә зур әһәмият бирә. Ә спортчының яраткан алымнары күп көч һәм җитезлек таләп итә һәм алар һәрвакыт җиңүгә китерә. Дөрес, тренер Никитаны башка алымнарга да өйрәтергә, аларны камилләштерергә тырыша.
- Элек миңа үз-үземә ышаныч җитеп бетмәде, - ди Никита. - Көрәш башланыр алдыннан башта нык дулкынлансам да, бераз тәҗрибә туплап, яңа алымнар өйрәнгәч, хәтта көчле көндәшләр алдында да куркып тормый башладым.
Хәзер инде көндәшләре үзләре аннан куркырга тиеш, чөнки ул ике тапкыр самбо буенча республика чемпионы исемен алган, өч тапкыр дзюдо буенча Татарстан беренчелегендә җиңеп чыккан спортчы. Идел буе федераль округы чемпионы исемен алданрак та алган булыр иде, ләкин берничә ел элек аңа финалда хуҗалар командасы вәкиле - Самара көрәшчесенә каршы торырга туры килгән. Никита җиңгән булса, Татарстан гомуми зачетта Самараны узган булыр иде. Шуңа күрә судьялар моны булдырмас өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләгәннәр. Шулай да ул чакта алган икенче урынны спортчының зур уңышы дияргә була.
Шәхси зачетта да, команда өчен ярышларда да Никитага еш чыгыш ясарга туры килә. Аның авыр үлчәү категориясендә чыгыш ясавы да моңа ярдәм итә.
Кагыйдә буларак, мондый категорияле спортчылар ярыш ахырында чыгыш ясыйлар. Команда турнирында исәп тигез булса, команданың җиңүче булуы-булмавы нәкъ бу спортчының уңышына бәйле. Мәсәлән, күптән түгел генә Никита чыгыш ясаган Идел буе федераль округының команда беренчелегендә өченче урын өчен көрәшкән Татарстан һәм Башкортостан җыелма командалары исәбе тигез - 4:4 булган. Тик бу көрәш алдыннан үз авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган Никита иң җаваплы бәйгедә югалып калмыйча, көндәшен җиңеп чыккан һәм республика командасына бронза медаль алырга ярдәм иткән.
Аның сүзләренә караганда, спорт белән шөгыльләнүдән тыш, турнирларда катнашуның башка уңай яклары да җитәрлек. Көрәшче келәмендә очрашырга туры килгән көндәшләре арасында ул үзенә яңа дуслар тапкан. Аеруча Яр Чаллыдан Денис Кузьмичев белән дуслашып, очрашкан чакта яки электрон почта аша спорт проблемалары турында гына түгел, яшьләрне борчыган башка проблемалар турында да фикер алышалар.
Спорттагы стажы зур булмаса да, Никита инде шактый шәһәрләрдә булып кайтырга өлгергән. Аның Красноярск, Магнитогорск, Зеленоград, Саратов, Самара, Ижевск кебек шәһәрләрнең истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлеге булган. Аның сүзләренә караганда, спорт укуга комачауламый, ә киресенчә, ярдәм генә итә. Мәктәпне тәмамлагач, укуын кайда дәвам итәр, әлегә ул төгәл генә әйтә алмаса да, спорт белән шөгыльләнүен ташламаячак.
Белгечләр фикеренчә, бу спортчының перспективасы зур. Аны Россия яшьләр җыелма командасының өлкән тренеры Владимир Невзоров күреп алып, Данила Вихлянский белән бергә Зеленоградтагы җыеннарга чакырган. Яшь спортчыга киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев