Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдынгылар слетында катнаштылар

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Николай Пеньков, Евгений Ваһапов һәм Илһам Нуриев быел район алдынгылар слётына үз коллективларыннан вәкил булып бардылар.

Мондый ышаныч юкка гына күрсәтелмәде: аларның һәрберсе үз урынында берничә ел эшләп, бурычларын җиренә җиткереп башкаралар.
Мәсәлән, Николай Пеньков "Спас коммуналь челтәрләре" оешмасында шофер булып эшли. Ул монда җиде ел буе хезмәт куйган, аның карамагында УАЗ машинасы бар. Котельныйлар, чистарту һәм су үткәрү челтәрләренә хезмәт күрсәтүче ремонт бригадаларын йөрткәнгә күрә, даими рәвештә руль артында булырга туры килә. Бригадалар шәһәргә генә түгел, район авылларына да хезмәт күрсәтәләр.
Җәй көне аларның мәшәкате тагын да арта. Шәһәрдәге коммуникацияләр тузганлыктан, әледән-әле аварияләр булып тора. Бигрәк тә су торбалары тузган. Шуңа күрә бу вакытта коммуналь хезмәт күрсәтү эшчеләренә вакыт белән исәпләшеп тормыйча тырышырга туры килә.
Җәй көне аварияләр турында халыктан гаризалар килүе дә бермә-бер арта. Аларның һәрберсен урыннарга барып тикшерергә, төзәтергә кирәк.
Слесарь-сантехник Илһам Нуриев шундый бригада составына керә. Бу оешмада ул 2007 елдан бирле эшли. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында коллективның башка эшчеләре белән бергә аварияләрне бетерүдә катнашалар. Ул кушылган һәр эшкә җаваплы карый һәм җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә узган ел нәтиҗәләре буенча район Мактау тактасына кертелгән.
Ә Евгений Ваһапов "Спас водоканал" җәмгыятенең су үткәргеч челтәрләрендә слесарь-ремонтлаучы. Бу коллективта эшләгән өч ел дәверендә үзен уңай яктан гына күрсәткән. Махсус бригада составында Евгений водозаборга хезмәт күрсәтә, шулай ук предприятие, оешма, аерым кешеләрнең йортларына су линияләрен кертү белән шөгыльләнә.
Узган атна ахырында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Тик бәйрәм көннәрендә дә, эш көннәрендә дә аларның хезмәт вахтасы туктап тормый.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшчеләр жкх