Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда зур эшләр тора

Үткән якшәмбедә безнең район сайлаучылары Россия Федерациясе Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнаштылар.

39 участок комиссиясе тарафыннан сайлаулар көнендә 15660 бюллетень бирелде, бу сайлаучылар исемлегенә кертелүчеләрнең 96,76 процентын тәшкил итә. 60 бюллетень дөрес түгел дип табылды.
Гомумән алганда, дип билгеләп үтте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов, бөтен республикадагы кебек, сайлаулар бездә дә шактый актив, оешкан төстә үтте.
Иртәдән ук шәһәр һәм авыл сайлау участокларына халык агыла башлады. Үзләренең программалары һәм эшләре белән ышаныч яулаган сәяси партия өчен тавыш бирергә төрле буын вәкилләре килде.
Тавыш бирү гадәттәгечә барды. Дөрес, быел берничә яңалык бар иде, алар арасында - республиканың күп төбәкләрендә, шул исәптән безнең районда да, сыналган электрон тавыш бирү кертелде. Бездә ул биш авылда - Отрада, Гусиха, Үрнәк, Тукай һәм Иске Рәҗәптә үткәрелде. Дөрес, башта булып чыгармы-юкмы дигән шикләнүләр дә булды. Тик сайлаучыларга тавыш бирү бүлмәләрендә махсус куелган тренажёрларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирелгәнлектән, барысы да уңышлы үтте. Моннан тыш, махсус укыту үткән волонтёрлар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тордылар.
Территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматларга караганда, бу сайлауларда катнашкан җиде партия безнең районда түбәндәге күләмдә тавыш җыйдылар:
"Гадел Россия" сәяси партиясе - 183 тавыш, бу тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның 1,16 процентын тәшкил итә;
"Россия либераль-демократик партиясе" сәяси партиясе - 128 (0,81 процент);
"Россия патриотлары" сәяси партиясе - 14 (0,09 процент);
"Россия Федерациясе коммунистлар партиясе" сәяси партиясе - 576 (3,66 процент);
"ЯБЛОКО" Россия берләштерелгән демократик партиясе" сәяси партиясе - 25 (0,16 процент);
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе - 14721 (93,65 процент);
"Правое дело" Бөтенроссия сәяси партиясе - 13 (0,08 процент).
"Бердәм Россия" партиясенең сайлауларда ышанычлы җиңеп чыгуы беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмады. Монда сәбәп халык арасында алып барылган киң агитация-аңлату эшендә генә дә түгел. Билгеле, бу да үзенең ролен уйнады, ләкин иң мөһиме - экономикада һәм социаль тармакта уңай үзгәрешләр. Алар безнең районда да нык сизелә, шуңа күрә җәмгыятьнең тотрыклы булуын төп максат итеп куйган бу партияне сайлап, халык "Бердәм Россия" алып барган сәясәткә ышаныч белдерде. Дөрес, проблемалар шактый булса да, алар акрынлап хәл ителә һәм киләчәктә дә хәл ителер.
- Без үз гомеребездә күпне күрдек, - диделәр сайлау көнне Танкеевка авылы сайлаучылары безнең хәбәрчебезгә.
- Бик кыен вакытлар булса да, хәзер тормышлар жайланды, илебездә тынычлык һәм иминлек, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге ышанычлы, өметле булсын иде. Билгеле, беренче чиратта безне авыл проблемалары борчый. Шулай да соңгы елларда авыл хуҗалыгына күп игътибар бирелә. Бу бик дөрес, чөнки авыл хуҗалыгы тормышта гаять мөһим роль уйный.
Танкеевкада сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга, ә мондый кешеләр бишәү иде, кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар. Сайлау көне яшьләр хәтерендә онытылмас тәэсир калдырырга тиеш һәм шуңа күрә бу традиция күптәннән яшәп килә. Аларга киләчәктә әле күп тапкырлар тавыш бирергә туры киләчәк, шуңа күрә җәмгыятькә һәрвакыт кирәк булуны тою, аңлы рәвештә тавыш бирү алар өчен икеләтә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев