Таңга кадәр идән юдык...
Армия – егетләр өчен чын тормыш мәктәбе, диләр.
Моның белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, хәрби хезмәт кешене күп нәрсәгә өйрәтә, аны төрле яктан сыный, чыныктыра. Хәтергә уелып калган истәлекләр генә дә ни тора!
1984 елның 23 феврале. Иртән ашханәгә бару өчен казарма каршына чыгып тезелдек. Олырак яшьтәге өлкән прапорщик Бережной шактый кырыс, тәртип ярата торган кеше иде. Солдатлардан да шуны таләп итте. Бу юлы, бәйрәм хөрмәтенә, иртәнге ашка җырлап барырга команда бирде. Шунда сафтагыларның кайсыдыр «иптәш прапорщик, иртә таңнан авыз туңдырып нинди җырлау инде ул», дип әйтеп куймасынмы.
– Кем ул анда каршы дәшеп маташа? Ну-ка, сафтан чык әле, – диде Бережной кашларын җыерып, һәм, ротага туктарга кушты. Как так смеете!
Сафтан берәү дә чыкмады. Шунда өлкән прапорщик икенче бер команда бирде: өч тапкыр казарма тирәли җырлап үтәргә... Ике тапкыр җырлап узгач, әле өч айлар тирәсе генә хезмәт итеп өлгергән үзбәк малайлары туңарга тотынды. Ул да түгел, арадан берсе, русчаны әйбәтрәк белгәне: «Тавариш прапорщик, ва дваре видь не май мисяц» дип кычкырып җибәрмәсенме! Әллә чынлап та кызганды безне Бережной, әллә үзбәк малайлары салкын тидерә күрмәсен, дип уйладымы икән. Ротаны борып алды да, без иркен сулап ашханәгә кереп киттек.
Совет армиясе көне уңаеннан безгә төштән соң ял бирделәр. Рота белән шәһәр мунчасында юынып кайттык. Кичке аштан соң казармада тезелешеп утырып телевизордан сугыш турында кинолар карадык. Сәгать 10 тулып килгәндә “отбой” игълан иттеләр.
Тумбочка янында дежур торган дневальныйның: «Рота подъем!» дип тамак ярып кычкырган тавышына уянып киттек. Стенадагы сәгатькә карасам – 12 туларга төгәл 5 минут калган. Ни булган инде тагын? Өлкән прапорщикны күргәч, эсселе-суыклы булып китте, беләккә каз тәне йөгерде. Нишләп йөри икән төн уртасында Бережной?
Дәшми-тынмый гына сафка тезелеп бастык. Йокының иң тәмле чагы иде бит, күзләр әчеттереп авырта. Өлкән прапорщик безгә күрсәтергә теләгәндәй, кесәсеннән тартып чыгарган ап-ак кулъяулык белән кырыйда гына торган караватның астагы тимер угольнигын сөртеп алды.
– Бу нинди тузан? Совет солдатының караваты ялт итеп торырга тиеш! – диде Бережной безгә шелтәле караш ташлап. – Идәнегез дә күптән су күрмәгән бугай. Даваегыз, казармада тәртип урнаштырыгыз, лично килеп тикшерәчәкмен...
Рота старшинасының сүзе – закон. Үтәми кара әле. Төнге уникедә, бөтен утларны яндырып, идәнгә тотындык. Башта караватларны күчереп, казарманың бер ягын юдык, аннары – икенчесен. Әле сабынлап бит. Юып бетердек дигәндә генә, өлкән прапорщик бер чиләк су алып килде дә, инде кипшенә башлаган идәнгә тотты да сибеп җибәрде. Бу юлы да сабынларга кушты. Аэродром чаклы казарма идәнен юа-юа, үзебез сабынга әйләнә яздык.
Аннары мастика сөртеп, шуны полотер (дүрт чатлап юнылган һәм шинель белән тышланган зур бүкән, сабы да бар) белән идәнгә тәмам сеңеп беткәнче этеп йөрдек. Мастика белән эшкәрткәч, идән, пеләш итеп алган солдат башы кебек, тагын да ялтырабрак китте. Этеп йөрүе генә җайсыз ул полотер дигәннәрен, ротадагы солдатларның хәле калмады. Карават тимерләрендәге тузанны да сөртеп чыктык. Бережной тикшерәм, диде бит.
Ә ул чыннан да килеп тикшерде. Бәйләнерлек сәбәп тапмады.
– Казарма – ат абзары түгел, ә солдатның икенче йорты, димәк, ул чиста булырга, ялт итеп торырга тиеш, – диде өлкән прапорщик. – Сафка тезелеп ашханәгә барганда җырлыйсыгыз килмәсә, икенче юлы идәнне җырлап юдыртам үзегездән. Так что, имейте ввиду, товарищи солдаты!
Казармада эшне бетергәндә, урамда инде яктыра башлаган иде. Тәмәке тартып, үзебезне тәртипкә китергәч, сафка тезелеп ашханәгә киттек. Хәл калмаган булса да, 25 градуслы салкында авыз туңа, дип тормадык, бар көчкә җырлап бардык. Белмәссең ул старшинаны...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев