«Канатыгыз юлда талмасын...»
Җитмеш дүртенче елның март ае азаклары. Урамда чалт иткән кояш, аяк астындагы кар инде эреп бетә язган, җирдән җылы пар күтәрелә.
...Җитмеш дүртенче елның март ае азаклары. Урамда чалт иткән кояш, аяк астындагы кар инде эреп бетә язган, җирдән җылы пар күтәрелә. Мондый чакта кайсы гына баланың класста утырасы килсен? Укытучыбыз Мәгүзә апа Гатауллина «табигать темасына багышланган дәресне мәктәп бакчасында үткәрәчәкбез» дигәч, без, өченче класс укучылары, киенер-киенмәс килеш урамга йөгерешеп чыктык.
Укытучы апабызның күңеле күтәренке иде. Ул безгә мәктәп бакчасында үсеп утырган җиләк-җимеш куаклары, төрле агачлар, авыл тирәсендәге урманнарда яшәүче җәнлекләр, күлләрдәге балыклар турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Боларның барысын да кайдан белә икән, дип гаҗәпләнеп тыңлап торганыбыз хәтердә. Безнең якларда кышлый торган кошлар белән таныштырып үтте. Күчмә кошлар турында сөйли генә башлаган иде, шулчак зәңгәр күктә “торыйк-торыйк” дип каңгылдашкан кыр казлары тавышы ишетелде. Мәгүзә апа бермәлгә тынып калды. Казлар тавышы якынлашканнан-якынлаша бара. Ул да түгел, чылбырдай булып тезелгән казлар, канатларын салмак кына җилпеп, мәктәп бакчасы өстеннән күршедәге Пан авылы ягына таба очып узды. Үзәкләрне өзәрлек моң да, әйтеп һәм аңлатып бирә алмый торган сагыш та бар иде ерак-ераклардан туган җирләрен сагынып кайтучы бу казлар каңгылдавында. Мәгүзә апа алар артыннан күзләрен мөлдерәмә тутырып карап калды. Бермәл тын гына торгач:
– Язын ашкынулы хисләр белән каршы алабыз да, көзге кыраулар төшәр алдыннан, бераз моңсуланып, җылы якларга китеп барганда канатларыгыз талмасын, кошкайлар, дип озатып калабыз. Ә бит кыр казлары белән шулай гомер еллары да сиздертмичә генә китеп бара. Сез дә, балалар, шулай үсеп җитәрсез, мәктәпне тәмамлап төрлегез-төрле якларга таралышыр. Киләчәккә таба сузылган олы тормыш юлыннан атлаганда, иңнәрегездәге көч бирә торган канатларыгыз беркайчан талмасын, зур кешеләр булып җитешсәгез иде, – диде Мәгүзә апа.
Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы апабызның бу зур теләкләренә без ул вакытта бәлки тиешле игътибар да биреп бетермәгәндербез әле. Уйлап карасаң, аның чын йөрәктән әйткән сүзләренә никадәр мәгънә салынган булган бит. Мәктәпне бетергәч, безнең дә казлар кебек туган авылдан кайсыбызның-кайсы якка китеп барачагын күз алдына китереп, бакчада узган табигать дәресендә үзенчә хәерле киләчәк теләгән икән тәҗрибәле педагог. Башлангычларда укыткан Мәгүзә апаның сүзләре әле дә колакта яңгырап тора сыман. Ул безнең соңгы класс җитәкчебез булды, 1975 елдан соң бүтән укытмады. Шулай да, хезмәттәшләренең хәлен белергә, безне күрергә дип кергәләде. Мәктәпне сагынып килүе булгандыр инде аның. Укытучы кешегә ничәмә-ничә еллар иңгә-иң торып эшләгән коллективтан, укучылардан аерылу бер дә җиңел түгел.
Беркөнне шулай бакчада йөрим. Быелгы кышта болай да бик аз яуган кар апрель башларында бөтенләй үк эреп тә бетәр кебек. Кояш нуры төшеп торган койма буйларында яшел үләннәр төртеп чыккан. Һавага яз исе таралган, шундый җылы, рәхәт! Табигатьнең тернәкләнеп килгән чагында күңел гел иләс-миләс, башта төрле уйлар туа, үзеңне яшәреп киткәндәй хис итәсең. Карт алмагач янына килеп баскан гына идем, ерактан, зәңгәр күктә йөзгән ак болытлар арасыннан, кыр казлары тавышы ишетелде. Шул мизгелдә моннан 49 ел элек Яңа Рәҗәп сигезьеллык мәктәбенең бер керсәң, тиз генә әйләнеп чыга алмаслык зур бакчасында укытучыбыз Мәгүзә апа уздырган табигать дәресе искә төште. Аннан да бигрәк, торган саен якыная барган киек казлар каңгылдавы күңелдәге хатирәләрне яңартты, күз ачып йомган арада балачак елларын урап килдем.
Бу гомерләр кай арада шулай узган икән? Мәктәптән соң язмыш безнең төрлебезне төрле якка илтеп чыгарды. Ни кызганыч, сабакташлар арасыннан Дамир Шаһиәхмәтов, Мөнир Вилданов, Зөфәр Габделвәлиев, Мөнир Җиһаншин, Наил Насыйбуллин, Равил Насыйбуллин, Рафаэль Мортазин, Шәһит Хөсәенов бу якты дөньядан бик яшьли килеш китеп бардылар. Яшисе дә, яшисе иде бит әле аларга! Тәкъдиреңә шулай язылса, берни эшли алмыйсың. Бүгенге көндә Чәчәкледә, Болгарда һәм республиканың төрле тәбәкләрендә яшәүче классташ кызлар берничә тапкыр әби булырга өлгерде. Кайда гына яшәп, кем генә булып эшләсәләр дә, мин аларның туган җир, мәктәп, укырга-язарга, кече яшьтән гел яхшылыкка өйрәткән беренче укытучыбыз Мәгүзә апаны сагынып искә алуларын белеп торам. Балачак белән бәйле хатирәләр беркайчан онытылмый, кешене соңгы көннәренә кадәр озата бара, диләр.
Их, җаннарны иркәли торган җылы яз алып килүче шул казлар туган җиребезне яшәрткән һәм иркәләгән кебек, безне дә гел шулай яшәртеп торсын иде дә бит! Юк шул, яшәлгән еллар гомер йомгагын туктаусыз сүтә дә сүтә. Каз гомере дә озын түгел – аларның да җилпи-җилпи канатлары тала. Нишләтәсең, табигать законы шулай корылган, дөнья туктаусыз хәрәкәттә, бер буынны икенчесе алмаштыра.
Күктә торналар тавышын ишетсәм, Мәгүзә апа күз алдына килеп баса. Аның «зур тормыш юлыннан атлаганда канатыгыз талмасын», дип аналарча кайгыртып һәм үз балалары кебек якын күреп әйткән сүзләре йөрәккә көч биреп тора сыман...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев