Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Пенсиянең тупланма өлеше ничек түләнә

Инде хәбәр ителгәнчә, закон буенча пенсиянең тупланма өлешен алырга хокукы булган Рәсәй пенсионерларына агымдагы елның 1 июленнән тиешле акча түләнә башлаячак.

Акчаның кайда җыелуына бәйле рәвештә түләүләрне РФның Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да түләргә тиеш. Шәхси лицевой счетның тупланма өлешенә взносларны эш белән тәэмин итүчеләр 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк иминиятләштерелгән затларга күчереп бара. Тупланма өлешендә шулай ук 1953 елгы ир-атлар һәм 1957 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызларның да акчасы бар. Тик аларның 2002-2004 елларда эшләгән булуы һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең аларга страховой взносларны түләп барган булуы шарт. Дәүләт финанславы программасында катнашып, взносларны ирекле рәвештә түләп баручыларның да тупланма өлешендә акча бар.
Законда пенсия тупланмалары акчасын түләүнең берничә төре каралган.
Картлык буенча хезмәт пенсиясе күләме белән чагыштырганда тупланма өлеше 5 һәм аннан да азрак процент (страховой һәм тупланма өлешне дә кертеп) тәшкил иткән кешенең үзенә тиешле акчаны берьюлы алу мөмкинлеге бар. Бу төркемгә беренче чиратта 2002 елдан 2004 елларда хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә страховой взнос түләнгән 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар керә.
Бер тапкыр түләнә торган акчага шулай ук инвалидлык яки туендыручысын югалту сәбәпле, социаль яки хезмәт пенсиясен алучылар, шулай ук тиешле страховой стаж җитмәү (биш елдан да аз түгел) сәбәпле, картлык буенча хезмәт пенсиясенә чыга алмыйча дәүләт пособиесен алучы 60 яшькә кадәрге ир-атлар һәм 55 яшьлек хатын-кызлар да өметләнә ала. Тупланган акчаны ашыгыч пенсия түләве рәвешендә алырга мөмкин булачак. Ул хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә страховой взнос, инвестицияләүдән кергән табыш ана (гаилә) капиталы (бер өлеше) акчасы, картлык (шул исәптән вакытыннан алдарак) хезмәт пенсиясен билгеләү вакыты җиткәндә кергән өстәмә акча исәбенә түләнә. Мондый пенсия түләвенең вакытын кеше үзе билгели, тик ул 10 елдан да кимрәк булмаска тиеш.
Тагын бер мөһим нәрсәгә тукталырга кирәк. Кеше үлгән очракта аның акчасы туганы, якыны яки башка кешегә түләнә.
Рәсәйлеләр пенсия тупланмаларын башка рәвешле дә алырга мөмкин. Төгәлрәк әйткәндә, картлык буенча хезмәт пенсиясе тупланмасы рәвешендә.
Шунысын да әйтергә кирәк, ашыгыч пенсия түләве һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә 1 августтан башлап, ел саен, түләүләрне билгеләгәннән соң, тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.
Кызыксындырган сорауларга җавапларны 3-10-42, 3-02-50 телефоннарына шалтыратып та алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПФР