Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Кибеттә бәяләр тагын артты

Соңгы вакытта кибетләрдә кайбер азык-төлеккә бәяләр артты. Мәсәлән, сөт продукциясенә бәяләр сизелерлек кыйммәтләнде. Пачкадагы 220 граммлы эремчекнең бәясе - 54 сумнан 67 сумга, 180-200 грамм сыер маеның бәясе - 53-55 сумнан 66 сумга артты, 3,6-3,8 процент майлылыктагы бер шешә сөт өчен 42-45 сум түләргә туры киләчәк. Иң арзан сырны хәзер...

Соңгы вакытта кибетләрдә кайбер азык-төлеккә бәяләр артты.
Мәсәлән, сөт продукциясенә бәяләр сизелерлек кыйммәтләнде. Пачкадагы 220 граммлы эремчекнең бәясе - 54 сумнан 67 сумга, 180-200 грамм сыер маеның бәясе - 53-55 сумнан 66 сумга артты, 3,6-3,8 процент майлылыктагы бер шешә сөт өчен 42-45 сум түләргә туры киләчәк. Иң арзан сырны хәзер килограммын 80 сумнан сатып алырга мөмкин, ә менә кыйммәтле сортлар өчен кесәгездән кимендә 300-320 сум чыгарып салырга кирәк булачак.
Шикәр комына бәя соңгы өч атнада ун сумга - 29 сумнан 35-39 сумга кадәр арткан. Сатучылар фикеренә караганда, бу әле соңгы чик түгел.
Ит бәяләре дә әкренләп өскә үрмәли башлады: дуңгыз ите якынча утыз сумга артып, хәзер аны 176-200 сумнан саталар. Димәк, тавык ите (килограммы 113-135 сум) хәзер шактый арзан күренә.
Кайбер кибетләрдә көнбагыш маена бәяләр артты: 930-1000 граммлы шешә 55-85 сум тора. Кайбер зур кибеләрдә аны әлегә 32-37 сумга сатып алырга була.
Ярмалар, макарон һәм кондитер әйберләр, күпчелек җиләк-җимеш, йомырка, он һәм ипигә бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев