Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Кешеләргә уңайлы булсын өчен

1841 елның 12 ноябрендә Николай I үзенең Указы белән Мәскәү һәм Петербург шәһәрләрендә саклык кассалары ачтыра. Нәкъ менә шул Россия Саклык банкының оешуына нигез сала.

Юлия Нугаева,
Алексеевск саклык банкы бүлегенең №4678/047 Спас өстәмә офисы мөдире.
Хәзерге заман Саклык банкы - Россиянең эре финас институты күп буын кешеләренең тырышлыгы белән барлыкка килә. Хәзер ул үз алдына гаять мөһим бурыч - дөньяның иң яхшы банкына әверелеп, традицияләргә тугры калуны, заманча үзгәрешәрне күздә тота. Соңгы елларда башланган үзгәртүләрнең барысы да клиентларга хезмәт күрсәтүне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Мәсәлән, клиентларның счётларына читтән торып хезмәт күрсәтү кертелгән. Пластик картасы һәм кәрәзле телефоны булган һәр кеше Интернет, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмалары, кәрәзле телефон аша үзенең керемнәре, карталары һәм кредитлары белән идарә итә ала. Шулай итеп, банкка кереп тормыйча гына карталар исәбенә һәм счётларга акча күчерергә, барлык түләүләрне (коммуналь, ЮХИДИ штрафлары, салымнар һәм башкалар), ссуда буенча бурычларны түләргә мөмкин. Район халкы кредит карталарыннан, "Сбербанк Онлайн" хезмәтеннән, банк хезмәтенең универсаль килешүеннән файдалана. Физик затларга кредитлар бирүдә уңай үзгәрешләр барлыкка килде, кредитлар буенча тарифлар сизелерлек төште, Саклык банк счётлары аша хезмәт хакы алучы клиентларга льготалар кертелде, ссуда счётына хезмәт күрсәтү комиссиясе бетерелде, 18 яшьтән заем алырга мөмкинлек тудырылды.
Карта счётлары буенча төрле операцияләр һәм түләүләрне теләсә кайсы вакытта башкарырга мөмкинлек биргән банкоматлар һәм терминаллар челтәре дә үсә. Районда өч үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмасы бар (ике банкомат һәм түләү терминалы), тагын ике банкомат куелырга тиеш.
Банкның хөрмәткә лаек иң зур байлыгы - аның хезмәткәрләре. Спас районында Саклак банкы 1935 елда ачылган. Хәзерге вакытта безнең коллективта 13 кеше эшли. Аларның белеме, тырышлыгы нәтиҗәсендә банк үсә һәм алда торган бурычларны җиренә җиткереп башкара. Озак еллар безнең коллективта хезмәт куеп, банк эшен үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә зур рәхмәт. Алар арасында Лидия Васильевна Ключникова, Любовь Фёдоровна Кириллова, Вера Александровна Жилина, Любовь Алексеевна Андронова, Наталья Семёновна Пекун, Ирина Георгиевна Табакаева, Вера Николаевна Колчина һәм башкаларның исемнәрен әйтеп үтәргә кирәк.
Чын күңелдән барлык ветераннарны, хезмәткәрләрне, хөрмәтле клиентларыбызны уртак бәйрәмебез белән котлап, барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, зур уңышлар телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X