30 октябрь 2013 яңалыклары
-
Яшь футболчылар ышанычны акладылар
Якташыбыз, тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карпов истәлегенә үткәрелгән турнирда безнең яшь футболчыларыбыз үзләренең бердәмлекләрен, җиңүгә омтылышларын күрсәтә алдылар.
-
Яшьлегебезнең сүнмәс истәлеге
Кеше үз тормышында төрле баскычларны үтә - югарыга да күтәрелә, түбән дә тәгәри, шатлык - борчуларны да кичерә... Ләкин һәр кеше язмышының гомергә онытылмый һәм кабатланмый торган чоры була -ул аның яшьлек еллары. Безнең яшьлегебез комсомол белән бәйле булды. Үз сафларына миллионлаган кызларны һәм егетләрне берләштергән бу җәмәгать оешмасының төзелүенә...
-
Атсыз калган
Тукай авылында яшәүче берәү атсыз калган. Хуҗасы аны, гадәттәгечә, төнгә караусыз кырга чыгарып җибәрә. Иртән аты кайтмагач, ул аны эзләргә чыга. Тик күпме йөрсә дә, таба алмый. Әлегә югалган атны полиция хезмәткәрләре дә таба алмый.
-
Җавап бирергә туры киләчәк
Машина урлап китүчене полиция хезмәткәрләре кайнар эздән тота алганнар. "Эдем" кафесы янында машинасын калдырып киткән берәү төшке аштан соң килгәч, машинасын үз урынында тапмаган. Бу турыда ул шунда ук полициягә хәбәр иткән. Оператив хезмәткәрләр тоткарлау планын игълан иткәннәр һәм угрыны тиздән тотканнар. Полиция хезмәткәрләреннән качканда ул башка машинага бәрелеп, авария...
-
Яла ягу кыйммәткә төшкән
Приволжск авылында яшәүче бер хатын-кыз яла ягуда гаепләнә. Бу хатын-кыз үзенең күршесен даими тавыш чыгарып, тыныч яшәргә комачаулауда гаепләп, участковыйга мөрәҗәгать иткән. Ләкин полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерү барышында бу мәгълүматлар расланмаган, ә күпчелек авылдашлары гаепләнгән кешегә уңай бәя биргәннәр. Яла яккан өчен бу хатынга мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
-
Сабак булмаган
Шәһәрдә яшәүче берәүне бер ай эчендә ике тапкыр исерек килеш руль артына утырган өчен тотканнар. Документларны тикшергәндә, аның бервакытта да машина йөртүче таныклыгы булмавы ачыклана. Сизгер дәүләт автомобиль инспекторлары күреп алмаган булса, бу гамәлен ул тагын дәвам иткән булыр иде. Закон бозучы ун тәүлеккә изоляторга ябылган. Ләкин ул үзенә тиешле...
-
“Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фонды төзү турында район Советының 2013 елның 28 октябрендәге карары
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179.4 маддәсе 5нче пунктына нигезләнеп, Спас муниципаль район Советы карар чыгарды: 1. 2014 елның 1 гыйнварыннан "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзергә. 2. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзү һәм бюджет ассигнованиеләрен файдалану тәртибен кушымта нигезендә расларга. Спас муниципаль районы...
-
Ак күгәрчен, күк күгәрчен…
Бу якшәмбедә район Мәдәният йорты каршындагы балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең спорт залында күгәрченнәр күргәзмәсе үтәчәк. Районның, шулай ук Казаннан һәм республиканың башка почмакларыннан килгән күгәрчен үстерүчеләр иртәдән үк тамашачыларга күгәрченнәрне күрсәтә башлаячак. Арада спорт күгәрченнәре, декоратив күгәрченнәр дә булачак. Әлеге чараны оештыруда, төгәлрәк әйткәндә, кошлар өчен вольер ясауда "Болгарлес" дәүләт...
-
Күргәзмәдә ниләр генә юк
Кадет интернат-мәктәбендә музыка һәм дөнья сәнгать культурасы атнасында иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылды. Эшләр укучыларның ата-аналары һәм укытучылар тарафыннан ясалган. Аерым алганда, шәһәрдә яшәүче хезмәт ветераны Марина Ярошевич үзенең дистәдән артык эшен китергән. Алтын куллы оста чиккән аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре, табигать күренешләренә сәгатьләр буе сокланырга мөмкин. Ә хуҗабикә Дилә Софьина сәйләннән...
-
“Мондый ярминкәләр безгә бик кирәк...”
Узган җомгада "Октябрь" кинотеатры бинасында үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә ун кешегә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"За заслуги в образовании" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр: Герасимова Любовь Николаевна, Болгардагы 2 нче урта мәктәп педагог-оештыручысы, Калашнова Галина Михайловна, Болгардагы 1 нче урта мәктәп укытучысы; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Вәлиева Айсылу Рифкать кызы, Урта Йорткүл урта мәктәбе укытучысы, Ашмарина Ольга Анатольевна, Полянка урта...
-
Халыклар дуслыгы фестивале
Районның Мәдәният йортлары һәм клублары арасында игълан ителгән үзешчән сәнгатьнең зона смотры тәмамланды. Иске Рәҗәп, Никольск, Өчкүл, Куралово, Вожи һәм район Мәдәният йортлары сәхнәсендә 70тән артык үзешчән артист үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. Жюри арадан иң яхшы чыгышларны сайлап алды. Алар безнең районда яшәүче халыкларның традицион этник иҗат фестивалендә осталыкларын күрсәтәчәк....
-
Ветеранны котладылар
Шушы көннәрдә шәһәрдә яшәүче Анастасия Федонинаны туксан яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярны тәбрик итәргә район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, элекке медицина хезмәткәрләре (Анастасия Ивановна озак еллар хастаханәдә эшләгән) килгән иде. Ул тормышның ачысын-төчесен күп татыган, аеруча Бөек Ватан сугышы елларында күп кыенлыклар кичергән....
-
Бюджеттагы үзгәрешләр турында
Район Советының чираттагы утырышында депутатлар бюджеттагы үзгәрешләргә кагылышлы булган кайбер мәсьәләләрне тикшерделәр. Депутатлар алдында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Аның чыгышында төп игътибар муниципаль берәмлекнең бюджет төзелеше һәм бюджет процессына, 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга физик затларның кеременә салымны муниципаль берәмлек бюджетына өстәмә түләүләр...
-
Алардан үрнәк алырга була
"Болгар Арыш" машина йөртүчеләре - Тракторныйдан Сергей Кузьмин һәм Ямбакты авылыннан Фәрхат Гатауллин үзләре эшләгән КамАЗ машиналарында төрле йөкләр ташыйлар һәм агрофирма эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш кертәләр.