29 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Язмышларны сугыш хәл итте...
Никольскида яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Петр Харымов солдат тормышы беркайчан да җиңел булмады, ди. Аны армиягә 1943 елның көзендә алалар.
-
Тормышы – бер китап язарлык...
Шәһәребездә яшәүче Елизавета Карпеевага шушы көннәрдә туксан яшь тулды.
-
Бергә-бергә күңеллерәк
Педагог эше кешедән зур түземлелек таләп итә. Сәламәтлеге шәптән булмаган балалар белән эшләүче педагог үз өстенә икеләтә җаваплылык ала. Шундый балалар өчен Балалар иҗат йорты каршында эшләп килгән "Маячок" берләшмәсе белән инде дистә елга якын өстәмә белем бирү педагогы Юлия Симанова җитәкчелек итә.
-
“Үлемсез полк”
Мәктәптә шундый исем астындагы акция кысаларында актив эш дәвам итә. Анда катнашучылар узган ел 9 май көнне сугышта катнашкан илле кешенең портретын тотып шәһәрнең үзәк мәйданыннан үттеләр. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарының фоторәсемнәрен җыю дәвам итә. Быел "Үлемсез полк" үзәк мәйданнан кимендә йөз фоторәсем белән үтәргә тиеш.
-
Блокада турында истәлекләр
Барлык классларда да Ленинград блокадасын өзүнең 71 еллыгына багышланган класс сәгатьләре булды. Мәсәлән, 7Б классы слайд-шоу күрсәтеп, бу көн уңаеннан Санкт-Петербургта үткәрелә торган төрле чаралар белән таныштырдылар. Блокадада калган шәһәр турында шигырьләр укыдылар, соңыннан сугыш корбаннары истәлегенә хәтер шәме кабыздылар. Класс җитәкчесе Татьяна Авдеева блокадада һәлак булган ленинградлылар истәлегенә бер...
-
Нәниләргә – юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр
"Теремок" балалар бакчасына йөрүчеләр 1нче мәктәпкә "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакла!" дигән класс сәгатенә килделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында балаларга әкият геройлары сөйләде. Әкият Татьяна Козлова җитәкчелегендә дүртенче класс укучылары, яшь хәрәкәт инспекторлары отряды әгъзалары тырышлыгы белән әзерләнгән. Дәрескә килүчеләр алдында ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова чыгыш ясады һәм нәниләргә бу...
-
Отчетларны вакытында тапшырырга кирәк
Хәзерге вакытта Пенсия фонды эш бирүче иминиятләштерүчеләрдән һәм КФХ башлыкларыннан узган ел өчен отчетлар кабул итә. Закон нигезендә, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына отчет бирми, билгеләнгән күләмдә түләнгән иминиятләштерү взнослары аларга автомат рәвештә исәпләнә. Ә КФХ башлыклары отчетны үзләре бирергә тиеш, югыйсә аларга штраф түләргә туры киләчәк. Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе...
-
“Исемнәре мәңге хәтердә”
Әнә шундый исем астында Кузнечиха авыл Мәдәният йорты белән Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының "Суар" филиалы һәм җирле урта мәктәп тырышлыгы белән оештырылган батырлык дәресе булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Чараның максаты - үсеп килүче буында патриотлык, фашист илбасарларына каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыккан батыр халкыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү....
-
“Теремок”та өстәмә группалар ачылды
"Теремок" балалар бакчасы базасында ике өстәмә группа эшли башлый. "Чайка" приюты ябылганнан соң, элеккеге хуҗаларына кире кайтарылган бинада балалар яслесе оештырылды һәм анда 2011-2013 елда туган нәниләр йөриячәк. Балалар бакчасы мөдире Лариса Мартынова билгеләп үткәнчә, балаларга уңайлы булсын өчен биредә барлык шартлар тудырылган. Җирле бюджет хисабына кирәкле җиһазлар, урын-җирләр сатып...
-
“Без – доброволецлар!”
Шундый исем астында үткән традицион бәйрәм барышында иң актив доброволецларга дипломнар һәм истәлекле статуэткалар тапшырылды. Бүләккә лаек булучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады. Иң актив доброволецлар исемлегенә шәһәр урта мәктәбе укучылары Ангелина һәм Ульяна Сәетовалар, Светлана һәм Ксения...
-
Туристлар артачак
Киров өлкәсенән берничә туристлык фирмасы вәкилләре күптән түгел Болгар музей-тыюлыгында булып киттеләр. Аларның төп максаты - борынгы шәһәр ядкарьләре һәм җирле инфраструктура белән танышу. Бу яңа туристлык маршрутларны эшләгәндә кирәк булачак. Якын киләчәктә турфирмалар безнең якларга Киров өлкәсеннән дә туристларны алып килер дигән өмет бар.
-
Оста куллар берләшә
Бу көннәрдә генә Кузнечиха Мәдәният йорты бинасында район башлыгы Камил Нугаев һәм башка җитәкчеләр авылның алтын куллы осталары белән очрашты. Җирлек башлыгы Радик Ибраһимов билгеләп үткәнчә, авылда милли кәсеп белән шөгыльләнүче читтән кайткан 13 гаилә яши. Алар арасында чүлмәкчеләр, итек басучылар һәм башкалар бар. Осталар инициативасы буенча "Суар чишмәләре" дигән...
-
Энциклопедия сатуга чыкты
Күптән түгел үзәк китапханәдә "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе" китаплары сатыла башлады. Бу уникаль басманы сатып алырга теләк белдерүчеләр күп. Ни кызганыч, китапның тиражы аз. Ләкин аны сатып алырга өлгермәүчеләргә кайгырырга кирәкми. Энциклопедия белән үзәк китапханәнең уку залында, район китапханәләрендә танышырга мөмкин. Шулай итеп, теләге булган һәр кешегә энциклопедияне...
-
Ветераннар өчен яңа палата ачылды
Кичә район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә ветераннар өчен яңа палата ачылды. Бу "Ак Барс" иминиятләштерү группасы күрсәткән иганәчелек ярдәме белән мөмкин булды.