28 август 2013 яңалыклары
-
Кагыйдә бозулар ачыкланды
Узган атнада дәүләт автоинспекторлары участковыйлар белән бергә юл кагыйдәләрен бозуны ачыклау өчен оператив-профилактик рейдлар үткәрделәр. Нәтиҗәдә егермедән артык юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Гаеплеләр машина йөртүчеләр арасында да (алар арасында балаларны махсус саклагычлардан башка йөртү, тизлекне арттыру), пассажирлар арасында да (тыю билгеләренә игътибар бирмәү, юл аша ярамаган урыннан чыгу) булган....
-
Шунда ук тапканнар...
Екатериновка авылы янындагы бер крестьян (фермер) хуҗалыгы басуыннан сигез төргәк салам урлаучыны кайнар эздән үк тапканнар. Саламны шушы авыл кешесе урлаган. Бу турыда участковыйга җинаятьнең шаһите булган авылдашлары хәбәр итә. Гаеплегә хәзер суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.
-
Бер сәгать эчендә ике авария
Болгарда яшәүче яшь пар кыска гына вакыт эчендә ике авария ясый. Хирург Шеронов урамындагы күпкатлы йорт ишек алдында туктарга карар биргән йөк машинасы руле артында утырган яшь ир якында гына торган җиңел машина арасын чамалап бетерә алмый һәм шул машинага килеп бәрелә, нәтиҗәдә машинага җитди зыян килә. Аннары алар авария...
-
Укытучы, остаз, киңәшче
Ким урта мәктәбе укытучысы Надежда Александровна Лукашина үзенең тырыш, намуслы хезмәте белән дан казанды. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул биредә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. Надежда Александровнага югары профессионализм, тапшырылган эшне зур җаваплылык хисе белән башкару кебек мөһим сыйфатлар хас. Педагог һәрдаим эзләнүләрдә, укытуның яңа, заманча...
-
Игътибарлы, таләпчән булды, һәр эшкә җаваплы карады...
Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә утыз җиде ел гомерен багышлаган педагогия хезмәте ветераны Галина Погудинаның элеккеге укучылары бүгенге көндә Ижевскида, Тбилисида, Камчаткада, Тольяттида, Казанда һәм башка урыннарда яшиләр.
-
Минһаҗев Зөфәр Идрис улы,
Бер мандатлы 2нче сайлау округы буенча Спас районы Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде. Мин 1966 елның 15 гыйнварында ТАССР Куйбышев районы Дала Йорткүл авылында туганмын. 1973 елдан 1981 елга кадәр - Урта Йорткүл урта мәктәбендә, 1981 елдан 1985 елга кадәр Тәтеш совхоз-техникумында...
-
Зарипов Мансур Кадыйр улы,
Бер мандатлы 2нче сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде. Дала Йорткүл авылында туып үсеп, гомерем буе шунда яшәгәнлектән, миңа аның һәр сукмагы яхшы таныш. Мәктәпне тәмамлагач (бездә сигезьеллык мәктәп кенә булганга, унынчы классны Иске Рәҗәптә тәмамладым), армиядә Алма-Атада хезмәт иттем....
-
Бахитова Маргарита Юрьевна,
Бер мандатлы 5нче сайлау округы буенча Спас районы Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде. Хөрмәтле сайлаучылар! Мин, Бахитова Маргарита Юрьевна, 1970 елның 17 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Иж-Борискино авылында туганмын. Әлки районы Кошки урта мәктәбендә 10нчы классны тәмамлагач, 1987 елда Чистай медицина училищесына...
-
Газета укучылар игътибарына
Газетаның киләсе саны чәршәмбе, 4 сентябрьдә, чыга.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"ТАТНЕФТЕПРОДУКТ" "Холдинг компаниясе" җәмгыятенең "Болгарнефтепродукт" филиалы директоры Парунзин Федор Кириллович Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның әлеге системадагы күпьеллык намуслы хезмәте әнә шулай бәяләнде. * * * Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды: Гусева Марина Юрьевнага, Болгардагы махсус (коррекция) гомуми белем бирүче мәктәп-интернат укытучысы, Краснов Николай...
-
Тыюлыкта булдылар
"Солнышко" балалар бакчасына йөрүчеләр Болгар музей-тыюлыгына барып туган ягыбыз тарихы һәм мәдәнияты белән таныштылар. Алар Елга вокзалында, Икмәк музеенда булдылар, борынгы һәйкәлләр һәм яңа төзелгән объектларны карадылар. Аеруча Ак мәчет балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Әлбәттә инде, тәвә кошы фермасына бару балалар күңелендә онытылмас тәэсир калдыра. Балаларга әле фермадагы бу...
-
Котлаулар кабул итте
Шушы көннәрдә Антоновкада яшәүче Ирина Челушкинага туксан яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмалары рәисе Юрий Зуйков, авыл җирлеге башлыгы Владимир Фролов, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Ирина Ивановна сигез бала тәрбияләп үстергән. Күп еллар буе "Антоновка" совхозында терлекчелектә эшләгән. Тыл хезмәтчәненә котлау открыткалары,...
-
Бәйләнерлек сәбәп булмаган
Узган атна дәвамында районда Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе каршындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшләгән күчмә комиссия тикшерүләргә йомгак ясады. Берьюлы 15 белгечтән торган комиссия эше белән Идарәнең оештыру бүлеге җитәкчесе Юрий Панкратов җитәкчелек итте. Тикшерүчеләр исәп-хисап палатасы, Россия һәм Татарстан казначылыгы, исәп-хисап үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре,...
-
Яңа уку елы белән!
Берничә көннән мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын белдереп, кыңгырау чылтырар, җәй буе ял иткән балалар яңадан белем алырга керешәчәк. Барлык укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен бу зур вакыйга, шуңа күрә әлеге көннең календарьда Белем көне буларак билгеләнүе очраклы түгел. Күптәнге традиция буенча, барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, класс сәгатьләре, белем, тынычлык,...
-
Тынычлык, дуслык һәм иминлек хакына
Татарстанның Дәүләт бәйсезлеге турында декларациягә кул куйганнан бирле ике дистә елдан артык вакыт үтте. 1990 елның 30 августы тарихка республика һәм Россия Федерациясе үсешенә яңа мөмкинлекләр ачкан вакыйга буларак кереп калды. Шушы уңайдан Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән җылы котлады. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлек,...