27 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Кешеләрне яхшылыкка өндәүче, дөрес юл күрсәтүче
Изге Авраамий чиркәве ачылуга 25 ел тулу уңаеннан, монда юбилей тантанасы булып үтте.
-
“Мин шаһит кенә...”
Рухани Владимир Головин дин һәм язмыш турында "Чиркәүгә йөрүемә һәм үземнең дога кыла башлавыма бер ел тулды. Шушы вакыт эчендә инвалид улымның бер дә авырганы булмады. Ул велосипедта узышу буенча чемпион исеме алды". "Әйтергә дә куркабыз, ләкин табиблар балабызда ВИЧ тапмыйлар! Авыру ниндидер могҗиза белән юкка чыккан" - мондый эчтәлекле...
-
Бәхетле гаилә
Өчкүлдә Савиновлар йорты әллә кайдан күренеп тора. Йорт хуҗалары авылда үзләренең тырыш, намуслы хезмәтләре белән ихтирам казанган. Савиновларның бер гаилә булып яши башлауларына да илле алты ел тулган…
-
Ярминкәдә катнаштылар
Казанда үткән ярминкәдә Иске Рәҗәп мәктәбе коллективы үзе җитештергән продукцияне сатып, тугыз мең сумнан артык табыш алды. Сатып алучыларга бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, болгар борычы, баклажан, кабак, алма, сөт, бал һәм йомырка кебек продукция тәкъдим ителде. Яхшы сыйфаты, чагыштырмача арзан бәясе белән аерылып торган бәрәңге, кабак, тозлы кәбестә һәм сөтне...
-
“Тавыш”та җиңүчеләр ачыкланды
Җырларга яратучы 2-9 класс укучылары арасыннан утыз бала беренче мәктәптә үткәрелгән "Тавыш" ("Голос") музыкаль проектында катнашты. Аларның унысы - "Актив катнашкан өчен", тугыз укучы - "Иң яхшы башкаручы" номинациясендә билгеләп үтелде, җиде башкаручыга тамашачылар күңеленә хуш килгән өчен призлар тапшырылды. Ә икенче класс укучылары бертуган Ольга һәм Елена Белоглазовалар, Артем...
-
“Наркотикларсыз тормыш"
Айлык кысаларында Ким урта мәктәбендә әнә шундый исем астында эчтәлекле тематик чаралар үткәрелде. Китапханәдә "Скажи жизни - да!" дигән күргәзмә ачылды. 7-11 класс укучылары арасында оештырылган листовкалар конкурсында Вероника Филиппова, Татьяна Баранова һәм Артем Салмин җиңүче дип табылдылар. Балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Елена Афонина һәм район прокуроры урынбасары...
-
“Суның товар булуын онытмагыз”
Район җәмәгать советының чираттагы утырышында су белән тәэмин итүгә кагылышлы булган проблемалар тикшерелде. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чакырылды. Әлеге мәсьәлә буенча "УКС" җәмгыятенең "Спас" филиалы директоры Александр Кривошеев чыгыш ясады. Докладчы билгеләп үткәнчә, шәһәрне бүген су белән тәүлегенә 3000 кубометр су кудыру куәтенә ия булган...
-
Яңа җитәкчеләр билгеләнде
Болгар дәүләт музей-тыюлыгы директоры итеп Фәргат Мөхәммәтов билгеләнде. Моңарчы бу урында эшләгән Рафаэль Мәхмүтов "Икмәк музее" җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнде. Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы итеп моңарчы Урта Йорткүл мәктәбендә укытучы булып эшләгән Гөлинә Кәримуллина сайланды.
-
Әлегә шикләнерлек нәрсә юк
Полиция хезмәткәрләре "Наркотикларсыз тормыш" оператив-кисәтү чарасы үткәрә. Чараның максаты - әлеге матдәләрнең кайдан китерелүен ачыклау, кешеләр җыела торган урыннарны бетерү, исәптә торучы кешеләр белән эшләрне активлаштыру, балигъ булмаучыларны наркотик матдәләр белән сату итүгә тартучыларны ачыклау. Оперативниклар уздырган рейдлар барышында тискәре фактлар ачыкланмаган. Әмма моның белән генә тынычланып калырга ярамый. Быел,...
-
Өлкәннәр көненә
Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр халкына үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт программасы әзерләгән. Бу- әлеге бәйрәм уңаеннан үткәрелүче чараларның берсе. 3 октябрьдә "Олимп" универсаль спорт залында пенсионерлар арасында "Буыннар старты" ярышлары үткәреләчәк. Ярышлар 13 сәгатьтә башлана. 5 октябрьдә "Октябрь" кинотеатрында кичке 5тә кинофильнар күрсәтеләчәк. Билетлар ташлама белән сатылачак. Моннан тыш, теләгән кеше...
-
Якташлары истәлегенә
Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелегендәге "Болгар" эзләнү отряды әгъзалары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары истәлегенә агачлар утырту эшенә керештеләр. "Болгарлес" дәүләт учреҗдениесе бушлай биргән 250ләп нарат һәм чыршы үсентеләре сугышта катнашучыларның авыл зиратындагы каберләрендә һәм Ким поселогы үзәгендәге һәйкәл яннарында үсәчәк. Моннан тыш, Трактор поселогындагы урамнарның...
-
Казанга – ярминкәгә
Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанда үтүче традицион ярминкәләрдә катнашалар. Башкала халкына алар бал, балык, сыр, икмәк-булка һәм токмач әйберләре, мал асраучыларга - ашлык һәм печән тәкъдим итәләр. Үз продукцияләрен эре хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр ("Болгар Арыш" җәмгыяте, "Болгар ХПП" җәмгыяте, "Спас икмәк комбинаты" җәмгыяте, Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыгы, "Спас...
-
Традицияләр кабат кайта
Районның һөнәри осталык конкурсында машина белән саву буенча иң яхшы операторлар катнашты.