26 июнь 2015 яңалыклары
-
“Для Вас” кафесы җиңде
Икенче ел рәттән җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында уздырылучы "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көне" конкурсында "Для Вас" кафесы җиңүче булды. Комиссия конкурска йомгак ясаганда ризыкның сыйфатына, хезмәт күрсәтү культурасына, залның бизәлешенә, музыкага, хәйрия акцияләренең ничек оештырылуына һәм башка сыйфатларга зур игътибар бирде. Жюри фикеренчә, "Для Вас" кафесы башка...
-
Яшьләр көне хөрмәтенә
Иртәгә шәһәрдә Яшьләр көне һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XXVIнче Бөтенроссия Олимпия көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Иртәнге 10нан 15 сәгатькә кадәр Рабига күлендә спорт ярышлары (дартс, пляж волейболы) үтәчәк, кич белән шәһәрнең үзәк стадионында бәйрәмдә катнашучылар өчен сәүдә нокталары хезмәт күрсәтәчәк, 19 сәгатьтә бәйрәм концерты башлана. Мәйданда балалар...
-
“Уылдык-“2015” операциясе кысаларында бозулар ачыкланды
"Уылдык-2015" операциясе барышында "Спас" дәүләт заказнигы хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуның җитмеш алты очрагын ачыклаган. Илле алты очракта балык тоту кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән: инспекторлар елгада балык тоту ятьмәләрен табып судан алган һәм юк иткән. Унбиш кеше заказник территориясенә керү һәм техника кую законын бозган, бер кеше балыклар уылдык чәчкән...
-
Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесендә тематик экскурсия булды
"Болгар" сәламәтлек-белем бирү үзәгендә ял итүче балалар өчен Истәлек билгесендә "Борынгы Болгар Идел буенда яшәүче халыклар өчен ислам бишеге" дигән тематик экскурсия уздырылды. Укучыларга борынгы болгарларның ислам динен кабул итү тарихы турында сөйләделәр, ювелир әйберләре, археологик табылдыклар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Экскурсия азагында балалар Татарстан Республикасының тарихи шәһәрләре - Казан, Болгар,...