26 февраль 2014 яңалыклары
-
Түзгәннәргә сабырлык биргән
Күптән түгел Антоновка авылында яшәүче Александра Сергеевна Фролова үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Барлык тормыш авырлыкларын үткән, сигез баласын кеше итеп, аякка бастыру өчен күпме көч куюын үзе генә белә торгандыр.
-
Яшь баскетболчылар – республиканың бронза призерлары!
Баулыда үткән "КЭС-баскет" мәктәп баскетбол лигасының региональ финалында шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең яшь баскетболчылары нәтиҗәле чыгыш ясады: Юрий Кузнецов һәм Валерий Наумов шәкертләре мәртәбәле республика бәйгесендә беренче тапкыр призлы урынга чыктылар.
-
Мәктәп спартакиадасы кысаларында
Күптән түгел Рабига күле буенда 6-8 класс укучылары арасында чаңгы узышлары буенча беренче ТР укучылар спартакиадасының зона ярышлары үтте. Кама аръягы зонасыннан тугыз район вәкилләре өч дистанциядә көч сынашты: кызлар - бер километр, егетләр километр ярым дистанциядә узышканнан соң, эстафетада иң җитезләр билгеләнде. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчле команда спартакиаданың...
-
Хоккей сезоны башланды
Районда хоккей сезоны безнең спортчыларның һәм Аксубай командасының очрашуы белән башланып китте. Бик киеренке барган уен кунакларның җиңүе белән тәмамланды. Бу өлкән командалар арасында кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында хоккей буенча республика беренчелеге зона турнирының турнир таблицасындагы безнең команданың күрсәткечен сизелерлек киметте. Ике тур уен үтсә дә, безнең команда...
-
Олимпиада нинди тәэсир калдырды?
Сочидагы кышкы Олимпиаданы бик күп кеше телевизор экраннарыннан аерылмыйча карап барды. Бүген кайбер газета укучыларыбыз үз тәэсирләре белән уртаклашалар.
-
Исәнлек-саулык теләделәр
Шушы көннәрдә Кураловода яшәүче Анна Борюшкинага туксан яшь тулды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, ветеран оешмалары вәкиле Михаил Тюленев, социаль хезмәткәрләр, туганнары һәм танышлары ихластан әлеге күркәм юбилее белән котладылар. Тыл хезмәтчәненә Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Тормыш кыенлыклары һәм язмыш сынаулары алдында югалып...
-
Мошенниклардан сак булыгыз
Теләсә нинди килешүнең үз куркынычы бар. Күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә дә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый килешүләрне иминләштерү өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек сатып алучы һәр кешегә бу объект турында мәгълүматны алдан алып куярга киңәш бирә. Моны онлайн режимда ведомствоның сайтында эшләргә мөмкин, моның өчен...
-
Кимчелекләр җитәрлек
Күптән түгел район Советының актлар залында коммуналь хезмәтләрнең үткән ел башкарган эшләренә йомгак ясалды.
-
“Җиңү эзеннән барабыз…”
Ел саен уздырылучы "Хәтер маршы" акциясе кысаларында районга республиканың "Ватан" берләшмәсе эзләнүчеләре килде
-
Ветераннар оешмасында яңа җитәкче
Район ветераннар оешмасы советы рәисе итеп яңа җитәкче - Михаил Тюленев сайланды. Бу оешмага җиде ел буе җитәкчелек иткән Юрий Зуйков сәламәтлеге буенча бу эштән азат итүләрен сорады. Ул озак еллар дәвамында бу берләшмәгә җитәкчелек итеп, районда ветераннар хәрәкәтен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Актив тормыш белән яшәгән, тынгысыз ветеран...
-
Туган телләр турында
2нче урта мәктәп укучылары делегациясе Идел буе регионы мәктәпләренең "Туган тел көне" региональ фестивалендә катнашты. Ул ЮНЕСКО халыкара кафедрасы инициативасы буенча оештырылды һәм Самара мәктәпләренең берсендә үтте. Анда катнашу хокукы "ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләр" проекты буенча эшләгән коллективларга бирелде, 2нче мәктәп шундыйларга керә. Безнең укучылар фестивальдә татар теле буенча мавыктыргыч һәм...
-
Бәйрәм концерты булды
Якшәмбе көнне район Мәдәният йортында Ватан сакчысы көненә багышланган бәйрәм концерты үтте. Сәхнәдән ветераннар һәм казаклар хоры, Маргарита Пензина, Ольга Лобанова, Алена Тимофеева, Гөлнәфис Сафина, Евгений Кременсков башкаруында җырлар яңгырады. Балалар иҗат мәктәбе укучыларының чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. Залда җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Камил Нугаев котлады....
-
Терлекчелеккә ярдәм
Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрнең саны йөз илле башка артты. Республиканың әйдәп баручы нәселле терлекләр үрчетүче Балтач районының "Яңа тормыш" хуҗалыгыннан "Болгар Арыш" ЯАҖ, Ленар Гыйниятуллин, Сергей Юрков, Андрей Синицин, Александр Планин, Любовь Спиридонова һәм Мөнирә Хәйдәрова крестьян (фермер) хуҗалыкларына 20шәр баш һәм...
-
Белгечләргә грант бирелде
Безнең район аграр тармагының дүрт хезмәткәре "ТР авыл хуҗалыгының иң яхшы белгечләре" республика конкурсы кысаларында, 100 мең сумлык грантка ия булды. Грантлар Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы агрономы Андрей Шиков, "Болгар "Востокзернопродукт" ААҖ инженеры Мансур Сафин, "Болгар Арыш" ЯАҖ зоотехник-селекционеры Любовь Макарова һәм ветеринария табибы Павел Усовка тапшырылды. Ә барлыгы...
-
“Башкарасы эшләр күп әле...”
Инде хәбәр ителгәнчә, узган пәнҗешәмбе көнне булган район Советы утырышында район башлыгы Камил Нугаев районның социаль-икътисадый үсеше турындагы отчет ясады.