25 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Иптәшләре алдында ант иттеләр
Алдан хәбәр ителгәнчә, узган җомгада "Олимп" универсаль спорт залында спорт учреждениеләрендә ачык ишекләр көне кысаларында, халык алдында дзюдочылар чыгыш ясадылар. Чара башланыр алдыннан җыелган тамашачыларга, ә кунаклар арасында район җитәкчелеге вәкилләре, шәһәр мәктәбе директорлары, шәһәр мәктәпләре һәм тармак технологияләре техникумы укучылары бар иде, секцияләрнең эше, спорт мәктәбендә тәрбияләнеп, төрле дәрәҗәдәге...
-
Тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге хөрмәтенә
Киләсе елда шәһәрдә Бөек Ватан сугышы елларында Казан оборона чиген эшләүдә катнашкан тыл батырлары хөрмәтенә мемориал төзи башлау күздә тотыла. Монда безнең районнан да меңнәрчә кеше катнашкан. Бу мемориал - аларның фидакарь хезмәтенә хөрмәт билгесе булачак...
-
Каракны эзлиләр
Икмәк музее хезмәткәренең сумкасыннан акча һәм кыйммәтле әйберләрен урлаганнар. Акча янчыгы һәм документлары салынган сумканы әлеге хатын ярдәмче бүлмәләрнең берсендә калдырган була. Бүлмәгә яңадан кергәч, эчен актарып идәнгә ташлаган сумкасын күреп исе китә. Тикшерүчеләр гаепле кешене эзлиләр.
-
Игътибарсызлык кыйммәткә төшә
Соңгы көннәрдә юлларда булган аварияләрдә кешеләр гомере өзелмәсә дә, транспорт хуҗаларына шактый материаль зыян килә. Ике автомобиль автозаправка станциясе янында бер-берсенә юл бирә алмаган: зур тизлек белән килүче "алтылы" модельдәге автомобиль борылучы чит ил машинасының арткы бамперына килеп бәрелә. Ике транспорт чарасын да ремонтларга туры киләчәк. Шәһәр базары тирәсендә килеп...
-
Уттан саклап калалар
Шәһәрдә узган атнада ике янгын чыгу очрагы теркәлгән. Торак йортларның берсендә электр чыбыгында кыска ялганыш килеп чыгу нәтиҗәсендә агач веранда стенасына ут каба. Төтен күтәрелүен күреп алган янгын часте хезмәткәрләре шунда ук фаҗига урынына машина җибәрәләр. Янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерәләр. Ә менә ут белән саксыз эш итү сәбәпле, шәһәрдәге...
-
“Теркәүдә һәм учетта үзгәрешләр турында”
1 октябрьдән "Хокукларны дәүләт теркәве һәм дәүләт кадастр учеты өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 250нче Федераль закон үз көченә керә. Хокукларны дәүләт теркәвенә кагылган төп үзгәрешләр: - күчемсез милек хокукын һәм аның белән килешүләрне теркәү срогы гаризаны һәм теркәүне үткәрү өчен кирәкле документларны кабул иткән көннән...
-
Ашлар тәмле булсын өчен
Укучылар Никольск мәктәп яны участогыннан мул уңыш җыеп алдылар. Бер гектардан артыграк бакчада төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары үсә. Аларны карап-тәрбияләп тору шактый мәшәкатьле булса да, җыелган уңыш мәктәп ашханәсендәге менюны төрләндерергә ярдәм итә. Мәсәлән, быел чия бик уңган. Аннан компот, кайнатмалар ясаганнар, бер өлешен туңдыргычка салганнар. Алманың бер...
-
Быел уңышлы чыгыш ясадылар
Безнең районның спорт сөючеләре Минзәләдә үткән республика авыл уеннарында катнашып, узган ел белән чагыштырганда зуррак уңышларга ирештеләр. Алар спортның ун төре буенча көч сынашты. Аеруча сигезенче урынга чыккан бадминтончыларны билгеләп үтәргә кирәк. Сыер савучылар Рафаэль Шәрипов белән Гөлия Сафина, механизаторлар Рөстәм Шәрипов һәм Владимир Пигалевлар уңышлы чыгыш ясадылар. Гер күтәрүчеләр...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы "РОСТО" ("ДОСААФ") иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Президент советы карары нигезендә, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов "Патриотлык өчен" билгесе белән бүләкләнде. Мондый бүләккә укытучы хәрби-патриотик хәрәкәткә керткән зур өлеше өчен лаек булды. Ул "Болгар" эзтабарлар отряды белән җитәкчелек итә һәм алар берничә ел буе Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган Бөтенроссия...
-
Ачыктан-ачык сөйләшү
"Без - халыклар дуслыгы өчен! Без - көчләүгә каршы!" - кадет мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханәдә оештырылган класс сәгате шундый исем астында үтте. Ул Татарстан Республикасында игълан ителгән "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында үткәрелде. Укучылар белән очрашуга ике дин вәкиле - Болгар мәчетенең имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт һәм Изге Авраамий чиркәвенең...
-
Батыр егет истәлегенә
Узган атнада Полянка урта мәктәбендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Василий Борисов истәлегенә багышланган тантаналы линейка булды. Исегезгә төшерәбез, Тын океан флотының Василий хезмәт иткән "Маршал Шапошников" корабында хәрби өйрәнүләр вакытында янгын чыга. Василий бу вакытта вахтада тора, ут чыккан җиргә иң якын торган кеше була. Ләкин ут телләрен...
-
Күңелләрдә ышаныч уята
Бүген, чәршәмбе көнне, шәһәрдә Изге Авраамий чиркәвенең ачылуына 25 ел тула. Бу уңайдан Спас районы халкын район башлыгы Камил Нугаев котлады. Шәһәр һәм район тормышында бу көннәрдә бик әһәмиятле вакыйга булды, диелә котлауда. Нәкъ егерме биш ел элек Болгарда Изге Авраамий чиркәве ачылды, ул җәмгыятьнең рухи үсешенә тагын бер уңай...
-
Йөгерешчеләр юлына ветераннар да, балалар да чыкты
Традицион Бөтенроссия "Милләтләр кроссы - 2013" кысаларында, узган якшәмбе көнне спортның бу төрен сөючеләр йөгерү юлында көч сынаштылар.