23 октябрь 2013 яңалыклары
-
“Без сезне көтәрбез...”
Узган җомга көнне район Мәдәният йортында көзге чакырылышка багышланган бәйрәм булды.
-
Уңганлык эштә күренә
Покровканы инде күптән "каргалган" авыллар рәтенә кертсәләр дә, биредә әле тормыш тәмам сүрелгән, дип булмый. Кыенлыкларны үз көчләре белән җиңәргә өйрәнгән берничә гаилә авыл җире өчен гадәти эш - терлек асрап көн күрә. Исмәгыйлевлар хуҗалыгында да маллар байтак.
-
Гамьсезлек бәласе
Әҗмәр авылы янында микроавтобус бер сыерны бәрдерә. Юл буенда ашап йөргән терлекне җиңел машина сигнал биреп куркыта. Сыер юл аркылы икенче якка чабып чыкканда микроавтобус тәгәрмәче астына килеп керә. Автобуста утырган кешеләр зыян күрми, ә менә автобус шактый яньчелә. Әлегә терлекнең хуҗасы табылмады, җирле авыл халкыннан бернинди хәбәр алынмады.
-
Игътибарсызлык бәхетсезлеккә китерә
Үткән атнада районда ике авария булды һәм анда кешеләр зыян күрде. Гусиха авылы янында килеп чыккан юл-транспорт авариясендә ун яшьлек кыз бала нык бәрелә. Машина йөртүче тизлекне арттырып, идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп каплана. Кыз бала артта утырган һәм адаптер белән беркетелгән булса да, аңа җитди зыян килә һәм...
-
Йортыгызга борчу кермәсен
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итүенчә, быел гына да район территориясендә 18 янгын чыккан. Бу узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Янгын 14 торак йорт һәм ишегалды корылмаларын юкка чыгарган, шулай ук 2,5 гектар бодай басуына һәм төзелеш вагонына зыян китергән. Янгыннар күбесенчә йорт хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә...
-
Өстәмә финанслау программасы гамәлдә
Агымдагы елда пенсия акчаларын өстәмә дәүләт финанслау программасында катнашу өчен район халкыннан 292 гариза алынган. Идарә белгечләре хәбәр итүенә караганда, үзләренең булачак пенсияләре исәбенә район кешеләре 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Ә бу программа биш ел эшләү дәверендә анда 864 кеше катнашкан. Программага керү турында 2013 елның 1 октябренә...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр: Пронин Николай Васильевич, 1нче урта мәктәп машина йөртүчесе, Кукушкин Александр Николаевич, Никольск урта мәктәбе машина йөртүчесе - озак еллык намуслы хезмәтләре өчен; Әюпов Фоат Хәниф улы, мастер, Тегулев Михаил Владимирович, юл төзүче машиналар һәм тракторлар ремонтлау буенча слесарь, Абдрахманов Ринат Хәбри улы, автогрейдер...
-
Урамда йөрерлек түгел...
Без, Приволжск авылының Клуб урамында яшәүчеләр, ярдәм булмый калмас, дип өметләнеп, газетага мөрәҗәгать итәргә булдык. Эш менә нәрсәдә. Идел буенда Габдрахман сәхәбә коесы янында ниндидер корылма төзи башлаганнар. Авыр йөк машиналары иртәдән кичкә кадәр шунда төзелеш материаллары ташый. Нәтиҗәдә безнең урам юлы ватылып бетте. Җәй көне коры вакытта моңа түзәргә...
-
Алтын куллы табиб
Табиб-стоматолог янына курыкмыйча йөргән кеше бармы икән. Ә менә безнең район хастаханәсендә табиб Илдус Нәҗип улы Габдрәшитов эшли башлаганнан бирле күпләр теш табибы янына йөрүдән курыкмый башлады. Аның янына өлкәннәр генә түгел, хәтта балалар да курыкмыйча керә. Ә бит баланы теш алдырырга яки дәваларга үгетләү бер дә җиңел түгел. Илдус...
-
Тынычлык һәм дуслык хакына
Узган елның июль аенда булган хәлләр гасырлар буе төрле милләтләр һәм диннәр арасында дуслык атмосферасы хөкем сөргән Татарстанда экстремистларның дини оешмаларга каршы гамәлләре, мондый хәлләрне булдырмый калу һәм үсеп килүче буында башка диннәргә толерантлык тәрбияләү буенча профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген күрсәтте. Шуларны исәпкә алып, республиканың "Татарстан - новый век" -...
-
Һөнәри белем бирү кысаларында
Икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучылары читтән торып Казан тикшеренү технология университеты белән таныштылар. Аны безнең районда бу уку йорты вәкилләре үткәрде. Югары уку йортына керү һәм уку шартлары, аның бай тарихы белән танышу укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Укучыларга "Зур химиянең киләчәге"...
-
Башкала табиблары кабул итте
Йөзгә якын кеше узган атнада 2нче республика клиник хастаханәсенең югары квалификацияле табибларына түләүсез күренә алды. Гражданнарны кабул итү безнең район хастаханәсендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылды. Кайбер авыруларга дәвалау курсын һәм тулы медицина тикшерүен үтү өчен клиник хастаханәгә юллама бирелде. "Бердәм Россия"леләр һәм табиблар киләчәктә дә бу...
-
Үзгәртү курсы белән
Никольск мәктәбе базасында үткәрелгән "XXI гасырда белем бирүне үзгәртү" тренингында берничә мәктәп укытучылары катнашты. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Educare International Consultancy" Сингапур компаниясенең бердәм проектын тормышка ашыру кысаларында, нәтиҗәле аралашу, хезмәттәшлек итү һәм командада эшләү күнекмәләрен алу максатында оештырылган. Ә тренерлар ролен мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика үзәге белгечләре...
-
Бәя бирү һәм ярдәм йөзеннән
Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау эшчәнлеген өйрәнү һәм бәя бирү, шулай ук методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан, узган атнада безнең районда ТР террорга каршы комиссиянең экспертлар төркеме эшләде. Төркем составына республиканың төрле көч структурасы һәм гражданлык ведомствосы белгечләре керде. Алар район эчке эшләр бүлеге, янгын часте, кизү торучы бердәм диспетчер...
-
Тыл хезмәтчәннәре истәлегенә
Шәһәр мәйданындагы һәйкәлләрнең берсе Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына багышланачак. Бу максаттан фашизм белән көрәштә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелискка реставрация ясау күздә тотыла. Батырлар Аллеясы һәм Хәтер стеласы барлыкка килгәч, аның янында әфган сугышы ветераннары җыела иде. Ләкин сугышчы-интернацоналистларга яңа һәйкәл куелгач, тыл хезмәтчәннәре батырлыгын мәңгеләштерү...