20 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Кул эшләре аңа җан тынычлыгы бирә
Лаеклы ялга чыгуны кайберәүләр түземсезлек белән көтәләр, дөрес, арада коллективтан аерылудан, эшсез калудан куркучылар да аз түгел. Ялга чыккач, кайберәүләр тегү-чигү эшләре белән мавыгып китәләр һәм шуннан үзләренә җан тынычлыгы табалар. Болгарда яшәүче Надеҗда Кузьмичева да шундыйларның берсе.
-
Булдырмаган эше юк
Вожида яшәүче Александр Бельбасовның кулыннан килмәгән эше юк. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган кеше. Кайчан гына карасаң да, нидер эшли, ясый ул. Авылдашлары да аңа еш мөрәҗәгать итәләр.
-
Болгар – аларның икенче ватаны
Әрмәнстаннан унҗиде ел элек күчеп килгән Рафик белән Лиана Джулакяннар өчен Болгар икенче ватаннарына әверелгән.
-
Биргән мөмкинлектән файдаланмыйлар
Болгарда яшәүче утыз ике яшьлек ир-ат суд залында ук кулга алынды, ул ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителеп, колония-поселениегә озатылачак. Урлаган өчен шартлы рәвештә ике елга хөкем ителгән бу кеше күп тапкырлар җәмәгать урыннарында исерек килеш йөри, сәбәпсез җәзаларны башкару инспекциясенә теркәү өчен вакытында килми. Моннан тыш, сынау срогын аңа инде...
-
Тозлый беләсезме?
Менә инде дүрт гасыр дәвамында кәбестә кешене туендыра һәм дәвалый. Бигрәк тә тозлы кәбестә файдалы - аның ярты стаканында организмның тәүлеклек ихтыяҗының өчтән берен канәгатьләндерерлек күләмдә С витамины бар. Тозлы кәбестә составында шулай ук каротин, тимер, В төркеме витаминнары, калий, кальций, натрий, марганец һәм башка тозлар да җитәрлек… Тозлау өчен...
-
Акчамы, әллә соцпакетмы?
1 октябрьдә федераль льготачыларның 2014 елга нинди социаль ярдәмне сайлаулары турында Пенсия фондына гариза бирү вакыты тәмамлана.
-
«Сударушка» килеп котлады
Туган көнендә Кузнечиха авылында яшәүче Екатерина Антонованы да күңелле сюрприз көткән: аның янына кунакка авылдашлары һәм Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сударушка" вокаль ансамбль әгъзалары килде. Алар педагогия хезмәте ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын 82 яшь тулуы белән тәбрик итеп бүләк тапшырдылар. Авыл үзешчәннәре аның хөрмәтенә җырлар башкарды....
-
Дзюдочыларның уңышы
Безнең дзюдочы Никита Борюшкин РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин кубогына үткәрелгән турнирдан кыйммәтле бүләкләр һәм иң матур ыргылыш ясаган өчен кубок белән кайтты. Ярышлар Казанның гимнастика үзәгендә үтте, анда Идел буе федераль округы, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсеннән 15 команда катнашты. Составында Никита булган Татарстан командасы Ногинск һәм Самарадан килгән...
-
Машинасыз йөри алабызмы?
22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильләрсез көн билгеләп үтелә. Аның кысаларында бу көнне шәхси һәм эш машиналарыннан мөмкин кадәр азрак файдаланып, атомсферага углекислый газ чыгуын мөмкин булганча киметүгә өндәүче акцияләр үткәрелә. Татарстанда бу акцияне үткәрергә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы яклап чыкты. Безнең район кешеләре дә ягулык кулланучы машиналардан бер генә көн...
-
Якшәмбе – Йөгерү көне
Традицион "Милләтләр кроссы" бу ялда спорт белән даими шөгыльләнүчеләрне генә түгел, актив ял итәргә яратучыларны да бердәм гаилә итеп җыячак. Бу спорт бәйрәме Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында үткәрелә. Анда катнашырга теләүчеләр "Олимп" спорт комплексы янында 9 сәгать 30 минутта җыелырга тиеш, ә ярышлар сәгать11дә башланып китәчәк. Йөгерешләрдә төрле яшьтәге кешеләр...
-
Кайгы берәүгә дә сорап килми
Амур өлкәсен су басу турындагы хәбәр берәүне дә битараф калдырмады. Ерак Көнчыгышка килгән бу бәла күпләрне хафага салды, су эчендә калган байтак шәһәр һәм поселокларны күреп йөрәк әрни. Салкын кыш җитәр алдыннан гына йорт-җирсез калган, яшәү өчен бернинди мөмкинлекләре булмаган кешеләр бигрәк кызганыч. Бүген алар игътибарга, җылы сүзгә һәм материаль...
-
Кечкенәдән үк урманны яратты
Урманнарның киләчәге безнең кулларда. Урман хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар бу эшкә аеруча зур өлеш кертә. "Болгар урманчылыгы" ДБУ җитәкчесе урынбасары Евгений Мулинов әнә шундыйлардан. Аны гаилә династиясенең эшен лаеклы дәвам итүче дип әйтергә була, чөнки әтисе Сергей Леонидович та гомере буе шушы өлкәдә хезмәт куйган. Евгенийның әйтүенчә, ул урманга кечкенәдән...