19 февраль 2013 яңалыклары
-
Футболчыларыбыз уңышы
Тренер Владимир Постников шәкертләре мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә зурлар арасында үткәрелгән зона ярышларының беренче этабында җиңүгә ирештеләр.
-
Аларның батырлыгы яшьләргә үрнәк
Узган атнада шәһәребездә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган митинг булды.
-
Павел Ермилов истәлегенә
Шәһәр шахмат клубы һәм пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге Павел Ермилов истәлегенә шахмат турниры үткәрергә тәкъдим итте. Павел Анатольевич озак еллар безнең район хастаханәсендә эшләде. Санитария табибы, психиатр-нарколог, ультратавыш белән тикшерү табибы хезмәттәшләренең һәм авыруларның хәтерендә намуслы, үз эшенә җаваплы караган, аны камил белүче белгеч, игътибарлы, ярдәмчел кеше булып саклана. Коллективның...
-
Мошенниклардан алдатмагыз
Күптән түгел безнең районда 2 тапкыр телефоннан алдау очрагы теркәлде.
-
Роскомнадзор кисәтә!
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү...
-
Акча хуҗасына килмәгән
Кәрәзле телефонына акча салырга теләгән берәү өч мең сум акчасыннан колак каккан. СМС-хәбәр аша банк картасыннан телефонга акча җибәргәч, акча аның телефон номерына килеп җитми. Соңрак сим-картаның аның исемендә булмавы ачыкланган. Акчаның кая китүен хәзер тикшерү ачыкларга тиеш.
-
Әбисен кыйнап торган...
Даими рәвештә әбисен кыйнап торган Аграмак кешесенә карата җинаять эше ачылган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итәргә курыккан. Өйләрне тикшереп йөргән участковый аның йөзендәге күгәргән эзләрне күреп, эшнең нәрсәдә булуын аңлаган. Аның шиген күршеләр дә раслаган. Психик авыру булган бу иргә хәзер суд җәзасы яный. Бу...
-
Караклар йоклап ятмый
Караңгы төндә билгесез кешеләр "Болгар" кафесыннан әйберләр урлаганнар. Алар арткы ишекнең йозагын ватып керәләр. Иртә белән кафе хезмәткәрләре азык-төлек һәм спиртлы эчемлекләрнең урлануын белә. Бу факт буенча тикшерү эшләре бара.
-
Икенче урынны алды
Аксубайда Бөтенроссия "КЭС-баскет" проекты кысаларында 1994 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында узган зона турнирында безнең команда икенче урынга лаек булды. Башта алар ышанычлы рәвештә Алексеевск, Яңа Чишмә, Базарлы Матак һәм Чирмешәннән килгән яшьтәшләрен җиңделәр, аннары ярымфиналда Нурлат командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Бары тик финалда гына турнир хуҗаларына дүрт очко...
-
Безнең мәргәннәр төз ата!
Анна Семенова, Эльза Мөхәммәтова, Андрей Смоленцев, Роман һәм Семен Столяровлар пневматик пистолеттан ату буенча Татарстан чемпионнары булдылар. 1996-1998 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында пуля белән ату буенча уздырылган республика беренчелеге бәйгесендә җиңүчеләрне ярышка тренер Александр Татиевский әзерләгән. Аларның барысы да Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен республиканың җыелма...
-
Мәктәп белән таныштылар
Антоновка балалар бакчасының өлкән группасына йөрүчеләр өчен мәктәпкә экскурсия оештырылды. Балаларны булачак укытучылары Надежда Савельева каршылап, алар белән математика, уку һәм сәнгать тәрбиясе буенча дәресләр үткәрде. Аннары балалар мәктәп музеенда булып, күргәзмәгә куелган экспонатларны бик кызыксынып карадылар.
-
Кыйммәтле бүләкләр тапшырылды
Шәһәр мәктәбе укучылары "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактика акциясе кысаларында үткәрелгән "Беренче класс укучысына мәктәпкә имин барып җитәргә ярдәм ит" республика конкурсында призер булдылар. Беренче мәктәпнең "Пчелка" отряды вәкилләренә (Ирина Лазутина, Кирилл Гусев, Анна Фролова, Камилла Хөснетдинова) - "Компьютер презентациясе" номинациясендә, ә район балалар думасының авторлар коллективына (Ангелина Сәетова, Игорь...
-
Авыл спартакиадасы башланды
Авыл җирлекләре спартакиадасы Иске Рәҗәп һәм Кузнечихада спортның сигез төре буенча ярышлар белән башланып китте. Якын авыллардан килгән спорт сөючеләр волейбол, өстәл теннисы, шахмат, шашка, чаңгы эстафетасы, гер күтәрү, канат тарту һәм бадминтон буенча көч сынаштылар. Тулысынча комплектлаштырылган (утыз кешегә якын) җирлек командалары үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә киеренке...
-
Отчет хупланды
Район Советының чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Аларның берсе - 2012 елда контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турындагы отчет, бу мәсьәлә буенча палата рәисе Николай Соколов чыгыш ясады. Ул эшчәнлекнең төп юнәлешләрен - эксперт-аналитика, контроль-ревизия эшчәнлеген яктыртты. Үткәрелгән тикшерүләр, контроль чараларның нәтиҗәсе төрлечә булуын билгеләп үтте. Кайбер мәсьәләләр буенча уңай үзгәрешләр булса...
-
Киләчәккә катгый таләпләр куела
Март ае башында район Советы утырышы үткәреләчәк, анда узган елга йомгак ясалачак һәм киләчәккә бурычлар билгеләнәчәк. Сезнең игътибарга район башлыгы Камил Нугаевның депутатлар алдына тикшерүгә куелачак чыгышын тәкъдим итәбез.