18 сентябрь 2013 яңалыклары
-
“Ватанны сакларга әзер!”
Районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында армиягә кадәрле яшьтәге егетләр арасында кадет мәктәп-интернаты базасында үткәрелгән муниципаль этап шундый чакыру астында үтте. Ярыш программасына сафта йөрү, полиатлон, автоматны кем тизрәк сүтеп җыю буенча конкурс та кертелгән иде. Көрәш киеренке барды, барлык командалар җиңүгә омтылды. Мәсәлән, сафта йөрү конкурсында кадет мәктәбе укучыларына тиңнәр...
-
Никитага тиңнәр булмады
Россия спорт мастерына кандидат, Болгардагы икенче урта мәктәп укучысы Никита Борюшкин Чабаксар шәһәрендә яшүсмерләр арасында самбо буенча үткәрелгән "Прерванный полет" Бөтенроссия турнирында беренче урынга лаек булды. Әлеге ярышлар Россия Герое, Бөтенроссия самбо федерациясенең попечительләр советы әгъзасы, генерал-полковник Геннадий Трошев истәлегенә багышланды. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң көчле спортчылар Россия беренчелегендә катнашу...
-
Губернатор Кубогында – өченче
Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Кубогы өчен чыгыш ясап, безнең олырак яшьтәге хоккейчылар өченче урынны алдылар. Турнирда кырык яшьтән олырак ир-атлардан торган алты команда катнашты. Безнең спортчылар ышанычлы уен күрсәтеп лаеклы рәвештә беренче өчлеккә эләгә алды. Алар Иске Майна эшчеләр бистәсеннән килгән яшьтәшләрен җиңсә дә, Россия беренчелегендә катнашып тәҗрибә туплаган...
-
Чаңгычылар уңышы
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Виктор Ермилин, Игорь Бондарев һәм Артем Главнов республиканың яшьләр җыелма командасы составына кертелде. Сентябрь башларында алар район командасы составында чаңгычыларның Яшел Үзәндә уздырылган җәйге чемпионатында катнаштылар. Спортчылар кросс һәм роллерлы чаңгыда узышу буенча көч сынашты. Безнең команда авыл районнары арасында икенче урынны алды. Яшүсмерләр арасында Валентина...
-
Педагоглар ярышты
Узган шимбәдә җәйге спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләре арасында район ярышлары булып үтте. Спартакиадада 17 команда катнашты. Ярыш программасына озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, 100 метрга йөгерү, гер күтәрү, мишеньгә ату, армрестлинг, бадминтон һәм аркан тарту кебек спорт төрләре кертелгән иде. Киеренке көрәштә беренче урынга коррекция мәктәп-интернат командасы чыкты. Икенче һәм өченче...
-
Бүләкләргә лаек булдылар
"Солнышко" шәһәр балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм анда йөрүче балаларга Бөтенроссия иҗади конкурсларның җәйге турында катнашкан өчен бүләкләр тапшырылды. Аерым алганда, "Электрон ярдәмче" конкурсында беренче урынны алган өчен - тәрбиячеләр Вәсилә Мәҗитова, Татьяна Наумова, Татьяна Королева, Наталья Пиманова, Марина Советникова, икенче урын өчен нна Зеленовская, Мәүлия Вәлиева дипломнарга лаек булдылар. Ә...
-
Бу турыда һәр пенсионер белергә тиеш
Кешеләрне пенсия белән тәэмин итү буенча сораулар һәркемдә килеп туарга мөмкин. Еш очрый торган сорауларга бүген Пенсия фонды идарәсе белгечләре җавап бирә.
-
Укучылар танылган шагыйрь белән очрашты
Милли киемнәрдән киенгән Иске Рәҗәп укучылары Казан кунагы - Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харисны күркәм гадәт буенча чәк-чәк белән зурлап каршы алдылар.
-
Сорауларыгыз бармы?
20 сентябрьгә билгеләнгән бушлай Юридик ярдәм көне кысаларында, халыкны адвокат һәм юрист кабул итәчәк. Аларга сорауларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин. Кабул итү бүлмәсе кинотеатр бинасында урнашкан. Алдан язылу өчен телефоннар: 8-9276790451, 3-06-42.
-
Дзюдочылар җыела
Җомга көнне, "Олимп" универсаль спорт залы базасында республика Ачык ишекләре көне кысаларында дзюдочыларның күрсәтмә чыгышлары уздырыла. Бу чара спортның әлеге төрен үстерү максатын күздә тотып үткәрелә. Шулай ук спорт мәктәпләре арасында оештырылган республика конкурсына да йомгак ясалачак. Кыскасы, спортның әлеге төрен яратучыларны төштән соң сәгать өчтә спорт бәйрәмендә көтеп калабыз.
-
Мәктәпләр акча эшли
Узган шимбәдә шәһәр көненә багышлап уздырылган ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән продукцияне сатудан биш мең ярым сум акча кергән. Шәһәр халкына Полянка, Өчкүл, Никольск, Ким, Урта Йорткүл һәм Көек мәктәпләре үз продукциясен тәкъдим итте. Алар сатуга бәрәңге, кәбестә, кишер, ташкабак, баклажан, алма, йомырка, бал, ашлык фуражы алып килгән иде. Аеруча бәрәңге,...
-
Хезмәт ветераннарына – котлаулар
Иске Рәҗәп авылында яшәүче Шәмсия әби Сөләймановага шушы көннәрдә туксан биш яшь тулды. Шәмсия әби озак еллар колхозда төрле тармакларында намус белән эшләгән, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр авылның медицина пунктында санитарка булып та эшләргә туры килгән. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы советы...
-
Оештыру комитеты утырышы
Кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча район оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты. Утырышта доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена...
-
Шәһәребезнең ике гасырдан артык тарихы бар
Узган шимбә көнне шәһәребездә Спас-Куйбышев-Болгар шәһәренең төзелүенә 232 ел тулуга багышланган бәйрәм булды.