14 август 2013 яңалыклары
-
Игенчеләр быел да сынатмый
Соңгы елларда һава торышындагы үзгәрешләр аграрийларны ничек кенә сынаса да, уңышның язмышы күбесенчә җирдә эшләгән игенчеләргә бәйле. Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыгының игенчеләр отряды ел саен бу хакыйкатьне ачык аңлый. Аяз көннәрдә җитештерүчән эшләп, алар көзге бодайны җыеп алганнар, хәзер арпа һәм сабан бодаен суктырырга җыеналар.
-
Велосипед урлаган
Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз күршесенең велосипедына кызыккан. Югалу турында ир-ат шунда ук полициягә хәбәр итә. Вакыйга булган урынга килгән участковыйлар шаһитләрдән сораштырганнан соң, велосипедның күрше хатын фатирында булуы ачыкланган. Берничә тапкыр җәзага тартылган бу хатын-кызга хәзер тагын закон алдында җавап тотарга туры киләчәк.
-
Иминлек турында онытмагыз
Бу көннәрдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Шлем - всему голова" дип исемләнгән оператив-профилактика чарасы үткәрә. Аның төп максаты - мотоцикл һәм скутерлар белән шлем кимичә генә идарә иткән кешеләргә игътибарны җәлеп итү. Моның өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль юлларында рейдлар һәм контроль пунктлар оештырачак. Операция башланганнан бирле мондый бозулар өчен берничә...
-
Кеше милке кызыктыра...
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенә караган асфальт җәя торган машинадан 90 литр дизель ягулыгын урлау очрагын хокук саклау органнары тиз арада ачканнар. Техника Тукай янындагы кыр станында торган. Авылда яшәүче берәү моннан файдаланып, бушлай солярка алырга җыенган. Тик аны чираттагы профилактика рейдын үткәрүче полиция хезмәткәрләре шунда ук тотканнар. Кимда яшәүче берәүнең гаражыннан асылмалы...
-
“Сәләт” – Болгар җирендә
Якшәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар лагеры төзелеп, анда «Сәләт» республика профильле сменада катнашучылар ял итте. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. «Сәләт» лагерында республика олимпиадалары, иҗади конкурслар, спорт бәйгеләрендә җиңеп чыккан, балалар һәм яшьләр хәрәкәте лидерлары булган яшьләр ял итә. Лагерь өч йөз кешене берләштергән унбер отрядка бүленгән. Яшьләрнең...
-
«Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме турында положение
Хәзерге вакытта «Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен булдыру турында мәсьәлә хәл ителә. Шуңа бәйле эшләнгән проектны без фикер алышу һәм өстәмәләр кертү өчен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Проект буенча тәкъдимнәрне һәр кеше кертә ала. Аларны район Советына яки аның рәсми сайтына җибәрергә мөмкин. Проект 1. Гомуми положениеләр «Спас муниципаль...
-
Африка чумасы һәм ящурдан ничек сакланырга
Россия Федерациясендә терлекләрнең ящур һәм дуңгызларның Африка чумасы белән авырулары буенча хәл кискенләште.
-
Марков Анатолий Алексеевич
7нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясеннән тәкъдим ителгән. 1964 елның 25 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Фадеевка авылында тудым. 1971 елдан алып 1981 елга кадәр Кошки урта мәктәбендә белем алдым. 1982 елдан 1984 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем....
-
Амосов Лев Николаевич
5нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. «Гадел Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән. Сентябрь башында безнең авыл буенча депутатларны чираттан тыш сайлау булачак. Мондый чара район хакимияте карары белән яңа - Урта Йорткүл авыл җирлеге төзелү белән бәйле. Ә безнең вәкаләтләрнең срогы (хәзерге вакытта мин Иж-Борискино...
-
Дүртенче смена башланды
"Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә дүртенче смена эшли башлады. Лагерьда район мәктәпләре активистлары ял итә. Балалар атна дәвамында төрле күнекмәләр алачак. Бу күнекмәләр аларга төрле эшләрне оештырганда, социаль проектлар төзегәндә кирәк булачак. Моннан тыш, балалар көн саен спорт ярышларында, төрле күңел ачу чараларында катнашалар.
-
Ныклы контрольгә алынды
Узган атнада район башлыгы Камил Нугаев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды. Муниципаль милектәге җир биләмәләрен биргәндә һәм алардан файдаланганда җир турындагы законның ничек үтәлеше турында икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме оперуполномоченные полиция капитаны Алексей...
-
Басуларда эш кайный
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район игенчеләре ашлыкны 25200 гектардан җыеп алган. Бу барлык мәйданнарның 57 процентын тәшкил итә. Механизаторлар арыш суктыруны тәмамлаган, көзге бодай һәм солыны соңгы гектарлардан җыеп алалар, арпа чәчелгән басуларда да эш кайный. Соңгы араларда явып үткән яңгырлар арпа, солы һәм карабодайның коелуына...
-
Күрешүләр тагын насыйп булсын
Узган шимбә Болгарда Спас якташлыгының чираттагы утырышы булды. Әлеге чарада йөздән артык кеше катнашты.