14 июнь 2013 яңалыклары
-
Яшәү шатлыгы бүләк итә
Хирургия бүлеге мөдире Ражавали Кожоев турында бүген район үзәк хастаханәсендә иң тәҗрибәле табибларның берсе, диләр. Ул бу һөнәргә утыз ел гомерен багышлаган, аның тугыз елын безнең районда эшли.
-
Балаларның яраткан табибы иде
Кайчандыр бергә эшләргә туры килгән кешеләрне еллар үтә барган саен олы бер ихтирам хисе белән искә аласың.
-
Бакчаларга ничек ярдәм итәргә?
"Бу җәйдә бакчада төрле корткыч бөҗәкләр бик күп. Алмагач, чия куаклары, кура җиләге, башка культураларны үлән бете сырып алды. Яңа гына утыртылган помидор һәм борыч үсентеләре тамырларын ниндидер бөҗәкләр кимерә. Май коңгызы личинкасына да охшаган. Үсемлекләргә ничек ярдәм итәргә?" Газета укучыбыз Татьяна Макарованың әлеге соравына җавап бирүне үтенеп, без "Россельхозцентр"...
-
Яшүсмер һәм җәй
Беренче июньдә районда "Яшүсмер-2013" дип исемләнгән ведомствоара профилактик акция башланып китте. Шуңа бәйле балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия планы төзеде. Аның нигезендә махсус учетта торган һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга җәен эш табып бирү, аларның күңел ачуын, сәламәтләндерү лагерьларында ял итүен оештыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"ВЗП Болгар" җәмгыяте бозау караучысы Роза Фирдүс кызы Әүхәдиева һәм механизатор Александр Васильевич Глухов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларның авыл хуҗалыгын үстерүгә, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен арттыруга керткән өлеше әнә шулай бәяләнде. "ВЗП Болгар" җәмгыятенең отряд җитәкчесе Владимир Александрович Соколовка Татарстан Республикасы авыл...
-
Суд залыннан – төрмәгә
Суд тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен Болгарда яшәгән берәүне ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясеннән хәбәр итүләренә караганда, утыз ике яшьлек бу кеше әйбер урлаганы өчен ирегеннән сынау шарты белән ике елга мәхрүм ителгән булган. Шуңа да карамастан, җәмәгать урыннарында исереп йөргән, инспекциягә килеп теркәлү үтәргә дә...
-
Җитешсезлекләр бетерелергә тиеш
Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре районның мәктәпкәчә учреждениеләре һәм мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады. Мәсәлән, Татар Такталы авылында башлангыч мәктәп, авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан бинада янгын чыгуны белгертүче сигнал бөтенләй юк. Булган искесен күптән сүтеп алганнар, ә менә яңасын урнаштыруга акча табылмаган. Моннан тыш, тиешле инструкцияләр эшләнмәгән,...
-
Бәйрәм хөрмәтенә
Приволжск Мәдәният йортында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Авыл халкы казаклар хоры башкаруында яңгыраган патриотик җырларны яратып тыңлады. Тамашачылар шәһәрдән килгән үзешчән артистлар - Нина Илюшина, Галина Кипрова, Ольга Лобанова талантына да югары бәя бирде. Концертта авыл халкы да теләп катнашты. Татьяна һәм Артем Бикчуриннар, Виктория Хисмәтуллина, Сергей Елистратов,...
-
Аларга карап башкалар өйрәнсен
Район семинары барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре Бугровкадан Рамил Хәбибуллин һәм Кимнан Выжловларның гаилә фермасында эшләрне оештыру тәҗрибәсе, "Болгар Арыш" җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләүнең барышы белән таныштылар. Бу хуҗалыкларның эше һәрчак мактауга лаек, биредә малларны асрау өчен әйбәт шартлар тудырылган. Хәбибуллиннар, мәсәлән, 30 башка исәпләнгән тагын бер...
-
Терлек азыгы турында кайгырту – төп бурычыбыз
Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаевның район халкына мөрәҗәгате. Хөрмәтле якташлар! Мин сезгә авыл хуҗалыгына кагылган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ә бу мәсьәләләр барыбызга да кагыла. Корылык сәбәпле, районда бүген хәл шактый катлаулы. Басулар өчен бик кирәк булган яңгырлар инде 40 көннән артык яуганы юк. Бу шартларда эшләү Урта...
-
Печәнне вакытында хәзерлик
Күпьеллык үләннәрне печәнгә чабу, яшел азык һәм сенаж хәзерләү буенча махсус отрядлар район басуларында актив эшлиләр. Шулай ук басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү дә тулы көч белән бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, "Болгар Арыш" җәмгыятендә терлек азыгын хәзерләүгә зур игътибар бирелә. Югары җитештерүчәнле чит ил техникасы...
-
Җиң сызганып эшкә керештеләр
Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында узган атнада печән чабуга керештеләр.