13 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Тагын сыер гаепле
Чит ил машинасында берәү Вожи янындагы юлда сыерны бәрдергән. Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, бу инде бер ай эчендә шушы ук юлда теркәлгән өченче очрак. Бу юлы сыерга килеп бәрелгән машина кюветка төшеп капланган. Бәхеткә, салонда ул үзе генә булган, машина йөртүче зыян күрмәгән. Ә менә кыйммәтле машина бик нык ватылган,...
-
Үч алып, үзенә зыян ясаган
Ут төртү аркасында Аграмакта яшәүче бер хатынның йорт яны корылмалары тулысынча янып беткән. Соңыннан ике арада тавыш килеп чыгып, утны үч итеп кияве төрткәнлеге ачыклана. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җиткәннәр һәм йортны уттан саклап калганнар. Ә ут төртүчегә хәзер суд алдында җавап тотарга туры киләчәк.
-
Мәктәпкә ярдәм иттеләр
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең математика классы китаплар һәм кирәкле әдәбият белән тулысынча тәэмин ителде. Бу игелекле гамәле өчен эшмәкәр Владимир Монаховка барысы да рәхмәтле. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка да мәктәпкә спорт әйберләре - ботинкалары белән пластик чаңгылар бүләк иткәне өчен рәхмәт әйттеләр. "Болгарлес" дәүләт учреждениесе җитәкчесе Сергей Пензинның...
-
Рәхмәт хаты тапшырылды
"Идел" яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино) үткән Татарстан ирекле яшьләр форумы эшендә безнең район делегациясе дә катнашты. Укучылар Анна Спирина, Ангелина Сәетова, Егор Васильев Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова белән берлектә форумда "Яшь чагында биеп кал" проектын тәкъдим иттеләр. Укучыларга - сертификатлар, аларның җитәкчесенә Татарстан Республикасында ирекле яшьләр хәрәкәтен үстерү...
-
“Чайка”дагы чигү үрнәкләрен – музейга
"Чайка" балалар йортында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы булышлыгы белән "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткән "Тыныч тормышта яшәп иҗат итик" бәйрәмендә катнаштылар. Балалар алдында иҗат коллективлары һәм волонтерлар республика территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятын чагылдыручы концерт белән чыгыш ясадылар. Фойеда кул эшләре күргәзмәсе әзерләнде. "Чайка" коллективының...
-
Яшь биологларга бүләкләр
Казанда үткән яшь биологларның өченче республика турнирында шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары командасы иң яхшыларның берсе дип табылды. Республиканың "Учак" балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында үткән әлеге чарада республика шәһәрләреннән 18 команда катнашты. Ангелина Сәетова, Ангелина Зәйнуллина, Арина Баранова, Виктория Малышкина һәм Ирина Самарцевадан торган безнең команда барлык сынауларны уңышлы...
-
Булдырасыз, яшь осталар!
Кузнечиха урта мәктәбе каршында эшләп килүче "Осталар шәһәре" өстәмә белем бирү берләшмәсе "Ватан" халык иҗатының VI ачык республика яшьләр фестивалендә катнашып икенче урынга лаек булды. Түгәрәк әгъзалары үзләренең остазлары Надежда Каштанова белән конкурска "Кызыл кояш" киемнәр коллекциясе әзерләп тәкъдим иткән. "Уникс" мәдәни-спорт комплексында үткән ярымфиналда эшләрне Анастасия Христофорова белән Дарья...
-
Олы хөрмәткә лаек кеше
Билгеле булганча, табиб - җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Алар халык арасында да иң абруйлы кешеләр. Үз гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган Владимир Ергачевны әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.
-
Изге туфрак...
Авылның һәр агачы, һәр ташы, һәр кошы безгә якын, газиз һәм изге. Кеше үзенең туган илен, туган җирен, нигезен мәңге күңелендә йөртә, төшләрендә күрә, сагына, моңлана.
-
2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елның планлы чорына “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлек бюджеты турында Спас район Советы карары Россия Федерациясе Бюджет кодексының 3, 9, 15, 184нче маддәләре, “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә
карар бирә: 1. 2014 елга "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджеты төп нигезләрен расларга: - "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетының гомуми кереме 457220,2 мең сум; - "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетының чыгым күләмен 457220,2 мең сум; - "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең бюджет дефициты 0 сум; - 2014...
-
Яшь футболчылар – өченче урында
Үткәрелгән дүрт матчның өчесендә үз капкаларына бер туп керттермәсәләр дә, тренер Владимир Постников шәкертләре "Олимп"та 1999-2000 елда туган егетләр арасында үткәрелгән мини-футбол буенча ТР беренчелегенең зона турнирында бронза призеры гына булдылар. Ярышларда Кама аръягы зонасыннан иң яхшы алты команданы җирәбә салып, ике төркемгә бүлделәр. Алдагы уен нәтиҗәләре буенча беренче һәм...
-
Сәламәтлек өчен зыянлы
Приволжскида яшәүче бер кеше суррогат алкоголь белән агуланып, хастаханәдә үлгән. Бу инде районда җирле сәүдәгәрләр сата торган начар эчемлекләр белән агулануның беренче очрагы гына түгел. Еш кына этил спирты урынына шешәләрдә агулы катнашмалар һәм техник спирт булуы ачыклана. Мондый алкогольне куллану сәламәтлек өчен бик зыянлы һәм ул үлемгә китерергә мөмкин.
-
Китапханәчеләр – экологик тәрбия турында
Китапханәчеләрнең чираттагы район семинарында үсеп килүче буында экология культурасын формалаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды. Соңгы елларда табигатьне саклауга аеруча зур игътибар бирелә башлады. Бу эшне балалар бакчасында ук алып баралар. Табигатьне, бөтен тереклек дөньясын кадерләп саклау нәниләр күңеленә яшьтән үк кереп калырга тиеш. Алар кечкенәдән кешелекнең яшәеше табигатебезнең, сулыкларның, урманнарның...
-
Яхшы хезмәт итеп кайтыгыз!
Узган атна ахырында һәм бу атна башында Кораллы Көчләр сафында хезмәт итәчәк егетләрне Татвоенкоматның җыела торган пунктына озаттылар. Бу чакырылыш кампаниясе барышында Ватан сакчылары сафына безнең районнан кырыкка якын егет китәргә тиеш. Аларга төрле частьләрдә, төрле урыннарда хезмәт итәргә туры киләчәк, армиядән ныгып, чын ир-егетләр булып туган якларына әйләнеп кайтырлар....
-
Кулланучылар ышанычы акланырга тиеш
Быел Бөтендөнья сыйфат көне 14 ноябрьгә туры килә һәм "Сыйфатлы җитештерелгән - уңыш өчен җитештерелгән!" шигарь астында билгеләп үтелә. Бу көн 1989 елда булдырылды һәм БМО каршындагы иң зур халыкара оешмалар инициативасы буенча үткәрелә. Чараның төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын тәкъдим ителә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатына җәлеп итү....