11 апрель 2014 яңалыклары
-
Техника чәчүгә әзер
Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгында язгы чәчүгә чыгар алдыннан тракторларны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы ышанычлы эшләсен өчен тагын бер тапкыр тикшереп чыгалар.
-
Халыкка тынычлык, иминлек кирәк
Бөек Ватан сугышы елларында безнең илдә якыннары сугышта катнашмаган бер генә гаилә дә булмагандыр. Сугыш беткәнгә озакламый җитмеш ел тула, ләкин һәр гаиләдә ул елларның истәлеге кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.
-
Беренче мәктәп командасы җиңде
"Олимп" комплексында 1996 елда туган һәм аннан өлкәнрәк укучылар арасында "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда беренче урта мәктәп командасы җиңеп чыкты, команда составында Руслан Огневский, Адель Минсафин, Александр Изосимов, Алексей Тегулев һәм башкалар чыгыш ясады. Алар барлык көндәшләрен ышанычлы җиңделәр. Икенче урынга - 2нче мәктәп, өченче урынга...
-
Өченче этаптан соң – икенче урында
Базарлы Матакта үткән мини-футбол буенча ирләр командалары арасында республика беренчелегенең өченче этабында безнең команда икенче урында бара. Беренче очрашуда безнең егетләр кыр хуҗалары - Әлки футболчылары белән очрашып, 4:2 исәбе белән җиңделәр. Тупларны Александр Изосимов, Эдуард Малыгин, Андрей Пашагин һәм Валерий Бердников кертте. Икенче уенда безнекеләргә бу группада алда барган...
-
Сәламәтлек көнендә
Мәктәптә Сәламәтлек көне мәктәп линейкасы белән башланып китте. Анда "Иң сәламәт класс" конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Бу конкурс иң актив, дус яшәгән, сәламәт яшәү рәвешенә омтылган коллективларны билгеләде. Нәтиҗәдә 3А, 4В, 6А, 9А һәм 10 класс укучылары җиңде. "Спорт белән дуслар" класс сәгатьләре, мәҗбүри музыкаль зарядка, төрле ярышлар - Сәламәтлек...
-
“Талантлар йолдызлыгы”
1нче шәһәр урта мәктәбендә ата-аналар өчен шундый исемдәге хәйрия концерты оештырылды. Тамашаны педагог-оештыручы Юлия Филиппова әзерләгән. Программага төрле җырлар, биюләр, шигырьләр, сәхнә миниатюралары керде. Концерт барышында мәктәп тормышында актив катнашкан ата-аналар билгеләп үтелде. Лазутиннар, Бедовлар, Гусевлар, Фроловлар, Сәгыйровлар, Авдеевлар гаиләсенә татлы призлар һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ә ата-аналар комитеты балаларның...
-
Рабига күленең тарихы
Район үзәк китапханәсенә Ринат Вафин һәм Дмитрий Никитинның "Тайны болгарского метеорита" дигән китабы кайтты. Китапта безнең Рабига күле барлыкка килү тарихына анализ ясалган. Авторлар ун ел дәвамында күлнең урынын һәм аның тирә-якларын тикшергәннән соң, меңләгән ел элек монда зур метеорит төшкән, аннан калган чокырда түгәрәк Рабига күле хасил булган, дигән...
-
Отчет кампаниясе башланды
1 апрельдә Пенсия фондына агымдагы елның беренче кварталы өчен эш бирүчеләрдән бердәм формадагы отчет кабул итү башланды. Персонифицияле учет бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева хәбәр иткәнчә, аны 323 кеше тапшырырга тиеш. Агымдагы елның беренче кварталында алынган 23436,6 мең сумны шәхси счетларга бүлергә кирәк булачак. Отчетның яңа формасы һәм аны тутыру тәртибе...
-
Үзара салым: акча нинди эшләргә тотыла?
Май аенда районның күпчелек авылларында референдум уздырылып, халыктан үзара салым җыю мәсьәләсе хәл ителәчәк. Авыл кешеләре моңа ничек карый?
-
Бердәм булганда гына коррупциягә каршы торырга мөмкин
Кичә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
-
Кызыклы чаралар үткәрелде
Татар театрына багышланган "Мин татарча сөйләшәм" сигезенче республика акциясе кысаларында, Никольск мәктәбендә кызыклы чаралар шактый уздырылды. 11 класс укучылары сигезенче классларга күренекле татар драматургы һәм режиссер Кәрим Тинчуринның иҗади мирасы турында сөйләделәр. Каролина Казакова, Дарья Егорова һәм Анна Колесова хәзерләгән хәбәрләр иң яхшысы дип табылды. Тугызынчы класс укучылары мәктәп китапханәчесе...
-
Грамота һәм сертификат тапшырылды
Антоновка урта мәктәбенең җиденче класс укучысы Арина Чегодаева Мәскәүдә узган "Вышгород -2014" мәктәп укучыларының Х тикшеренү эшләре конференциясе эшендә катнашты. Башкаланың "Интеллектуаль" сәләтле балалар мәктәбендә Мәскәүнең мәгариф департаменты, Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты һәм дәүләт гуманитар фәннәр университеты җитәкчелегендә узган өч көнлек форумга Россия һәм Белоруссиянең тугыз төбәкләреннән вәкилләр...
-
Мәдәният йортына бүләк
Красная Слобода мәдәният йортында хәзер бильярд һәм теннис өстәлләре, бу уеннар өчен кирәк-яраклар бар. Кыйммәтле җиһазлар район бюджеты хисабына сатып алынды. Хәзер инде Красная Слобода яшьләренең күбесе бильярд һәм теннис уйнарга теләп йөриләр.
-
Үзара тикшерү үткәрделәр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгы вәкилләре безнең һәм күрше ике район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә хәзерлекләрен тикшерделәр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ринат Хәбипов җитәкчелек иткән комиссия машина-трактор паркына, чәчүлек фондына һәм хезмәтне саклау эшенә бәя бирде. Безнең районда "Болгар Востокзернопродукт" ААҖ, "Болгар Арыш"ның Урта Йорткүл бүлеге, Александр...
-
Игенчеләр басуга чыкты
Шушы көннәрдә Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре көзге бодайны тукландыруга чыкты. Хуҗалыкта СТС-70 "Туман" агрегаты ярдәмендә әлеге мөһим агрочараны 320 гектарда башкарырга өлгергәннәр. Монда әлеге агрегат белән идарә итүче Александр Субботкин, ашлама ташып торучы Александр Бурмистров белән Алексей Макаровның, шулай ук ярдәмчеләр Дмитрий Киселев һәм Анатолий Заказниковның тырышлыгын билгеләп...