8 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Кеше мәнфәгатьләрен яклап
Алты ел эшләү дәверендә полиция участковые Дмитрий Шеронов үзен бүлекнең иң яхшы хезмәткәре итеп танытты.
-
Хезмәттәшләре дә югары бәя бирә...
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә еш кына үз бәйрәмнәрен эш урынында үткәрергә туры килә. Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре дә башка еллардан аермалы булмас. Кешеләрнең законлы мәнфәгатьләре сагында торучыларның эше шундый тынгысыз була. Полиция майоры Алексей Судариков, майор Николай Усов, өлкән лейтенант Александр Терехов үз тормышларын шушы эшкә багышларга булганнар....
-
Күгәрчен сөючеләр тагын очрашты
Соңгы елларда күгәрчен сөючеләрнең төрле күргәзмәләр оештыруы традициягә әверелеп бара. Бу юлы да балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә горур кошлар белән хозурланырга теләгән кешеләр байтак җыелган иде.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Афоньшина Елена Александровнага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Аның районның социаль үсеш программасын тормышка ашыруга керткән нәтиҗәле хезмәте әнә шулай бәяләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Афоньшина Елена Александровна Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Сайлау кампанияләрен...
-
Марий Элдан – медаль белән
Дзюдо буенча Бөтенроссия ярышларыннан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры, СССР ның спорт мастеры Владимир Борюшкин шәкертләре өч бронза медаль алып кайттылар. Марий Эл Республикасының Козьмодемьяновск шәһәрендә узган әлеге турнирда Егор Лаврентьев белән Раил Сәгыйров (46 һәм 60 килограммлы үлчәү категориясендә) уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга 1999-2000 елларда туган көндәшләренә каршы торырга туры...
-
Көрәшчеләр тәҗрибә туплый
Көзге каникул вакытында карате кекусинкай буенча Әлки районы ачык беренчелеге ярышларында катнашып, безнең спортчылар ике көмеш һәм бер бронза медальга ия булдылар. Медальләрне абсолют авырлык үлчәвендә - 1нче мәктәптән Александр Понасенко (12-13 яшьлекләр төркеме), 45 килограммнан артык авырлык үлчәвендә - 2нче шәһәр мәктәбеннән Марат Вафин (10-11 яшьлекләр) һәм 45 килограммга...
-
Финалга чыктылар
Җирле үзидарә органнары, республика башкарма хакимият дәүләт органнарының территориаль бүлек хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабында икенче урынга лаек булган район командасы финалга чыкты. Чистайда узган ярышларда сигез районнан килгән вәкилләр катнашты. Безнең спортчылар бәйге программасына кертелгән ярышларда әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Мәсәлән, өстәл теннисы буенча Александр Ермилин, Әхтәм Вәлиәхмәтов, Анастасия Фокеева җиңүче...
-
Әле соң түгел…
Ким урта мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинары булды. Педагоглар укучыларны бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү өчен тиешле шартлар тудыру белән бәйле булган әһәмиятле мәсьәләне тикшерделәр. Ачык дәрес барышында тугызынчы класс укучылары укытучы Евгения Мамонова белән БДИ биремнәренең берсен чишеп күрсәттеләр. Укучылар мәгълүмат-коммуникатив технологияләрдән дә оста файдаландылар....
-
Эчүчелек яхшыга илтми
Агымдагы ел башыннан бирле полиция хезмәткәрләре районда яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатуның өч очрагын ачыклаган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. Яшүсмерләргә яңадан спиртлы эчемлекләр саткан очракта, аларга Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының "Балигъ булмаган яшүсмерләргә алкоголь продукциясен ваклап сату"ны тыючы 151.1 маддәсе нигезендә суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Россия Эчке эшләр министрлыгының...
-
Тырышлыгы бушка китмәде
Иж-Борискино урта мәктәбе директоры Лада Сусарина коррупциягә каршы көрәш буенча "Коррупциясез Россия" фәнни һәм гамәли эшләр буенча дүртенче Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Жюри аның "Коррупциягә каршы тәрбия" номинациясендәге "Яшь эрудит" эшен югары бәяләде. Мәскәүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантасында Лада Александровнага диплом, медаль һәм коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган китаплар тапшырылды. Конкурсны...
-
Сәхнәдә – төсләр балкышы
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан район Мәдәният йортында үткән "Без - бердәм гаилә" традицион фестивальдә төрле милләт вәкилләре катнашты.