"Бәрәңге чыгара башлагач, кабыгы ниндидер таплар, җәрәхәтләр белән капланган икәнен күрдек. Инде икенче ел шундый ук хәл кабатлана. Моның белән ничек көрәшергә, бәрәңгене ничек дәваларга? Бәлки, җирдә нинди дә булса матдә җитмидер?"
Татьяна Фролова
Болгар шәһәре.
Газета укучыбыз соравына "Россельхозцентр" ФДБУ филиалы баш агрономы Николай Смирнов җавап бирә.
- Тасвирлау...
"Бәрәңге чыгара башлагач, кабыгы ниндидер таплар, җәрәхәтләр белән капланган икәнен күрдек. Инде икенче ел шундый ук хәл кабатлана. Моның белән ничек көрәшергә, бәрәңгене ничек дәваларга? Бәлки, җирдә нинди дә булса матдә җитмидер?"
Татьяна Фролова
Болгар шәһәре.
Газета укучыбыз соравына "Россельхозцентр" ФДБУ филиалы баш агрономы Николай Смирнов җавап бирә.
- Тасвирлау буенча, бәрәңге авыруларыннан иң киң таралган паршага охшаган. Ул үсемлекләрне һәм бүлбеләрне юк итмәсә дә, бәрәңгенең товарлык сыйфаты югала. Моннан тыш, парша авыруы бәрәңгенең тәмен начарайта һәм бу яшелчәдәге крахмал микъдарын киметә.
Җирдә булган парша авыруыннан бөтенләй котылу авыр булса да, махсус агротехника чараларын кулланып, авыруны бермә-бер киметергә мөмкин. Чәчү әйләнешен саклау моның төп шарты булып тора. Инфекция чыганагы орлык бәрәңгедә генә түгел, җирдә дә булганга күрә, бәрәңгене ел саен бер урынга утыртырга ярамый. Бәрәңге утырта торган җирдә алдагы елларда суган, сарымсак утырту әйбәт, ә менә аны паслен семьялыгыннан (помидор һәм баклажан) соң утыртырга ярамый.
Билгеле, яшелчәләрне ел саен төрле урынга утырту мөмкинлеге һәр бакчада да булмый. Бу очракта туфракка яровизация ясау алымын файдаланырга кирәк. Көзен, бәрәңгене чыгарганнан соң ук, туфракка бөртекле культуралар яки ак горчица чәчәргә кирәк. Бу сидератлар туфракны авырулардан дәвалап кына калмыйча, файдалы матдәләр белән дә баеталар. Шытымнар унбиш сантиметр тирәсе үскәч, җирне казып чыгарга кирәк.
Чәчүлек бәрәңгесен кимендә дүрт елга бер тапкыр яңартырга киңәш ителә. Бәрәңге сортының үзенчәлекләрен, аның парша авыруына каршы тора алуын исәпкә алырга кирәк.
Туфракта микроэлементлар кирәкле микъдарда булырга тиеш. Шуңа күрә ел саен черемә, көл кебек органик ашламалар кертү файдалы булачак. Шулай итеп бөтен участконы эшкәртеп чыгу мөмкин булмаса, бәрәңге утырткан чакта ашламаны бәрәңге утырта торган чокырларга сибәргә була.
Шуны да әйтергә кирәк, бәрәңге җиңелчә әче булган туфракта гына яхшы үсә. Кагыйдә буларак, безнең шәһәрдәге кебек комлы туфрак гадәттә селтеле яки нейтраль була. Хәлне составында кислота, шулай ук гөмбәчек авыруларына киртә ролен үтәгән фитонцидлар булган нарат ылысы яхшырта ала. Ылысны теләсә нинди күләмдә җирне казыр алдыннан көзен һәм язын кертергә яки бәрәңге төбен өйгәннән соң мульча рәвешендә файдаланырга мөмкин.
Мөмкинлек булса, чәчүлек бәрәңгене утыртыр алдыннан эшкәртергә мөмкин. Эшкәртү өчен сыек марганцовка эремәсен яки кибетләрдә сатыла торган махсус препаратлар кулланырга була. Мәсәлән, бу авырудан "Ризоплан" дигән биологик препарат яхшы ярдәм итә.
Билгеле инде, коры һәм эссе җәйдә бәрәңгегә су сибәргә кирәк. Бу парша авыруының үсешен киметергә һәм бәрәңгенең уңышын бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев