Роман Исланов Спас районы халкын Бөек Җиңү юбилее белән котлады
Роман Исланов барысына да иминлек, сәламәтлек, бәхет, шатлык теләде.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Хөрмәтле Болгар шәһәре һәм Спас районы халкы һәм кунаклары!
Сезне чын күңелдән халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы белән котлыйм.
9 Май – барыбыз өчен дә чын мәгънәсендә изге көн. Бу көнне шатлык һәм кайгы күз яшьләре бергә кушыла. Илебездә сугыш читләтеп үткән гаилә юк. Бөек Җиңү көне һәрвакытта да кешеләргә шул чор батырлыкларын искә төшереп торачак. Без Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган һәркемгә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез.
Бүген, безнең Ватаныбыз өчен катлаулы вакытта, без барыбыз да тынычлыкның бәясен яхшы беләбез. Украинадагы махсус хәрби операция бурычларын үтәүче безнең хәрбиләргә ярдәм кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Нәкъ алар бүген кулларына корал алып, илебезнең, безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне яклыйлар. Һәм Җиңү безнең кулда булачагына иманыбыз камил безнең.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, якташлар! Бәйрәм белән! Мәңге сүнмәс Бөек Җиңү көне белән! Сезгә барыгызга да иминлек, сәламәтлек, бәхет, шатлык телим! Игелек һәм тынычлык сезгә!
Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Роман Исланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев