Спас районы халкы дәүләт субсидиясенә ферма төзи ала
Гаилә фермалары төзү – иң популяр проектларның берсе.
«Агростартап», «ТР гаилә фермалары» кебек фермерларга ярдәм итүнең төрле дәүләт программалары Татарстанда беренче ел гына эшләми. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга сөт җитештерү буенча мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен субси-дияләр бирелә.
Спас районында күп кенә авыл эшмәкәрләре дәүләт ярдәменнән файдаланган. Иң популяр проектларның берсе – гаилә фермаларын үстерү булды.
Грант алу шартлары
Гаилә фермасы – эшчәнлеге хуҗалык башлыгының һәм гаиләсенең, туганнарының шәхси катнашуына нигезләнгән фермер хуҗалыгы.
Гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүнең билгеле бер тәртибе бар.
Аның нигезендә, дәүләт ярдәме алуга агрохуҗалыкта уртак эш алып баручы гаилә башлыклары һәм гаилә әгъзалары өмет итә ала. Шул ук вакытта гариза биргәндә хуҗалыкның эшчәнлек вакыты 12 айдан артык булырга тиеш.
Мөрәҗәгать итүче югары продукцияле авыл хуҗалыгы хайваннарын, кошларны, балыкларны яки җиләк-җимеш культураларын үстерү буенча гаилә фермасының бизнес-планын төзергә тиеш. Ферма үсешенә тотылган чыгымнарны түләү вакыты сигез елдан артмаска тиеш.
Шул ук вакытта грантка дәгъва итүче агрохуҗалыкта ким дигән-дә 24 ай эшләячәк ялланган эшчеләр өчен өч даими эш урыны булдыруны планлаштырырга тиеш. Ул шулай ук грантны тулысынча үзләштергәннән соң 5 ел дәвамында эш урыннарын саклап калырга бурычлы.
Бюджет акчаларын бирү шарт-ларының берсе – гариза бирүче сатып алынган мөлкәтнең, эшлә-рнең яки чыгымнар планында күрсәтелгән хезмәтләрнең ким дигәндә 40 процентын түләргә тиеш.
Моннан тыш, гариза бирүче үзе яки башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән берлектә хайваннар һәм кошлар өчен азык базасын булдыру өчен шартларны мәҗбүри рәвештә күздә тотарга тиеш. Яки башка фермерлар белән терлек азыгы белән тәэмин итү турында килешү төзергә.
Грант бирү тәртибе шартлары буенча, гариза бирүче бер генә ферманы планлаштыра һәм үстерә ала. Аннан артыграк ярамый.
Баллар системасы буенча
Грант алу өчен дәгъвачылар кирәкле документларны җыялар һәм аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшыралар. Кирәкле кәгазьләрнең тулы исемлеге белән дәүләт учреждениесенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Конкурс вакытында гариза бирүче биргән барлык документлар баллар буенча бәяләнә. Күбрәк балл җыйган саен, грант алу мөмкинлеге күбрәк.
Конкурс комиссиясе тарафын-нан фермада булган (һәм белешмәләр белән расланган) хайваннар саны өчен бирелгән өстәмә баллар да җиңүгә якынлашырга ярдәм итә. Әгәр фермада ялланган эшчеләр эшләсә (күбрәк булса, яхшырак), әгәр хуҗалык объекты инженерлык челтәрләренә тоташтырылган булса (электр, газ, су, канализация) да өстәмә баллар алырга мөмкин.
Гариза бирүченең үзйөрешле техника, кирәкле җиһазлар, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләре булуы да грантны алуда ярдәм итәргә мөмкин.
Грант ярдәмендә өстенлек югары савымлы сөтле сыерлар асраучы, шулай ук мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүче фермерларга бирелә.
Дмитрий Савинов,
Спас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:
– Безнең районда төрле елларда «Башлангыч фермер», «Агростартап» һәм «ТР Гаилә фермалары» программалары буенча грантлар алучы егермедән артык авыл хуҗалыгы җитештерүчесе булды. Бу яхшы бюджет ярдәме, күп кенә фермерларга хайваннар өчен биналар төзергә яки реконструкцияләргә, кирәкле җиһазлар, техника сатып алырга ярдәм итте. Шулай итеп, хуҗалыкны үстерергә.
Фермерлыкны үстерүгә ярдәм итүче тагын берничә юнәлеш бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант. Аны яңа гына эшли башлаган кооператорлар да, бу тармакта бер елдан артык эшләүчеләр дә ала ала. Сүз уңаеннан, соңгылары өчен грант ярдәменең тагын бер төре бар – дәвам итүче кооператив.
Программаларда һәркем катнаша ала. Дөрес, конкурста катнашу һәм баллар җыю елдан-ел катлаулана бара. Соңгы тапкыр бездә гаилә фермаларына ярдәм программасы буенча грантлар өч ел элек алынган иде. Безнең районнан бер фермер бу программага ике тапкыр гариза бирде, ләкин, кызганычка каршы, баллар җитмәде. Бу туктарга сәбәп түгел, дип уйлыйм. Барыбер сынап карарга кирәк.
Сүз уңаеннан
2011 елдан Спас районында авыл эшкуарлары ел саен республика, федераль һәм җирле бюджетлардан ярдәм ала. Дәүләт субсидияләрен беренчеләрдән булып Екатериновка, Бугровка һәм Приволжск алды. Алар һәрберсе «ТР гаилә фермалары» программасы кысаларында үз фермаларын үстерүгә 500 мең сум акча алдылар.
2024 елда гаилә фермасын үстерүгә 30 миллион сумга кадәр грант ярдәмен алырга мөмкин. Грант алучының проектын тулы күләмдә гамәлгә ашырган һәм эшчәнлекнең планлы күрсәткечләренә ирешкән «Агростартап» грантын алучылар гаилә фермасын үстерүгә грантны алдагы грантны алганнан соң 36 айдан да иртәрәк ала алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев