Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Спас районы башлыгы хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

Киңәшмә язгы кыр эшләренә багышланды.

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Сөйләшүнең төп темасы, әлбәттә инде, язгы кыр эшләренә багышланды.

Фәргат Вәгыйз улы район басуларында эшләрнең әле һаман да башланып китә алмавына канәгатьсезлек белдерде. Татарстанның хәтта төньяк саналган районнарында да инде рәхәтләнеп чәчеп яталар, диде ул җитәкчеләр һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп.

Никольск авылы фермеры Евгений Синицин хуҗалыгы басуында узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, Спас һәм Әлки районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы Сергей Деманов, Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Рәшит Сафин чыгыш ясады.

Аларның һәркайсы кыр эшләре барышында килеп чыгарга мөмкин булган проблемаларга конкрет тукталды, быелгы чәчүнең кайбер үзенчәлекләренә тукталды.

Гаебең бармы? Субсидия алмыйсың!

Дмитрий Савинов кыр эшләренең беренче нәтиҗәләре турында сөйләде. Басуда эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында түләргә, аларны яхшылап ашатырга кирәк, дип ассызыклады

Сергей Деманов 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелә, әгәр кайсы да булса хуҗалыкта корыган үләнне яндырырга җыенсалар, моны бүгеннән эшләп калдырырга кирәклеген искә төшерде.

– Янгынга каршы режим рәсми рәвештә кертелгәч, үлән яки салам яндырган өчен зур суммада штраф түләтәчәкләр. 800 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кагыйдәләрне төгәл үтәп яндырган очракта да штрафтан котыла алмаячаксыз, – диде Сергей Александрович.

– Куелган таләпләрне бозучыларга дәүләттән бернинди субсидия дә бирелмәячәк, - дип тә өстәде әле Деманов.

«Чәчә башларга кирәк!»

Рәшит Сафин үзенең чыгышында фермерларны үсемлекләрне төрле авырулардан саклау өчен триходермин кулланмыйлар, дип гаепләде.

– Сез Россельхозүзәктән арзанга гына бик нәтиҗәле триходермин  аласы урында, зур суммалар түләп катлаулы, берничә тармаклы фунгицидлар кайтартасыз, – диде Рәшит Җаббар улы. – Мин килешеп кайттым, сез триходерминны якынча бер 5 гектарда гына булса да сынап карау өчен кулланып тора аласыз. Бәясе бер дә кесәгә суга торган түгел, аермасын да шунда ук күрерсез.

Район башлыгы Сафинның тәкъдимен шунда ук хуплады. Фәргат Мөхәммәтов киңәшмәгә йомгак ясап, район басуларында чәчүнең әле һаман да башланып китә алмавына борчылуын белдерде. “вакытны сузмагыз, бүгеннән үк агрегатларны кырга чыгарыгыз”, дип боерды.

– Егетләр, язның бер көне ел туйдыра, дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр бит! Вакытны бушка уздырмагыз! Менә сез, Евгений Анатольевич (Синицин – ред.), Юрий Анатольевич (Семушкин – ред.), бүтән аксакаллар! Сез дә чәчүне башлап җибәрергә әле иртәрәк дисезме?

Тәҗрибәле җитәкчеләр барысы бер аваздан, бүгеннән эшкә керешергә кирәк, дип җавап кайтардылар район башлыгына.

– Менә мин шулай дип уйлыйм! Республиканың төньяк районнарында берничә көн элек җиң сызганып эшкә тотындылар, ә сез һаман нидер көтәсез! Көн кояшлы, коры, явым-төшемнәр вәгъдә итмиләр. Җир көннән-көн кибә бара, туфракта дым озак сакланмас, кадерле вакытны кулдан ычкындырабыз! Ашлык буенча вазгыять болай да аңлашылып бетми, өстәвенә, быелгы җәйнең ничек киләсен алдан әйтү мөмкин түгел. Үткән көнне кире кайтарып булмый. Әйдәгез, егетләр, эшкә тотыныйк, соңыннан үкенерлек булмасын! – дип тәмамлады сүзен Фәргат Вәгыйз улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев