Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Киләчәккә ышаныч белән

Шәһәрдә яшәүче Елена белән Сергей Прокофьевлар үз көчләренә ышанып яшәүче кешеләр. Өч бала тәрбияләү, даими эштә булу да аларга күптәнге хыялларын тормышка ашырырга - гаилә фермасын булдырырга комачауламаган.

Марина Зайцева
Яңа гына гаилә корган вакытта терлек-туар асрау уе аларның башына да килми, чөнки шәһәрдә туып-үскән Елена мәчедән гайре терлек күрмәгән. Ә менә Сергей башкачарак уйлый. Эшендә хезмәт хакы исәбенә ашлык, печән яздырып алырга мөмкинлек булгач (ул "Болгар Арыш" җәмгыятендә эшли), терлек-туар тотып карарга булалар.
Башта алар үзләре өчен бер-ике баш дуңгыз асрап карыйлар. 2012 елда җир участогы сатып алгач, терлек-туар санын арттыру мөмкинлеге барлыкка килә. Җирне үзләре яшәгән күпфатирлы йорттан ерак түгел сатып алалар. Тиешле документларны рәсмиләштергәч, яңа урында иркен, җылы терлек абзары төзергә булалар.
Якынча сметаны исәпләгәннән соң, үз көчләре белән генә мондый зур эшне ерып чыга алмаячакларын аңлыйлар. Таныш-белешләреннән яңа эшли башлаган фермерларга бирелә торган субсидия турында ишетеп, Елена җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә була. Дәүләт ярдәменнән файдалану өчен аңа шәхси эшмәкәр итеп теркәлергә туры килә. Үтенечләре игътибарсыз калмый һәм гаилә, өч йөз мең сум дәүләт ярдәме алып, төзелешне башлап җибәрә. Терлек асрый торган бинаны заманча таләпләрне исәпкә алып төзиләр: фундаменты - бетоннан, диварлары - керамзит-бетон блоклардан, түбәсен профнастилдан ябалар. Аларның үз фатирындагы тәрәзәләре дә агачтан, ә ферма бинасына пластик тәрәзәләр куйдыралар. Нәтиҗәдә йөз метрлы ферма гаилә бюджетына якынча ярты миллион сумга төшә.
Төзелеш өчен җитеп бетмәгән сумманы ничек табулары үзе бер аерым мәсьәлә. Гаилә ничәнче ел инде каты экономия режимында яши. Әлегә хуҗалыктан алынган табыш киткән чыгымнарны каплар дәрәҗәдә түгел. Өч ел элек буш урында үз фермаларын төзи башлаган Прокофьевлар хуҗалыгында хәзер өч савым сыер һәм биш баш мөгезле яшь терлек, ана һәм ата дуңгыз һәм дуңгыз балалары бар. Үз сыерларыннан алынган бозауларны үзләре үстерәләр, бозауларга да үз сыерлары сөтен эчертәләр. Күптән түгел, дип сөйли Елена, бер айлык дуңгыз балаларын шактый табыш белән сатканнар. Тик бу акча да тулысынча хуҗалыкка кереп бетә, чөнки салымнар, ферманың техник һәм кадастр паспортлары өчен унбиш мең сумга якын түләргә туры килгән. Шуның кадәр терлекне ашатырга да шактый акча кирәк. Мәсәлән, терлек азыгын тулысынча читтән сатып алалар. Күптән түгел шактый запас туплап куйганнар: Сергей үз оешмасыннан дүрт айлык хезмәт хакы исәбенә унбер тонна ашлык алып кайткан.
Шактый кыйммәт торган печәнне фермерлардан сатып алырга туры килә. Хәзер Прокофьевлар үзләренең печәнлек җирләрен булдыру турында хыялланалар. Агымдагы елның февралендә Елена район башлыгына Красная Слобода авыл җирлегендә илле гектар авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Һәм уңай җавап алган.
Билгеле, җир документларын рәсмиләштерү өчен шактый күп вакыт кирәк, тик төп проблема монда түгел, ә техника булмауда. Шуңа күрә Елена Прокофьева күптән түгел Татарстан фермер һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясенә барган һәм аңа яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм итү программасында катнашырга тәкъдим иткәннәр. Миллион ярым сумлык грантны алу өчен кайбер шартларны үтәргә, тиешле документларны ясарга, бизнес-план төзергә, махсус укулар үтәргә кирәк. Бу шактый катлаулы эш булуга карамастан, Елена белән Сергей үзләрен сынап карарга булалар.
Прокофьевларның эш көне иртәнге бишенче яртыда башланып китә. Хуҗаларга малларны карарга, балаларны мәктәпкә җыеп җибәрергә кирәк. Кызлары Юлия белән Настя әле бәләкәй, башлангыч классларда гына укыйлар, ә менә уллары Дмитрий - әти-әнисенең беренче ярдәмчесе.
Еленаның сүзләренә караганда, гаилә фермасына алар балаларның киләчәген тәэмин итү өчен тәвәккәлләп тотынганнар. Хезмәт хакы барлык ихтыяҗларга да җитми, ә күп балалы гаиләгә өстәмә табыш беркайчан да артык түгел. Кечкенәдән эшләп үсү балаларга да уңай йогынты ясый, киләчәктә тормышка җаваплы карарга, бәйсез булырга өйрәтә.
Ничек кенә булмасын, Прокофьевлар берничә ел элек үз юлларын сайлаганнар һәм хәзергә чигенергә уйламыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев