Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Алыштыргысыз эшчеләр

Лебяжий күле янындагы райтопсбыт крестьян (фермер) хуҗалыгында Владимир Пыров белән Владимир Камаев алыштыргысыз эшчеләр. Иртә яздан алып кара көзгә кадәр алар басуда хезмәт куялар.

Олег Пахомов

Владимир Пыров инде өч дистә елдан артык тракторда эшли. Райтопсбыт оешмасында да озак еллар хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыгарга вакыты җитеп килсә дә, ул яшьләрдән калышмый, тулы көчкә эшли. Аңа мондый сыйфатлар әтисе Николай Ивановичтан күчкәндер. Ул лаеклы ялга чыкканнан соң да озак еллар буе предприятиеләрнең берсендә төягеч тракторда эшли.

Пыровлар династиясенең дәвамчылары булган улы да оныгы Михаил да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр. Бүгенге көндә ул шәһәрдәге төзелеш оешмаларының берсендә оста механизаторларның берсе.

Намуслы хезмәте өчен Владимир шактый бүләкләргә лаек булган. Аңа "Татарстан Республикасы коммуналь хуҗалыкның атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелгән. Авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен дә күп тапкырлар бүләкләнгән, район алдынгылар слетларында һәм форумнарында катнашкан.

Бүгенге көндә Владимир үз карамагындагы МТЗ-1221 тракторында төрле кыр эшләрен башкара. Мәсәлән, яз көне сабан культуралары чәчү өчен туфрак эшкәртә, чәчүдә эшли. Печән өстендә күпьеллык үләннәр һәм табигый болыннарда печән чаба. Аннары көзге культуралар чәчә торган басуларда туфрак эшкәртергә керешә. Урып-җыю эшләре башлангач, Владимир йөк машинасына утыра һәм ашлыкны складларга һәм икмәк кабул итү предприятиесенә ташырга керешә. Урып-җыю тәмамланып өлгерми, туңга сөрү, туфрак эшкәртү вакыты җитә. Әнә шулай яздан башлап көзгә кадәр механизаторның ял турында уйларга вакыты булмый.

Быел Владимир Камаевка да эш бик күп булган. Элек ул КамАЗ машинасында печән һәм ашлык ташып торган. Т-150 тракторында эшләүче механизатор киткәч, аны алыштырырга кеше кирәк була һәм Владимир озак уйлап тормаган, тракторга утырган. Бу сезонда ул даими рәвештә машинада да, тракторда да эшләгән. Владимир Пыров белән бергә туфрак эшкәрткәннәр, КамАЗ машинасында ашлык, печән, чәчүлек орлыгы ташыган, башка эшләрне башкарган.

Әнә шулай хуҗалыктагы эшләр нигездә шушы ике механизатор җилкәсенә төшкән. Хуҗалыкның 1000 гектарга якын җире бар. Шуңа күрә аларның күпме эш башкаруларын күз алдына китерүе кыен түгел. Ләкин туплаган тәҗрибәләре, һәр эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлары аларга үз бурычларын намус белән башкарып чыгарга ярдәм иткән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: райтопсбыт крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлар