Спас районында сабан культураларын чәчүгә керештеләр
Уҗымнарны тырмалау мәйданнарның яртысында диярлек башкарылган.
Спас районы кырларында язгы кыр эшләре актив дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов хәбәр иткәнчә, быел күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру төгәлләнгән инде, ә көзге культураларны тукландыру төгәлләнеп килә.
Бүгенге көнгә уҗымнарны тырмалау планлаштырылган 26,7 мең гектар мәйданның 10,79 мең гектарында, ә туң һәм пар җирләрен сөрү 43,37 мең гектарда башкарылган. Чаралар туфракны чәчүгә әзерләүнең мөһим этаплары булып тора.
Районның кайбер хуҗалыклары сабан культураларын чәчә башладылар инде. Беренче булып Игорь Планинның крестьян-фермер хуҗалыгы арпа чәчүгә кереште. Тиздән аларга Айсылу Мөхәммәтова, Ринат Низамов һәм Юрий Семушкин крестьян-фермер хуҗалыклары да кушылды. Калган фермерлар да чәчүгә актив әзерләнәләр һәм шушы көннәрдә башлап җибәрергә җыеналар.
"Без һава торышы уңай булыр һәм игенчеләребез яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип өметләнәбез. Барлык хуҗалыклар да чәчү кампаниясенә тулысынча әзер, һәм без барлык планлаштырылган эшләрнең уңышлы тәмамлануына ышанабыз", – дип билгеләп үтте Дмитрий Савинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев