Спас районында иң яхшы комбайнчыларны хөрмәтләделәр
Игенчеләр югары күрсәткечләре өчен бүләкләр һәм акчалата сертификатлар алды.
Спас районында 2026 елгы урып-җыю кампаниясенең беренче биш көнлеге нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчыларны хөрмәтләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ
Уракның беренче көннәрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларга Спас районы башлыгы Роман Исланов Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Бүләкләр белән Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыгыннан Алмаз Гайнетдинов һәм Владимир Ануфриев, Юрий Сёмушкин КФХ игенчеләре Анатолий Майоров, Павел Семёнов һәм Андрей Родионов, Алексей Матвеев хуҗалыгыннан Алексей Грачёв билгеләп үтелде. Игорь Планин хкҗалыгында хезмәт куючы Сергей Денисов, Виктор Андронов һәм Игорь Фирсов да иң яхшылар дип танылды.
Моннан тыш, аеруча тырышып эшләүче механизаторлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын алды. Бу югары бүләккә Алексей Матвеевның КФХыннан Евгений Овечкин һәм Юрий Сёмушкинның КФХыннан Павел Семёнов лаек булды.
Район башлыгы Роман Исланов басу хезмәтчәннәрен котлады һәм бу җаваплы чорда аларның хезмәтенең мөһимлеген ассызыклады.
– Урак өсте – һәр көннең гаять әһәмиятле булган вакыты. Сезнең хезмәтегез – азык-төлек иминлегенең нигезе, һәм без бүген иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне хөрмәтлибез. Сезгә эшегезгә уңайлы булсын өчен яхшы һава торышы һәм мул уңышлар телим. Районда иң яхшы комбайнчыларны хөрмәтләү традициясе дәвам итә, һәм алда бездә горурлану өчен тагын бик күп сәбәпләр булачагына ышанам, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев