Гаилә фермасын үстерү өчен
Өчкүл авылы эшмәкәрләре Лариса белән Фәрит Вагаповлар махсус республика программасы кысаларында дәүләт ярдәме алдылар.
300 мең сум күләмендәге беренче транш инде гаилә фермасы хуҗаларының исәп-хисап счётына күчерелгән. Ул терлекчелек биналарына реконструкция ясау, савым көтүен арттыру һәм башка шәхси хуҗалыкны үстерү чараларына тотылырга тиеш.
Вагаповлар - быел республика бюджетыннан махсус программа...