Новая жизнь

Спасский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь каратистлар имтиханны уңышлы тапшырды

Балаларны сәламәтләндерү үзәгенең каратэ - кёкусинкай секциясенә йөрүчеләр беренче тапкыр җәйге Бөтенроссия җыеннарында катнаштылар.

Рәшит Зыятдинов,

Балалар сәламәтләндерү үзәге тренер-укытучысы.

Җәйге каникулларның уртасы булуга карамастан, безнең яшь каратистлар 1нче шәһәр урта мәктәбенең ачык мәйданында һәм Идел буенда күнегүләр алып баралар һәм бу укучыларда тагын да зур кызыксыну уята. Ә июль башында 1нче мәктәп укучысы Александр Понасенко һәм тармак технологияләре техникумының икенче курс студентлары Артем Тегулев, Фәнил Хәмидуллин, Бөтенроссия җыеннарында булдылар, ул ун елдан артык инде Балтачта үткәрелә. Анда баруга ярдәм күрсәтүләре өчен яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенә рәхмәт, алар акча тапмаган булса, укучылар анда катнаша алмаслар иде.

Бу җыеннарны Россия лигасы президенты Борис Белов, ТР сугышчан сәнгать милли ассоциация җитәкчесе, турыдан-туры үзе дә катнашкан Виктор Кустовский оештырды.

Традиция буенча, бу җыеннар илнең төрле почмакларыннан төрле яшьтәге ике йөзләп спортчыны җыя. Быел бирегә Анапа, Мончегорск, Новосибирск, Кострома, Киров, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән йөз илледән артык вәкил килде.

Бу чараны үткәрү урыны итеп Балтач очраклы гына сайланмады. Урман эчендә уңайлы гына мәйданчык, акрын гына аккан елга янында палаткалар урнаштыру һәм күнегүләр алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Җитди ярышларда чыгыш ясап, шактый зур тәҗрибә туплаган җирле каратэ оешмасы зур оештыру эшләре үткәргән.

Һәрвакыттагыча, җыенның программасы бай иде. Егетләр һәм кызлар һәр көнне 5 сәгать 50 минутта торып, кросска чыктылар: өлкәннәр - 3 километр, кечерәк яшьтәгеләр 1,5 километр араны йөгереп үттеләр. Аннары барлык мускулларны ныгытуга юнәлдерелгән махсус күнегүләр ясадылар. Көндез җыенда катнашучылар ката (хәрәкәттә саклану һәм һөҗүм итү) комплексын өйрәнделәр, кичен исә көрәш алып бару алымнарын камилләштереп, спарринг-көрәшләр үткәрелде. Күнегүләр гадәттәгедән өч-дүрт тапкыр артыграк ясалганга күрә, күпләрнең икенче көнне мускуллары сызлый башлады. Шулай да, бераздан барысы да мондый көн режимына күнектеләр.

Җыен барышында традицион каратистлыкка багышлау тантанасы булды. Барлык спортчылар, командаларга бүленеп, спортның төрле төрләре буенча көч сынаштылар. Ә беркөнне спортчыларны төнге икедә уятып, планнан тыш күнегүләр үткәрелде, бу онытылмас тәэсир калдырды. Төп төркемгә соңгы кеше килеп кушылганчы аларның барысына да көч күнегүләре ясап торырга туры килде. Палатка лагерында тәртип кырыс булды.

Күп эшне, шул исәптән ашарга пешерүне дә, укучыларның үзләренә башкарырга һәм контрольдә тотарга туры килде. Гаеплеләр җәзасыз калмады, алар отжимание, приседание кебек күнегүләр ясарга тиеш булдылар. Ләкин лагерьга килгән спортчылар зур җаваплылык хисе тоеп яшәделәр, шуңа күрә тәртип бозучылар күп булмады. Лагерь эшләгән көннәрдә бер кешенең дә тәмәке тартмавы үзе күп нәрсә турында сөйли.

Бу көннәрдә Балтач спорт комплексында ката буенча Россия чемпионаты үткәрелде, анда мондый ярышларда катнашу тәҗрибәсе булган спортчылар чыгыш ясады. Безнең егетләр дә иң тәҗрибәле каратистларның чыгышын карап, шактый тәҗрибә тупладылар. Тәҗрибәсе азрак булган спортчылар өчен мондый бәйгеләр лагерьның үзендә оештырылды. Үзләренең яшь төркеме һәм авырлык үлчәүләрендә безнең егетләр дә сынатмады: Артем Тегулев - беренче, ә Фәнил Хәмидуллин белән Александр Понасенко өченче урыннарны алдылар. Аларга дипломнар тапшырылды.

Чираттагы аттестация да мавыктыргыч итеп оештырылды. Ярышлар 22 сәгатьтә, учаклар яктысында һәм барабаннар кагып башланып китте. Югары баскычка сынау бирүчеләргә (1,2 дан һәм башкалар) икешәр минут дәвамында 20-25 көрәш үткәрергә туры килде. Башкалар азрак көрәштеләр, ләкин аларның көндәшләре көчлерәк булды. Безнең егетләр бу сынауны намус белән үттеләр, аның нәтиҗәләре буенча Александр - 10 кю (зәңгәр шакмаклы кызгылт-сары билбау), Фәнил - 9 кю (зәңгәр сызыклы кызгылт-сары билбау), ә Артем 8 кю (зәңгәр билбау) дәрәҗәсен алды. Бары тик бер ел эчендә егетләребезнең 3-4 баскычка югары күтәрелүе аларның уңышларын ачык күрсәтә. Җыен тәмамлангач, аларның барысына да "Киокушин сугышчылары" дигән сертификат тапшырылды.

Җыен учак янында саубуллашу киче белән тәмамланды. Гитара моңы астында җырлап утырдылар, таң атканчы беркемнең дә тараласы килмәде. Спортчылар монда чыныгу алып кына калмадылар, күп кенә яңа дуслар таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на нас в соцсетях:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Телефон рекламного отдела 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыен каратэ – кёкусинкай Балтач