Новая жизнь

Спасский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Универсиада кайсы ягы белән истә калды?

Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уенын ябу тантанасы була. Безнең район кешеләрендә Уеннар нинди тәэсир калдырды икән?

Никита Борюшкин, 2нче шәһәр урта мәктәбенең 10 класс укучысы:

- Минем өчен Универсиада 1 июльдә, безнең шәһәрдә миңа Ут факелын алып бару ышанып тапшырылган минуттан башланды. Бу гомергә истә кала торган вакыйга - җаваплы да, дулкынландыргыч та, шул вакытта күңелле һәм бәйрәмчә дә булды.

Универсиаданы мин үз күзләрем белән күрдем һәм онытылмас тәэсирләр алдым: Республиканың дзюдо Федерациясе районның бер төркем спортчыларына студентлар Уенына путевка бирде. Миңа "Казан - Арена" стадионында йөз килограммнан артык авырлык үлчәвендәге дзюдочыларның чыгышын карарга туры килде. Мин үзем спортның шушы төре белән шөгыльләнгәнлектән, бөтен чыгышларны да зур кызыксыну белән карадым. Ә Универсиададагы башка ярышларны телевизордан карап бардым. Безнең спортчыларның җиңүле чыгышлары бигрәк тә шатландырды. Алар йөздән артык алтын медаль алдылар - бу бик зур җиңү.

Елена Чегодаева,

Антоновка мәктәбе укытучысы:

- Әлбәттә, Универсиада зур бәйрәм һәм ул безнең өчен Ут кортежының безнең район территориясеннән үтүдән башланды. Истәлек билгесе янында да, Үзәк мәйданда да утны каршылау истә калырлык итеп оештырылган иде.

Универсиаданы ачу тантанасы бөтен кешене шаккатырды! Мин аны телевизордан башыннан ахырына кадәр карадым, хәтта яздырып та алдым. Бу онытыла торган түгел. Республика башкаласы кунаклар каршыларга искиткеч яхшы хәзерләнгән. Без бәйрәм алдыннан кызым белән Казанны карап кайттык, андагы матурлыкка, чисталыкка сокланып йөрдек. Бөтендөнья дәрәҗәсендәге Уенны үткәрергә башкалабыз тулысынча әзер, дигән тәэсир белән кайттык.

Мин диск ыргыту, җиңел атлетика, көрәш буенча ярышларны телевизордан карап бардым һәм спортчыларыбызның уңышына шатланып утырдым.

Виктор Копылов, пенсионер (Кузнечиха авылы):

- Олы яшьтә булсам да, мин тормыштан артта калмаска тырышам. Универсиада Уты безнең районнан үткәндә Антоновка чатына барып карап тордым. Әлбәттә, бу безнең өчен зур вакыйга.

Ярышларны телевизордан кызыксынып карадым. Синхрон йөзү, биеклеккә һәм суга сикерү аеруча истә кала торган булды.

Рамил Мингалиев,

Бураково авыл җирлеге башлыгы:

Мондый зур чара безнең республика башкаласында беренче тапкыр үткәрелә. Хәтта авыл кешеләре дә аннан читтә калмады. Без Универсиада Уты кортежын күреп калдык. Бу гомергә бер генә була торган вакыйга. Студентлар Уены символын каршылауда катнашу өчен Бураково авылыннан шактый кеше Болгарга барды һәм онытылмас тәэсирләр алып кайттылар. Мин үзем район делегациясе составында Казанда Универсиаданы ачу тантанасында катнашу бәхетенә ирештем. Республика башкаласы танымаслык булып матурланган, аңа ничек шатланмыйсың.

Мин җиңел атлетика, бокс һәм спортның башка төрләрен кызыксынып карап бардым. Безнең ил җыелма командасының уңышлы чыгыш ясавына сокланмаган кеше юктыр. Иң күп медаль алар кулында.

Ольга Ашмарина,

математика укытучысы (Полянка авылы):

- Без гаиләбез белән Универсиада-2013 Уенын ачу тантанасының генераль репетициясендә катнашу бәхетенә ирештек. Монда барысы да шул ук, тик дәрәҗәле кунаклар гына юк иде. Бәйрәмне яхшы итеп оештырулары, матур костюмнар, музыка - барысы да бик ошады. Үзебезне нәкъ әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек.

Аннары волейбол ярышын карадык һәм Россия командасына көч биреп утырдык. Бокс карадык, Игенчелек сараенда Дю Солей циркы чыгышларын тамаша кылдык. Болар барысы да онытылмас тәэсир калдырды. Билет өчен чиратта торулары гына кыен булды, ләкин алдан кайгыртмагач, берни эшләр хәл юк. Шуңа күрә без Универсиаданы ябу тантанасына билетларны алдан алып куйдык һәм бу тантананы түземсезлек белән көтәбез.

Чәчәккә күмелгән башкалабызга сокланып йөрдек. Булдыра алабыз икән бит!..

Эмил Иксанов,

(Татар Такталы авылы):

- Казанда Универсиада үткәрелүе турында ишетмәгән кеше калмагандыр ул. Андагы ярышларда безнең ил командасы уңышлы чыгыш ясады. Спортның җәйге төрләре белән мин артык кызыксынмыйм, ә менә кышкы төрләрен бик теләп карыйм. Сочи Олимпиадасына да күп вакыт калмады, мин аны түземсезләнеп көтәм. Безнең спортчылар анда да уңышлы чыгыш ясарлар, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на нас в соцсетях:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Телефон рекламного отдела 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: универсиада җәйге студентлар Уены