7 октябрь 2015 яңалыклары
-
Җинаять эше кузгатылды
"Сәламәтлеккә белә торып зыян салу" дигән РФ Җинаятьләр кодексының 115нче мәддәсе 2нче өлешендә каралганча, Өчкүл авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Күршесенә хәтере калган бу кеше исергәч, аннан үч алмакчы була һәм таяк белән кыйнарга тотына. Зыян күрүче башта табибларга мөрәҗәгать итә, аннары полициягә гариза яза. Шәһәрдә дә нәкъ шундый...
-
Файдалы семинар
Татар Такталыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авылда кече фермаларны үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү буенча семинар үткәрде. Анда катнашучылар Гайнуллинарның гаилә фермасы тәҗрибәсе белән якыннанрак таныша алдылар. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, әтиле-уллы Гайнуллиннар соңгы ике ел эчендә "Үз эшен башлап җибәрүче фермер" федераль программасы буенча грантлар алганнар, бу аларга сөт...
-
Балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз
Агымдагы елның узган чорында районда балалар гаебе белән Полянка, Антоновка һәм Тукай авылларында өч янгын чыкты. Полянкадагы фаҗигадә ике баланың гомере өзелде, калган очракларда исә балаларның ут белән шаярулары нәтиҗәсендә хуҗалык корылмалары янып, шактый материаль зыян килде. Балалар катнашында янгыннарны булдырмау өчен нинди чаралар күрелүе турында Спас районы буенча күзәтчелек...
-
Тәҗрибәле остага – бүләк
Машина йөртү осталарының бишенче республика конкурсында безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Геннадий Давыдов призлы унлыкка керде. Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чара Казан шәһәренең ЮХИДИ Идарәсе базасында үтте. Анда республиканың кырык дүрт районы вәкилләре катнашты. Аларга компьютер тесты аша юл хәрәкәте кагыйдәләре буенче белемнәрен тикшерергә, шулай ук каршылыклар белән дистанциядә машина...
-
Тәртип саклау һәм контроль максатында
15 сентябрьдән Россия Федерациясе Административ суд эшләрен башкару кодексы гамәлгә кертелде. Юлия Широкова аңлатып үткәнчә, Кодекс Россия Федерациясе Югары Суды, гомуми юрисдикция судлары тарафыннан гражданнарның бозылган яки дәгъвалана торган хокуклары, оешмаларның хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклау турында административ эшләрне караганда һәм карар чыгарганда административ судны башкару тәртибен көйли. Алар административ, башка...
-
Укытучыларга – чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар
Узган дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Ольга Стрелова Бу көнне мәктәп укытучыларын, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләрен җылы котладылар. Мәдәният йорты фойесында аларны укучылар каршылады һәм чәчәкләр, открыткалар бүләк иттеләр. Укытучы эше авыр булса да, элек-электән иң мактаулы һөнәрләрнең берсе...