26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Быел тагын да уңышлырак чыгыш ясадылар
Балаларны сәламәтләндерү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре Казанда кекусинкай карате буенча үткәрелгән ачык беренчелектә спортның бу төре белән яңа шөгыльләнүчеләр арасында тугыз призлы урын ("Көрәшләр" бүлегендә) алдылар. Турнирда Ижевск, Казан, Нурлат, Яр Чаллы, Әлки, Лаеш районнарыннан 125 спортчы катнашты. Безнең район данын яклап Болгар, Өчкүл һәм Полянкадан 13 көрәшче катнашты....
-
Кагыйдә бозучылар аз түгел
Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар базарында утыз биш бозу очрагын ачыкладылар. Аларның күбесе срогы чыккан продукцияне сатуга бәйле. Барлыгы утыз мең сумлык продукция сатудан алынган. Алар арасында сөт һәм әчегән сөт продуктлары, колбаса һәм кондитер ризыклары бар. Бу җитди закон бозу булып санала һәм...
-
Хыялларың чынга ашсын...
Кадет мәктәп-интернатының унберенче класс укучысы Евгений Ермилин киләчәктә хәрби кеше булырга хыяллана. Ватанга хезмәт итүне ул чын ирләр эше дип саный.
-
Күңел ачтылар, бүләкләр алдылар
Коррекция мәктәп-интернатыннан һәм Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсенә йөрүче бер төркем бала республика башкаласында үткән чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Чара "Юность" Мәдәният йортында үтте. Балалар Яңа ел тамашасын карап хозурландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында "Шәфкатьле тылсымчылар" акциясе кысаларында, балаларга Кыш бабайга хат язып сораган бүләкләр тапшырылды. Балалар күңелендә якты...
-
Беренче класслар – музей кунаклары
Узган атнада Болгар музей-тыюлыгына туксан өч беренче класс укучысы сәяхәт кылды. Алар "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" дигән республика акциясе кысаларында әзерләнгән чараларда - ачык ишекләр көнендә һәм "Чыршыны бергә бизик" интерактив дәрестә катнаштылар. Укучылар арасында беренче һәм икенче урта мәктәп, Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучылары бар иде. Балалар белән...
-
Хуш килдең, чыршы!
Кичә шәһәр чыршысын ачу тантанасы булды. Традиция буенча, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре шушы күңелле тамаша белән башланып китә. Бу чарада балалар күп катнашты һәм ул Яңа ел бәйрәменә бик аз вакыт калып баруын, бәйрәмнең бар кешеләргә бүләкләр, күңелле сюрпризлар, тамашалар бүләк итүен искә төшерде. Кешеләрне бәйрәмнең башланып китүе белән...
-
Иң активлар җиңде
"IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабында җиңүчеләре арасында безне район мәктәбе вәкилләре дә бар иде. Мәсәлән, "Иң актив укучы" номинациясендә 2нче мәктәп укучылары Виктория Горелышева һәм Илнур Мөхәммәтов, 1нче мәктәптән Вадим Марянин җиңеп чыктылар. Өлкәннәргә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет теркәргә һәм аның аша түләүләр башкарырга ярдәм иткән...
-
Бөтенесен үз көчләре белән башкаралар
Узган чәршәмбедә Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында узган хуҗалык җитәкчеләре семинар - киңәшмәсендә малларны кышлату белән бәйле мәсьәләләр каралды һәм киләсе елга төп бурычлар билгеләнде.
-
Яңа биналар файдалануга тапшырылды
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызның сәламәтлек саклау тармагында ике мөһим вакыйга булды. Бер үк көнне, ягъни чәршәмбедә, Никольск авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм үзәк район хастаханәсендә патологик-анатомия офисы бинасын файдалануга тапшырдылар.