24 декабрь 2014 яңалыклары
-
Владимир Монахов “Алтын йөзлек”кә керде
Владимир Монахов "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек - 2014" республика конкурсының җиңүчесе дип табылды. Конкурсны икенче тапкыр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшмәкәрлекнең дәрәҗәсен үстерү, кече һәм урта бизнес тармагын стимуллаштыру максатын күздә тотып үткәрелә. "Алтын йөзлек" - иң яхшы йөз эшмәкәр дигәнне аңлата. Алар арасына безнең район вәкиленең керүе аеруча куанычлы....
-
“Соры” базарга чик куелырга тиеш
Район башкарма комитеты каршында "кайнар линия" эшли: кешеләр 3 - 05 - 69 телефоны аша беркайда теркәлмичә эшләү фактлары турында хәбәр итә алалар. Бу район комиссиясенең тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм "соры" базар керемен легальләштерү буенча алып барылучы эшнең бер юнәлеше, комиссия белән башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин җитәкчелек итә. "Соры"...
-
Тел өйрәнү читен түгел...
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" район һөнәри осталык конкурсында "Колосок" балалар бакчасыннан Ольга Сәетова җиңүче булды.
-
Бәйрәмнәр күңелле үтсен!
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәргәндә иминлекне тәэмин итү максатында район территориясендә 2014 елның 15 декабреннән алып, 2015 елның 10 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде. Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек бүлеге бу чорда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында кисәтә: - бәйрәм чараларын оештыручылар IV һәм V класслы...
-
Казанга – бәйрәм чыршысына
Район укучылары делегациясе республикабыз башкаласының "Татнефть - арена" сараенда Мәгариф һәм фән, яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыклары оештырган Яңа ел бәйрәмендә катнашты. Мондый хөрмәткә активистлар, уку алдынгылары, олимпиадаларда, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр лаек булды. Бәйрәм тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Кунаклар өчен бәйрәм тамашасы әзерләнгән...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Спас муниципаль районының финанс - бюджет палатасы рәисе Устина Людмила Александровнага "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Республикада яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән өлеше өчен районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Әхтәм Нурвахит улына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт...
-
Ялган аракы сатуны тыярга
Районның җәмәгать туклану предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында уздырылган киңәшмәдә алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле булган мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Саунин чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында клиентларга ялган спиртлы эчемлекләр (федераль акциз маркаларының булмавы, тутырылу вакыты күрсәтелмәве һ.б.) сатуның тыелуы турындагы...
-
Сүзеңне үлчәп сөйлә...
Әнисен һәм апасын үтерү белән янаган шәһәрдә яшәүче яшь кенә бер ир-атка закон алдында катгый җавап бирергә туры киләчәк. Якын туганнары өендә ул каты тавыш чыгара һәм аларны үтерү белән яный. Улының усал холкын белгән һәм начар эшләре өчен утырып чыккан булуын да исәпкә алып, әнисе эчке эшләр бүлегенә хәбәр...
-
Җинаять эше кузгатылды
Бугровка авылындагы бер йортта ир-ат мәете табыла һәм бу эш буенча җинаять эше кузгатыла. Төнлә белән авыр яраланган шушы авыл кешесе фельдшердан ярдәм сорый. Бу хәл турында полициягә хәбәр итәләр һәм әлеге кеше өендә пычак кадап үтерелгән кеше мәете табалар. Полиция хезмәткәрләре аларның бергә эчеп утырулары турында беләләр. Фаҗиганең ничек...
-
Кыюсыз башладылар һәм оттырдылар
Узган җомгада "Олимп" спорт комплексында республиканың кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында уздырылган Татарстан чемпионаты Мамадыш футболчыларының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды. Мини - футбол буенча дәрәҗәле турнир күптәнге гадәт буенча Яңа ел алдыннан бездә үтә. Бу юлы да җанатарларны әлеге ярышта катнашкан унөч команданың байтагы яхшы уен күрсәтеп сөендерде. Командалар өч...
-
Барысы да исәпкә алынды
Алдан хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында 2015 ел һәм пландагы 2016-2017 еллар чорына бюджет проекты хупланды. Газета укучылар игътибарына финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгышыннан төп положениеләрне тәкъдим итәбез.
-
Иң мөһиме – инициатива күрсәтергә кирәк
Кичә район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар игътибарына халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын күтәрү мәсьәләсе тәкъдим ителде. Район башлыгы Камил Нугаев үзенең кереш сүзендә моның бик катлаулы, шул ук вакытта актуаль тема булуын билгеләп үтте, аны безнең районда ТР Президентының "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы үрнәгендә авыл территорияләренең киләчәге белән...
-
Хәтта карабодай да арзанрак булды...
Яңа ел бәйрәме алдыннан, үткән шимбәдә, җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары Болгар шәһәре һәм районы халкына үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр.