22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Мондый кешеләр күбрәк булсын иде
Рамил Сәлахов "Болгар Арыш" оешмасының Урта Йорткүл авылындагы ындыр табагында иң тырыш һәм уңган эшчеләрнең берсе. Рамил биредә беренче ел гына эшләвенә карамастан, үз эшен яхшы белгән, аны җиренә җиткереп башкара торган кеше итеп күрсәтте. Ул ындыр табагында башкалар белән бергә ашлык һәм чәчүлек орлыгы эшкәртә. Яз көне агрофирма механизаторлары...
-
Аздан гына янгын чыкмый кала
Үткән ялда Парковый урамындагы бер йортта аздан гына бәхетсезлек булмый кала. Сәбәбе - хуҗаларның битарафлыгында. Алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмыйча, газ котельныен складка әйләндергәннәр. Монда хуҗалар җиңел кабынып китә торган сыекчалар саклаганнар. Газ казаныннан кызып китеп банкаларга ут капкан. Көчле уттан аларны үзләренең өйдә булулары гына саклап калган. Күреп...
-
Һәр кешедә кызыксыну уятты
"Октябрь" кинотеатрында христиан динен тотучылар өчен кичә булды. Сергей Карпухин һәм якшәмбе мәктәбе укытучысы Анастасия Кочеткова христиан дине тарихы турында сөйләделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр. Мондый кичәләрнең максаты - христиан дине турында күбрәк белергә теләүчеләргә башлангыч белем бирү. Бу кичәләр һәр атнада чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрдә, 17 һәм 14 сәгатьләрдә...
-
Депутат кабул итәчәк
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның региональ җәмәгать кабул итү үзәге җитәкчесе Татьяна Воропаева 24 октябрьдә халыкны кабул итәчәк. Депутат иртәнге сәгать 10да район башкарма комитет бинасында кабул итә башлый. Борчыган проблемаларыгыз, хәл ителмәгән мәсьәләләрегез булса, алдан 3-91-33 телефоны буенча шалтыратып языла аласыз.
-
Паспорт – залог өчен түгел
Районның бер эшмәкәренә кеше паспортын залог рәвешендә алып калуы өчен административ штраф салынды. Бу гамәл хокук бозу булып санала. Азык-төлек кибете тоткан бу эшмәкәр үзенең танышына азык-төлекне бурычка биреп тора һәм залог рәвешендә паспортын алып кала. Ләкин ул РФ Хөкүмәте карары белән расланган "Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положение" нигезендә,...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Мокшина Зинаида Борисовна, Иж-Борискино урта мәктәбенең тарих укытучысы; Андронова Вера Владимировна, 2нче шәһәр мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; Шеронов Владимир Александрович, Өчкүл урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы; Петрова Татьяна Владимировна, Никольск урта мәктәбенең математика укытучысы. Аларның үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия...
-
Укучыларга – пенсия турында
Болгардагы икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучылары Пенсия фонды идарәсендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия Бердәм пенсия көне кысаларында үткәрелде. Идарә җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева бүгенге пенсия системасы, пенсияне исәпләүнең яңа формасы һәм булачак пенсияне формалаштыруның кагыйдәләре турында сөйләде. Экскурсия барышында укучыларны "Все о будущей пенсии для учебы и жизни" уку китабы белән...
-
Тәмәке тарту гаять зур зыян китерә
Үткән атна ахырында Болгарда медицина хезмәткәрләренең региональ конференциясе булды.
-
Яшь белгечләрне эшкә көтәбез
Соңгы елларда республикабыз җитәкчелеге халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен күп нәрсәләр эшли. Сизелерлек үзгәрешләрне безнең район мисалында да күрергә була. Авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, хастаханәләрне, поликлиникаларны, табиб амбулаторияләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү, заманча җиһазлар урнаштыру, яңа "Ашыгыч ярдәм" машиналары сатып алу - боларның барысы да эшне камилләштерү, халыкның сәламәтлеген...
-
Бөек Җиңүгә багышлан
Шәһәрдәге икенче һәм Ямбакты урта мәктәбе укучылары Ксения Колчина белән Диләрә Сафина, Болгардагы 1нче мәктәпнең "Хуторок" ансамбле "Ватаным, минем туган якларым" Vнче республика конкурсының район этабы җиңүчеләре дипломнары белән бүләкләнделәр. Конкурс "Мин яратам сине, Россия!" ХVнче Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсы кысаларында үткәрелә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Район этабы...
-
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз…
Узган җомгада район Мәдәният йортында егетләрне армиягә озату тантанасы булды.