15 август 2014 яңалыклары
-
Биләргә поход
Урта гасырларда Идел сәүдә юлы бөек елга тирәсендә яшәүче халыкларны бәйләүче җеп кенә түгел, ә Русь белән Идел Болгары аңа үзләре хуҗа булырга омтылган. Бу конфликтлар теге яктан да, бу яктан да сугышлар китереп чыгарган. Зур бәрелешләр турында елъязмаларда сакланган. Мәсәлән, 985,1120,1164,1171,1183,1185,1205,1220 елларда рус гаскәрләре болгар җирләренә һөҗүм итә. Болгарлар...
-
Көзге чәчүгә – ныклы контроль
Безнең районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, башка ведомстволар катнашында көзге культураларны чәчү, туфракны эшкәртү һәм чәчүлек орлыгын саклау мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинар эшендә Министрлыкның район идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, якын-тирә районнарның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, инженерлар һәм агрономнар катнашты.
-
Сайлау участокларында – үзгәрешләр
Район башкарма комитетының 2013 елның 15 гыйнварындагы " Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары төзү турында"гы карарына үзгәрешләр кертелде. Даими эшләүче участокка кертелүче 2553нче сайлау участогы (хастаханә станционары) вакытлыча статусы ала, дәваланучылар шушында тавыш бирә алачак. Полянка авылындагы 2556 нчы сайлау участогының үзәге мәктәптән авыл Мәдәният йортына күчерелде.
-
Илле елдан соң очрашу
Куйбышевтагы урта мәктәпне (хәзерге 1нче урта мәктәп) 1964 елда тәмамлаучыларның очрашуы булды. Дөрес, сабакташлар моңа кадәр дә очрашкан, әмма ярты гасырлык юбилей - үзе бер зур тантанага тиңләрлек. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, очрашуга барысы да килә алмаган. Шулай да дүрт классның очрашуында 31 кеше катнашты. Сабакташлар бер-берләрен күрү өчен төрле...
-
Ял итәләр, дәваланалар
Бу айда райондагы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән егермегә якын бала льготалы шартларда Татарстан һәм Россиянең дәвалау-сәламәтләндерү комплексларында ял итәчәк һәм тиешенчә дәваланачак. Балаларны путевкалар белән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тәэмин иткән. Юл һәм комплексларда яшәү чыгымнарын да министрлык үз өстенә алган. Бу көннәрдә,...
-
Яртыдан күбрәге җыеп алынган
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 23450 гектардан җыеп суктырылган. Бу барлык мәйданның 61 процентын тәшкил итә. Гектардан уртача 21 центнер уңыш чыга. Амбарларга 49280 тонна бөртек кайтарылган. Хуҗалыкларда көзге бодай, арыш һәм борчак суктыруны төгәлләгәннәр, бары тик "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятендә генә...
-
Болгар форумы: тәҗрибә алышу, традицияләр
Кичә безнең музей-заповедникта зур вакыйга булды: биредә VIнчы халыкара Болгар форумы эшли башлады.