30 июль 2014 яңалыклары
-
Диңгезчеләрнең үз һәйкәле булды
Узган якшәмбедә, илебездә Хәрби Диңгез Флоты көне билгеләп үтелгән көндә, Болгарда диңгезчеләр хөрмәтенә истәлек билгесе ачылды. Ул Гордеев һәм Вахитов урамнары кисешкән чатта, "Колосок" балалар бакчасы һәм ашлык кабул итү предприятиесе каршындагы парк янәшәсендә куелды.
-
Җан тынычлыгы бирә, рухи яктан баета...
Даими рәвештә сәхнәләрдән чыгыш ясаучыларны, бигрәк тә җырчыларны, бездә яхшы беләләр. Ольга Лобанова район Мәдәният йортында үткәрелгән чараларның берсеннән дә читтә калмый һәм тамашачылар аның сәхнәгә чыгуын көтеп алалар.
-
Штрафны вакытында түләмәсәң...
Дәүләт автоинспекциясенә штрафларны түләмәгән өчен шәһәрдә яшәүче өч кешегә административ җәза бирелде. Закон бозучыларны юлда барганда ук махсус мобиль техника ярдәмендә таптылар һәм руль артыннан аларга ике тәүлеккә тикшерү изоляторына эләгергә туры килде. Штраф түләмәүчеләр арасында бер хатын-кыз да бар. Алар ике көн сак астында утыру белән генә котылып кала...
-
Машинасы белән капланган...
Үзебезнең илдә эшләнгән машина руле артында утырган шофер идарәне югалтып, авария ясый. Машиналар күп йөри торган юлдан барганда, автомашина сулга каерылып, юлдан аска төшеп каплана һәм берничә тапкыр әйләнә. Машина йөртүчегә зыян килми, ләкин машинаны ремонтлау шактый кыйммәткә төшәчәк.
-
Йозакнв ватып...
Үткән атнада районда берничә урлашу очрагы теркәлде. Полиция хезмәткәрләре үз танышының скутерын урлаган каракны кайнар эзләр буенча бик тиз тапканнар. Ул аны такта сарайның стенасын каерып кереп алып чыгып китә. Ләкин моны күреп торучылар табыла һәм аларның әйтүе буенча бурның эзенә тиз төшәләр. Скутерны хуҗасына кайтарып бирәләр. Ә менә дача...
-
Утны вакытында сүндерделәр
Шәһәрдә яшәүче бер хуҗаның йортында чыккан янгынны янгын сүндерүчеләр вакытында туктатып өлгерәләр. Электр үткәрү чыбыгында кыска ялганыштан веранда түшәменә ут каба. Санаулы гына минутлар эчендә ялкын телләре йорт түбәсенә үрмәли. Янгын сүндерү бригадасы тиз килеп җитә һәм шунда ук эшкә керешә. Хуҗаларның бәхете булган, аларга түбәне аз гына ремонтларга кирәк...
-
Җир участогы чикләренең торак пункт һәм муниципаль берәмлек чикләре белән кисешүе
Җир участогы чикләренең торак пунктлары һәм муниципаль берәмлек чикләре белән кисешүе җир участокларын кадастр учетын башкаруны туктатып торучы сәбәпләрнең берсе булганга күрә, гариза бирүчеләр өчен зур проблемалар тудыра. Кыскача гына кадастрда мондый ялгышларның барлыкка килү сәбәбен һәм бу проблеманы хәл итү юлларын аңлатып үтәбез. Беренче чиратта, мондый туры килмәү җир...
-
Сайлау мөмкинлеге булачак
Күптән түгел районда егетләрне армиягә язгы чакыру тәмамланды. Безнең районнан 30га якын егет Россия Кораллы Көчләр сафында хезмәт итәчәк.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Спас район Мәшгульлек үзәгенең өлкән инспекторы Благова Надежда Ивановна Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Халыкны эш белән тәэмин итү тармагында аның озак еллар нәтиҗәле хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Өченче смена башланды
Үткән атна ахырында "Болгар" сәламәтләндерү лагерында өченче, православие сменасы башланды. Лагерьның программасы Сергий Радонежскийның тууына быел 700 ел тулуны билгеләп үтүгә багышлана. Рус изгеләренең иң танылганының тормыш-яшәешен, шулай ук христиан дине нигезләрен өйрәнү үткәрелә торган төп чаралардан санала. Балалар монда рәхәтләнеп ял итәләр, сменаны ачуга алар концерт хәзерләгәннәр. Берничә елдан...
-
Документлар кабул итү тәмамланды
Балалар бакчасына йөргәнгә өстәмә компенсация алу өчен социаль яклау бүлегенә йөз сиксән җиде гариза алынган. Алар арасында күп балалы гаиләләр дә бар. Компнесация акчасы алырга хокукы булучыларның барысын да тарту өчен социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бер көн дәвамында кешеләрне шәһәр балалар бакчаларында кабул иттеләр. Компенсация өчен документлар кабул итү бүген...
-
Яшь белгечләр өчен
Быел уку йортын тәмамлаган ике белгеч эшкә урнашканда Мәшгульлек үзәге ярдәменә өметләнә ала. Махсус программа буенча өч ай дәвамында эш белән тәэмин итүче бер минималь эш хакының яртысын - 5554 сум түләп бара. Бу чара ике яктан да материаль ярдәм күрсәтү һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүне кызыксындыру максатында эшләнә. Үткән...
-
Депутатлар бюджеттагы үзгәрешләрне тикшерделәр
Сишәмбе көнне Спас район Советының чираттагы утырышы булды, монда депутатлар тикшерүенә кайбер мәсьәләләр куелды. Аларның кайберләре агымдагы елда район бюджетындагы үзгәрешләргә кагылды. Бу турыда финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Төп үзгәрешләрнең берсе республика бюджетыннан алынган өстәмә максатчан акча һәм үзкеремнәр буенча бюджетның укңышлы үтәлүенә кагыла. Бюджетның керем өлешенә...
-
Истәлекле ике бәйрәм бергә туры килде
Дүшәмбе көнне Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы территориясендә урнашкан Ак мәчеттә изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган Гает намазы укылды.